Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ул һәрвакыт тәртипкә омтылган

    Озак еллар Урыссу ГРЭСында һәм "Электросоединитель" заводында эшләгән, 81 яшен тутырган урыссулы Александр Коземаслов турында аның үзләштермәгән һөнәре калмаган, дияргә була.

    Бер максат белән
    Мөслим районының Рус Шуганы авылында туып үскән Александр Павлович мәктәптә бары өч ел гына укып кала. Әмма аның табигый акылы һәм булдыклылыгы кече яшьтән күренә башлый. "Безнең авыл 300 йорттан торган зур авыл иде, җиде бригада да ат көтүе, кошчылык фермасы, ике чиркәү, ике тегермән, мөгезле эре терлек, бозаулар, сарык һәм дуңгыз көтүләре бар иде, колхоз кыяр, карбыз, кәбестә һәм башка яшелчәләр үстерде, - дип сөйли Коземаслов. Сугыш башланган көнне яхшы хәтерлим. Ул елларда авыл советында йомышчылар кизү тора иде. Бер көнне әлеге йомышчы иртәннән, көтү дә кумаган вакытта, хәбәр итте: сугыш башланган! Ә әтиебез иртәннән Бөгелмәгә алып барырга дип әзерләнгән йомырка белән тулы йөк машинасын калдырды. Иртән әнигә, юл кирәк-яракларын әзерлә, дип кенә әйтергә өлгерде. Хәрби комиссариаттан аны алгы сызыкка җибәрделәр. Бу ул кичергән өченче сугыш иде. Без кечкенә балалар әни белән калдык. Тиз өлкәнәйдек. Сыер җигеп җир сөрдек. Ул сөтне әз бирә иде, без аны алыштырырга ниятләп йөрдек, тик өлгерә алмыйча гына калдык. Җитмәсә, 200 литр сөткә дәүләт салымы, заем бар. Ул вакытта үзеңнең тамагың туямы, дип сорамыйлар иде, Ватан наказын үтәргә тиешсең. Ач булдык. 1944 елны эпидемия башланды, бер йорттан бишәр табут алып чыгалар иде. Язын кешеләр кар астыннан башак җыйды, агуландылар. Шуңа күрә, без бер максаттагы кешеләр исән калырга тырыштык. Күп эшләдек, хезмәт көненә. Ничектер мине тимерлеккә җибәрделәр. Анда тимерче ярдәмчесе итеп алдылар, ничек кенә булмасын, бу зур ышаныч иде. Безнең нәсел-танылган тимерчеләр нәселе. Җиңел өйрәндем, соңыннан тимерне мөстәкыйль рәвештә чүки башладым. Димәк, тимер, металл һәм механика эшендә сәләт Коземасловта бала чагыннан.
    Һөнәр училищесы һәм Тын океан флоты
    Инде сугыштан соң ук Коземаслов Казан һөнәри училищесына сәнәгать җайланмаларын ремонтлау буенча слесарь һөнәре алу өчен керә, аны гел бишлегә тәмамлый. Белгечлек алганнан соң, ул ике ел авиация заводында эшли, аңа анда армиядә хезмәт итүдән бронь бирәләр. Әмма аның ватанга хезмәт итәсе килә. Үзенекен итә, дүрт ел Тын океан флотында баш калибр артэлектригы сыйфатында хезмәт итә. 1956 елда Александр Павлович хезмәт иткән крейсер дуслык визиты белән Шанхайга бара. Башка экскурсияләр арасында Совет-Кытай дуслыгы бинасында да булалар: бирегә килүчеләрне Советлар Союзы республикаларының халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе сокландыра. Ул бүгенге көнгә кадәр Шанхайны һәм аның хезмәт һәм чисталык сөючән, шәфкатьле халкын җылылык һәм соклану белән искә ала. Бу елларда матрос Коземаслов хәрби һәм сәяси әзерлектә уңышлары һәм СССР Кораллы Көчләре сайфларында яхшы хезмәте өчен командованиенең мактау кәгазенә лаек була. Мәкаләбез герое шулай яши - укый икән - гел бишлегә, хезмәт итә икән - мактау грамотасына лаек булып!
    ГРЭС һәм Электросоединитель: аларда ул Оста булып җитлегә
    1960 елда Коземаслов яшь гаиләсе белән Урыссуга күченә. Аның тормыш иптәше Клавдия Семеновна Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең (хәзер 5 санлы мәктәп) башлангыч сыйныфларында укыта башлый. Ул Урыссу ГРЭСына җайланмаларны ремонтлау цехына урнашкач, легендар станциягә, гомумән алганда 30 ел гомерен багышлый. Мастер, механик, профком рәисе, район халык контроле комитеты әгъзасы - әлеге хезмәт исемлеге артында - тынгысыз хезмәт һәм һөнәри үсеш еллары. Аның бәян итүе буенча, остаз буларак ул катгый таләп итә, узынуларга юл куймый, һәр нәрсәдә тәртип ярата. Үз һөнәренә ул яшьләрнең бер генә буынын өйрәтми. Профсоюз берләшмәсе лидеры буларак, ул 70нче еллар ахырында "Энергетик" мәдәният йортын ремонтлатуга, "Дубравушка" лагеренда трансформатор подстанциясен куйдыруга ирешә, бу электр плитәләрендә азык хәзерләргә мөмкинлек бирә. Аңа кадәр ризыкны мичкә утын ягып пешерәләр. Арттырмыйча әйтергә була, әлеге кешене һәрвакыт югары дәрәҗәдәге җаваплылык һәм таләпчәнлек аерып тора, беренче чиратта, үзенә карата. Ул беркайчан да җәйге чорда озын ял алмый, шифаханәгә юлламалар белән файдаланмый. 1991 елда лаеклы ялга чыкканнан соң да, ул әлеге предприятиедә хезмәт эшчәнлеген дәвам итә. 2010 елга кадәр "Электросоединитель" заводында эшли. Хәер, аның хезмәт баографиясе әлеге предприятие белән тыгыз бәйле. Александр Павлович вакытында заводны торгызуда актив катнаша. Ул Казан радиокомпонентлар заводы филиалын төзүдә башлап йөрүче Баулы партия райкомының беренче секретаре Иван Жҗенов булуын ассызыклый. Аның партия өлкә комитетына үтенече үсеп килүче Урыссу бистәсендә яңа эш урыннары булдыру ниятеннән була. Эш башлаганда, заводта 300 эшче хезмәт куйса, соңыннан алар мең ярымга җитә. "Заводтан 18әр сәгать китми идек", - дип искә ала Коземаслов ул чор турында. - Проект буенча завод автотранспорт предприятиесе артында төзелергә тиеш була. Әмма тимер юл предприятиесе комачау итә, ул коммуникацияләр үткәрүгә каршылык тудыра. Предприятиене төзүдә зур ярдәмне Казан радиокомпонентлар заводы технологы Юрий Линев күрсәтә. Беренче продукцияне чыгару уңаеннан җыелыш үткәрелә, анда завод директоры Михаил Литвинов һәм баш инженер Рудольф Краснов чыгыш ясыйлар. "Электросоединитель" төрле яклап белемле, гадәттән тыш грамоталы һәм тормыш зирәклеге булган заводның баш инженеры, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты Владимир Поссаженников кул астында эшләве белән горурлана ул. Мондый кешеләрнең масштабы шулкадәр күзгә күренеп тора ки, еллар узганнан соң да алар белән ничек үсүеңне, камилләшүеңне аңлыйсың. Цех буенча хезмәттәшләрем токарь Ф. Гыйззәтуллиннны, мастер Д. Мельниковны, цех начальнигы Ю. Цехановичны, технолог А. Цехановичны, производство начальнигы А. Арсенинны, токарь-универсал П. Поповны һәм слесарь Ф. Гардерны, баш хисапчы Л. Иванниковны, икътисадчы А. Бугрова, кадрлар бүлеге начальнигы Ә: Гобәйдины, инструменталь цех начальнигы В. Меньшовны, техбюро начальнигы Л. Биреваны билгеләп үтмичә булдыра алмыйм".
    Орденда мени эш?
    Коземаслов үзенең беренче бүләгенә инде 1945 елда ук лаек була. Бу "За доблестный труд" медале була. Әмма ул вакытта мәкаләбез герое аны ала алмый. Еллар узгач кына, хакыйкатьне архив аша тергезеп, Александр Павлович үз хезмәтенең лаеклы бүләген ала. Регалийлар турында сөйләсәк, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары күп, "Алтын куллы оста" дипломы бар. Озак еллар дәвамында аның портреты Урыссу ГРЭСының мактау тактасында эленеп торган. Гаилә тормышында да уңышка ирешә ул. Тормыш иптәше белән тату яшиләр, кызганыч, хатыны бу дөньяны иртә калдырып китә. Ике уллары, Анатолий һәм Сергей - әтиләренең ярдәмчеләре, биш оныгы-бабаларының шатлыгы һәм горурлыгы. Шулай да, дип сукрана Александр Павлович, Ходай якты затларны - кызлар һәм кыз оныкларны бирмәде. Аны ничек тынычландырасың, бу аның, хезмәтендә зур бәхет тапкан һәм өлкәнәйгәч тә тик торуны белмәгән кешенең, бары тик бердәнбер көенече булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: