Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Әтиләре – алман, балалары – халык дошманнары

    Ютазылы Разия Гыйззәтуллина 1934 елда туган: берничә елдан соң яшь Советлар илендә гадәти күренешкә әверелгән репрессияләр башланган чор.

    Гыйззәтуллинаның әтисе Габдрахман Сөләймановның чын исеме - Эдуард Вильмич. Милләте буенча ул немец. Үз вакытында, 1908 елда аның гаиләсе Акбашка Житомир өлкәсенең Новоград-Волынский шәһәреннән күченгән. Әти-әнисе совхозда атлар карый. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, җирле немецларны кысрыклый башлыйлар -төпләнгән урыннарыннан кузгатып, аларны эшелоннарда теләсә кая озаталар. Сигез яшьлек Эдуардка качарга мөмкин була, ул бер көтүче бабайда яшәп кала. Бабай авыл советында малайга Габдрахман Сөләйманов дигән яңа исем юллый. Соңыннан ул Акбаш кызы Хөсникамамлга өйләнә. Ютазы авылына күчкәч, Заготзерно авылына эшкә урнаша, үз торакларын булдыралар, биш бала тәрбияләп үстерәләр, Разия шуларның берсе дә инде. Тыныч кына иминлектә яшәү өчен бар шартлар да тудырылган кебек. Әмма Икенче бөтендөнья сугышы башлана һәм якташлары Габдрахманның кайсы милләттән булуын исенә төшерә. Идел төзәтү-хезмәт лагере аның өчен җирдәге юлында соңгы тукталыш була. Аны аталар. Әмма бу турыда гаилә бик соң белә. Шулай итеп бернинди дә гаебе булмаган кызга бик иртә "халык дошманы" тамгасы салына.

    - Мәктәпкә алмадылар, - дип сөйли Разия Габдрахман кызы. - Безне балалар йортына урнаштырырга теләделәр. Әмма күршебездә Чесноковлар гаиләсе яши иде. Марья Лукьяновна мәктәптә укытты, ул район халык мәгарифе бүлеген безне мәктәпкә алырга күндерде. Кышын мәктәпкә галошларда йөрдек, җәен - чабата киеп. Бик авыр яшәдек. Ничек тә булса балаларын туендыру өчен әниебез ашлык җыюга яллану өчен районнар буенча йөрде. Файдасыз. Эшче куллар җитмәсә дә, алмадылар.Читтән бернинди дә ярдәм булмады. Киресенчә, безнең хокукларыбызны төрлечә кысарга тырыштылар. Бурыч дип сыерыбызны, тавыкларыбызны алып киттеләр. Кәҗә асрый башлаган идек, аны күршеләр суеп ашады. Шикаять бирерлек урын юк. Нарасыйларыгызны балалар йортына алабыз дип куркыттылар. Әни 1973 елда, әтинең язмышын да белмичә үлеп китте. Без аның турында 1999 елда гына белдек: күршебез "Идел" журналы алып керде, анда Равил Кашаповның әтиебез турында мәкаләсе бастырылган иде. Басма авторы белән без элемтәгә кердек, ул документлар күчермәсен җибәрде. Шулай итеп, без 1942 елда тоткарланган әтиебезнең Идел лагере буенча Югары суд сессиясе белән сигез елга ирегеннән мәхрүм ителүе турында белдек. Соңыннан аны Зөядә атканнар. Безнең гаилә зур тетрәнү кичерде. Олы улыбыз Әсхәт әтием каберен күреп, аннан кабер туфрагы алып кайтты, аны без әни каберенә салдык.

    1953 елда Разия Рәшит Гыйззәтуллинга кияүгә чыга. Яшь гаилә Еновкада яши, икесе дә "Ждановский" совхозында эшли. Иремнең әти-әнисе белән 25 ел яшәдек, Рәшит белән - 50 ел. Тик ул күптән вафат инде.

    Матур, лаеклы гомер кичерәләр. Гыйззәтуллиннарның биш баласы әти-әнисенең йөзен кызартмый. Башлангыч сыйныфларны Еновкада тәмамлыйлар, аннары Ютазы мәктәбендә укыйлар. Яхшы укыдылар, ди ул, кеше булдылар. Әтиемне милләте немец булганлыктан атып үтерсәләр дә, оныклары төшеп калганнардан булмады. Әйе, милләтчеләр уңайлы сылтаулар табып, кешелексез җинаятьләр кыла. Әйтик, хезмәт куеп көн күргән Эдуард һәм Хөсникамал кемгә комачаулаган? Әтиләрен гаиләдән тартып алганнар, биш бала анасын, нарасыйларыңны тартып алабыз дип, даими куркытып тотканнар. Кешелекнең кешедә кайгысы булмагач....

    Ютазы авылы ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина материаллары буенча.

    -

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: