Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Тормышны үз мөмкинлекләре белән чагыштырып

    Хәзерге вакытта инде юкка чыккан Яңа Юл авылында туган Мәгъсүм ага Галләмов үзенең сиксән яшьлек юбилеен билгеләп узды. Һәм аның бөтен тормышы, һәрбер гамәле үзенә сорау бирү белән үрелеп бара: "Туктап тор, ашыкма, моны шулай эшләргә кирәкме, син бит бөтенләй белемсез диярлек".

    Документлар буенча Мәгъсүм ага алты сыйныф, әмма чынында исә шуларның берсен генә тәмамлый, беренче сыйныфта ул ике ел укый. Бу исә аңа берьюлы туган да булган күрше Сәгъдәт исемле малайның мәктәпкә бер ел соңрак баруына күрә була, чөнки Мәгъсүм бары тик аның белән генә бер парта артында утырырга тели. Мәгъсүмнең әтисе, улының икенче елга калу турындагы мөстәкыйль карарыннан хәбәрдар булмыйча, икенче сыйныф өчен китаплар да алырга өлгерә, әмма шул вакытта аңа фронтка китү өчен повестка килә, һәм ул Мәгъсүмгә комачау итәргә җитешми. Сүз уңаенда, аның әтисе, башын Украина җирендә салып, сугыштан әйләнеп кайтмый. Әмма Мәгъсүмгә озак укырга туры килми. Инде бер елдан соң, күпчелек яшьтәшләре кебек, аңа, укуын ташлап, эшләргә туры килә.
    Мәгъсүм ага истәлекләре буенча, бала көче аңа сабан белән эшләргә мөмкинлек бирми, шуңа күрә аны күбрәк тырмалауга һәм маллар, казлар көтүгә куялар. Ул дуңгызлардан бик курка, шуңа күрә еш кына алардан кача торган була. Ә бервакыт сугышның өченче елында бригадир аның сыер астында утырып, җилененнән авызына сөт сауганын күрә. Унбер яшьлек ач баланы аңлап була, әмма сугыш чорының кырыс законнары буенча, беркемгә дә ташламалар ясалмый. Бригадир аны, үз тарантасына утыртып, хатыннар эшләгән ашлык амбарына алып китә, шулар арасында Мәгъсүмнең әнисе дә була. Малайны ашлык үлчәү бизмәненә куеп, дилбегәнең бер башын бүрәнәгә ыргыталар, икенчесен аның муенына салалар. Хатын-кызлар еларга тотыналар. Бу мизгелдә ана белән бала нәрсә кичергәннәрен алар үзләре генә белә. Әмма бригадир малайны асарга җөрьәт итми.
    Сугыш елларында кешеләргә, йоклап калмасыннар өчен, кырдан китү катгый тыела. Аларның бөтенесен бергә, иртә таңнан торгызып, эшкә җибәрәләр. Кайвакытта бригадир, малай җитәрлек дәрәҗәдә эшләми дип исәпләсә, аның янында булган ачыган катыклы тар муенлы чүлмәкне - аның бердәнбер төшке ашын түгеп җибәрә. Инде сугыш беткәннән соң яхшы эше өчен Мәгъсүмне сәдәфле кара сатин күлмәк белән бүләклиләр. Сугыштан соңгы авыр еллар өчен мондый бүләк бик зур булып исәпләнә.
    Ул елларда кешеләрне авылда калдырыр өчен колхозчыларга паспортлар бирелми. 1955 елда Мәгъсүм үз белдеге белән шәхес таныклыгын алу максаты белән Үзбәкстанга китә. Җәза буларак, авылда калган әнисенең бакчасының бер өлешен кисеп, анда атлар дворын төзиләр. Чит җирдә егет тимерче алачыгында эшли, милиция ат абзарларын тазарта. Якынча бер елдан соң, зарыгып көткән документны алып, туган авылына кайта һәм кире колхозга эшкә керә. Алга таба берникадәр вакыт ул Куйбышев (хәзер Самара) заводларының берсендә, төзелештә эшли, Урыссу урамнарын түши һәм бистә читендә дамба төзи.
    1966 елда Мәгъсүм ага тракторчылар һәм машина йөртүчеләр курсларында укып чыга. Дәресләр барышында аны конспектлар язмаган өчен куарга телиләр. Ләкин ул моны белемсез булуына күрә эшләми. Әмма морадына ирешергә күнек-кән укучы сыйныфтан чыгып китми, һәм, ахыр чиктә, документка ия була. Әмма ул вакытта пар белән өрдерү станциясендә эш-ләгән Мәгъсүм ага праваны алганнан соң ук машина руле артына утырырга ашыкмый, танышы Әнвәр Мияссәров аңа чистарак эш эзләргә киңәш итә. Аның сүзләрен тыңлап, Мәгъсүм ага Урыссуның автотранспорт предприятиесенә эшкә урнаша һәм йөк автомобиле белән идарә итә башлый. Ә аның белән бергә машина йөртү таныклыкларын алган элекке хезмәттәшләре алардан файдаланмыйлар да. Вакытлар узу белән, Мәгъсүм ага пассажир транспортына күчеп, ПАЗикларны, ЛИАЗларны, Икарусларны йөртә, район буенча һәм Казанга рейслар ясый. Әлеге предприятиедән ул пенсиягә чыга да.
    Мәгъсүм ага шәхси тормышта да уңа. Аның тормыш иптәше - Байлар авылы кызы Әлфия була. Хатыны икенче тапкыр ана булырга әзерләнеп, бала тудыру йортында ятканда, Мәгъсүм ага, аңа берни әйтмичә, тимер юлы станциясе районында йорт сатып ала, шуңа күрә аның хатыны өчен яңа туган сабый белән үз йортларына кайту көтелмәгән бәхет булып чыга. Алга таба аларның тагын өч баласы туа. Хәзерге вакытта Галләмовлар биш бала, тугыз онык һәм өч оныкчык тәрбияли. Нәселләрен дәвам итүчеләрдән алар канәгать.
    Сугыш аркасында укып бетерә алмаган Мәгъсүм агага һәрвакыт гамәлләрен мөмкинлекләре белән чагыштырырга туры килә. Кайвакытта, аның үз сүзләре буенча, аңа нык булырга, хәйләгә барырга туры килә. Әмма ул язмышына рәнҗеми. Бүгенге көндә ул бер нәрсә - әтисенең каберенә барырга мөмкинлек таба алмаганы өчен генә көенә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: