Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тәкъмилә Әхмәдиева балачактан эшләп үскән

    Тәкъмилә Әхмәдиеваны районда белмәгән кеше аздыр, мөгаен: аның бөтен хезмәт биографиясе почта элемтәсе бүлегендә эшләү белән бәйле.

    Ул Мөслим районының Дусай авылында туып үскән. 1985 елда башлангыч алган хезмәт биографиясендәге беренче язма - Әбсәләм авылы почта элемтәсе бүлеге начальнигы. Эшкә билгеләнгәннән соң яшь белгеч нәкъ менә биредә эшли башлый. Аннары ун ел дәвамында район почта элемтәсе бүлеген җитәкли. Соңрак, министрлык дәрәҗәсендәге оптимальләштерү һәм үзгәртеп оештыру чаралары аркасында эксплуатация бүлеге инженеры булып кала. Әхмәдиева хезмәте республика дәрәҗәсендә билгеләнгән. Бу турыда ТР Элемтә министрлыгы һәм "Татарстан почтасы"ның мактау грамоталары сөйли. Ул башта почта элемтәсе училищесын, аннары - элемтә техникумын тәмамлый. Казан университетларының берсендә белем ала. Әлеге һөнәргә мәхәббәт, мөгаен, балачактан тугандыр: типография буявы исе аңкып торган күп санлы газета-җурналларны почта ящигыннан ул аерым дулкынлану белән ала. "Казан утлары", "Азат хатын", "Татарстан яшьләре", "Авыл утлары" - бу гаилә яздырып алган вакытлы матбугатның тулы исемлеге түгел әле, ди Әхмәдиева. Килешегез, мәктәп яшендәге кыз өчен тирән мәгънәле матбугат. Димәк, әгәр белгеч әлеге "алтын" битләрдә җурналистлар һәм язучылар матбугатта яктырткан фикерләрдә формалашкан икән, аның эчке дөньясы өчен тыныч булырга кирәктер. Китаплар турында сөйләп тә тору кирәкми - мөмкинлек чыккан саен сатып ала һәм төннәр буе матур әдәбият укый.

    - "Казан утлары"нда повестьлар өлешләп басыла иде, - дип үз хатирәләре белән уртаклаша Тәкмилә Әзгать кызы, - шуңа күрә мин дәвамын түземсезлек белән көтеп ала идем. Мин генә түгел. Кече энем дә. Ә без әти-әниемнең бишәү идек. Шулай ук энем дә укырга яратты. Бервакыт мәзәк очрак булды. Журнал укып утырган энемә әни бәрәңге алырга базга төшәргә кушты. Ә мин мизелдән файдаланмыйча кала алмадым - журналны эләктердем дә качтым. Әмма ул моның белән килешә алмады. Тартып алды. Ә мин аның артыннан чаптым. Ишегалдына йөгереп чыктык, әмма безнең "уртак сөеклебез" тигез булмаган көрәштә "корбан булды". Шулай итеп, ертылган журнал белән калдык.

    Әйе, без барыбыз да балачактан. Мәкаләбез герое да уйларында ул бәхетле чорга әйләнеп кайтып, үзенең хезмәт сөючәнлегенә таң кала. Үзегез уйлап карагыз, аңа өч яшеннән идәннәр юуны ышанып тапшырганнар. Ул беренче сыйныфтан сыер сауган. Анысы бер сауганда, ун литр сөт биргән. Сөтлебикә, кызчыкның кече яшьтә булуын аңлаган кебек, кичен көтүдән кайткач, билгеләнгән урынга - ишегалдындагы зур таш янына килеп баскан: кыз анда утырып сыерны сава башлый торган булган. Әти-әнисе каядыр киткәч, кыз апасы игълан иткән "аулак өй" уңаеннан мичкә ягып, бәлеш пешергән. Өченче сыйныфта укыганда, Тәкъмилә әнисе белән фермага йөргән - өчәр сыер сауган. Бакчада эшләү, шул ук бәрәңге утау һәм күмү бөтенләй җиңел хезмәт кебек тоелган. Беренче чиратта колхоз йөкләмәсен үтәргә - шикәр чөгендере басуларын эшкәртергә кирәк булган. Җәй эчендә ике гектар әти-әнисе өлешен, 15әр сотый үзенең һәм энесенең өлешләре өч тапкыр уталган. Соңыннан уңышны җыярга һәм бортлы машиналарга төяп озатырга кирәк булган. Уку елы да урып-җыю эшләреннән башланган, ул исә яңгырлы көзгә кадәр дәвам иткән. Туган авылында башлангыч мәктәп кенә булган. Шуңа күрә, белем багажын тулыландыру өчен Тәкъмилә көн дә ун чакрым атларга мәҗбүр: күрше авыл туган торак пунктыннан биш чакрым ераклыкта урнашкан. Шулай итеп, аннан кайткач кыз югарыда саналган өйдәге эшләрне башкарган. Ындыр табагына ашыккан әнисе артыннан капка ябылган көйгә кыз колонкадан су ташып, аны җылытып, барлык җыелган керләрне юа торган булган. Аны чайкарга чишмәгә йөргәннәр: моның өчен авыл осталары киң, уңайлы агач улаклар урнаштырганнар. Әнисе кайтуга кибәргә эленгән керләр җилдә чайкалып торган. Биредә нәрсә әйтәсең инде? Бәлки эшне күңел биреп эшләсәң, ул үзе сиңа энергия бирәдер?

    Тәкъмилә Әзгать кызы бүген үзенең данлы юбилеен билгеләп үтә. Аның тормышында илһам чыганаклары элеккечә күп. Авыр хезмәт көненнән соң алар тормыш иптәше белән бергә хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, чәчәкләр һәм яшелчәләр үстерә, кунакка кайткан кызы, кияве һәм оныклары, бертуганнарының уллары һәм кызлары белән аралашудан, туган авылына барып кайтудан илһам ала. Планнарында - кече ватаннарындагы чишмәне төзекләндерү, бәлкем мәчет төзүдә дә катнашыр әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: