Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тормыш сынауларын кыю узып

    Урыссу бистәсендә яшәүче Мөкаддәсә Шәрифуллина февраль аенда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән юбилярны сугыш һәм хезмәт ветераннары советы вәкиле Рәсимә Камалетдинова тәбрик итте.

    Кыз Байлар авылында яшәгән Мияссәр ага гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә.
    - Унбиш яшемә кадәр төп нигездә - әти, әнием янында яшәдем. 1943 елның 20 мартында туганнарыбыз белән чәй табыны артында утырганда өебезгә кулына кәгазь тоткан Оркыя исемле хатын килеп керде. Башта без аны салым яисә заем кәгазе алып килгән дип уйладык, бактың исә ул миңа повестка китергән икән, - дип зур җанлылык белән әңгәмә корган героебызның саф хәтеренә сокланмый мөмкин түгел.
    22 март иртәсендә 15 яшьлек Мөкаддәсә, сигез авылдашы белән бергә, Ютазы тимер юл станциясенә килә. Поездга беренче тапкыр утыру шатлыгыннан башлары әйләнгән үсмерләрне кая, нинди җирләргә алып китүләре аз гына да борчымый. Кәрәкәшле яныннан узганда кечкенә буйлы үсмернең: "Сау бул, авылым, каласың, инәкием..," - дип күз яшьләре белән өзелеп-өзелеп кычкыруы да аларга көлке булып тоела.
    Горький өлкәсе якларына алып киткән поезд үсмерләрне берничә көннән Балахна шәһәренә китереп җиткерә. Баракларга урнаштырылган кызлар һәм малайларны участокларга бүләләр һәм торф җирләренә эшкә билгелиләр. "Махсус" кием - калын һәм тупас торбышадан тегелгән оекбашлар һәм зур күләмле чабаталар өләшәләр. Бер кәлимә русча сүз белмәгән үсмерләргә мастер итеп марҗа хатын билгелиләр.
    - Бот төбеннән диярлек суга батып, көндезләрен торф чыгарабыз, штабельләп өелгән, җилләгән торфны вагоннарга төяп озатабыз. Ә төннәрен, дошман бомбага тотканда, атыш башланганда, куркып елыйбыз. "Потерпите, миленькие," - дип юаткан мастер-марҗаның сүзләре әле дә онытылмый... Бездән ерак урнашмаган дару шешәләре ясый торган заводны дошман бомбага тотты. Торф чыгарудан бушаган көннәрдә безне зур булмаган вагоннарга төяп, җимерекләрдән тазартыр өчен, шунда алып китәләр иде. Шактый зур брезентлардан тегелгән капчыкларга сугыш узган кырлардан кием-салым аламалары, корал сыныклары җыеп та аз чакрымнар үтмәдек. Дошман очкычлары гүләве ишетелә башлау белән мастер-марҗабыз: "По-пластунски!" - дип кычкырыр иде.., - дип искә ала мәкаләбез герое.
    1944 елның декабрендә туган авылына кайткан Мөкаддәсә, ике-өч айдан соң, янәдән торф җирләренә китә. Авыр хезмәттән, ачлыктан тәмам гаҗиз булган кызлар арасында офицерлар барагы янындагы бәрәңге бакчасына "сукмак" салырга җөрьәт итүчеләр табыла. Мөкаддәсә дә Рәйхана исемле иптәш кызы белән "кеше барган җиргә барырга, аз булса да тамак ялгарга" батырчылык итә. Чәнечкеле тимер чыбык белән уратылган бакчага кереп җитәргә генә өлгерәләр, тирә-юнь этләр өрү авазына күмелә. Кызлар көч-хәл белән качып котылалар. Икенче көнне иртүк баракта тентү уздыралар. Караватларыннан бәрәңге табылган кызларны ун көнлек ипи талоннарыннан мәхрүм итәләр.
    Тыныч тормышта яши башлагач та Мөкаддәсә Мияссәр кызы авыр эштән курыкмый. Ул уникешәр метрлы торбаларны ат чанасына төяп, Керкәле янындагы бораулау скважиналарына илтү эшенә алына. Шундый көннәрнең берсендә олау-ларга утырган кызлар юл буйлап атлаучы солдатны күреп алалар. Мөкаддәсә каршыга килүче егеттә үзенең балачакта уйнап үскән "Хәмидулла абый"сын танып ала. Баулы районының Удмурт Ташлы авылы егете була ул. Ленинград блокадасында катнашып, сул кулын имгәтү нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайта. Уң кулының эшкә яраклы булуын исәпкә алып, фронтовикны Бөгелмәгә хисапчылар курсына җибәрәләр. Хәмидулланың шуннан кайтып килеше була. Шул очрашудан соң ике яшь йөрәк "уйнап" түгел, ярсып тибә башлый, "Хәмидулла абый" җаныйга әверелә. 1946 елның көзендә алар кавышалар, Удмурт Ташлы авылында яши башлыйлар, балалары туа. Әмма монда тормыш көтүе бик авыр була. Шәрифуллиннар гаиләсе Байлар авылына күченә. Ир белән хатын халык хуҗалыгының төрле тармакларында хезмәт куя. Мөкаддәсә апа әйтмешли, кайгысы да, шатлыгы да күп була. Үз фидакарьлекләре белән йорт-җир тергезәләр. Мөкаддәсә апа яраткан Хәмидулласы белән төзегән нигездә 60 елдан артык гомер кичерә. Кызганычка, алар бергә 29 ел гына яшәп калалар. Төпчек улы Риф гаиләсе белән бергә татулыкта, кадер-хөрмәттә гомер кичерсә дә, Мөкаддәсә апа әле дә Хәмидулласын сагынып, юксынып яши. Моннан 66 ел элек кабынган мәхәббәт аны әледән-әле яшьлек елларына алып кайта, йөрәген җылытып, яшәргә дәрт биреп тора. Чөнки 85 яшьлек Мөкаддәсә апага карап, аны тугызынчы дистәсен ваклаучы кеше димәссең. Кызлар кебек җиңел сөякле, тынгысыз юбиляр тормыш бәрәкәтен хәрәкәттән таба. Туган көне белән тәбрик итәргә киләчәк күп санлы кунакларын сыйларга дип коштабак тутырып бавырсагын, уңдырып пирогларын пешергән. Аш бүлмәсендә кайнаучы килененең уң кулына әверелгән Мөкаддәсә Мияссәр кызы: "Эшсез торырга һич яратмыйм", - дип елмая.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: