Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Урыссу бистәсе аның куллары белән төзелгән

    Елена Кунгурова Урыссу бистәсе төзелешенә турыдан-туры мөнәсәбәттә. Һөнәре буенча ташчы, ул дистәдән артык бина төзүдә катнаша.

    Елена Дмитриевна агымдагы елның җәендә сиксән яшьлек юбилеен билгеләп узган. Безнең мәкаләбез герое Башкортстан Республикасының Бакалы районның Яңа Шәрәшле авылында дөньяга килә. Аның әти-әнисе колхозда эшли. Дүрт сыйныфны тәмамлаганнан соң, аларга Елена да кушыла. Унсигез яше тулгач, ул Урыссу бистәсенә килә һәм Урыссу ГРЭСының төзелеш идарәсенә эшкә урнаша (ул вакытта монда бөтенләй буш урын гына булган диярлек). Дөрес, ул заманда станция үзе дә бары тик кәгазьдә генә гамәлдә булган. Елена Дмитриевна хатирәләре буенча, төзелеш бригадалары шактый булган, әмма нәкъ менә ул эшләгән бригада электр станциясе бинаның фасадында аңа нигез салынган датаны язып калдыра. Әлеге саннар хәзер дә ерактан ук күренеп тора. Төзелеш бригадалары бистәгә нигез салган предприятиегә әверелгән электр станциясен генә түгел, әмма шулай ук социаль билгеләнештәге объектлар, торак төзи. Мәсәлән, Елена Кунгурова катнашында бала тудыру йорты төзелә. Башта кызга ярдәмче эшләрне генә ышандыралар, әмма вакыт узгач, ул кирпеч салуны үзләштерә һәм ташчы булып күчә.
    ГРЭСны һәм аның бүлекчәләрен төзүне тәмамлаганнан соң, төзүчеләргә ихтыяҗ кими төшә, һәм аларны эштән азат итә башлыйлар (төзелеп беткән станция хәзер профиль өлкә белгечләренә мохтаҗ була). Иң беренче чиратта кыскартуга гаиләле кешеләр эләгә. Дус кызы белән бергә, Елена, эш эзләп, оешмаларга йөри башлый. Ул елларда Урыссу бемит заводы төзелә башлый. Кызларны монда шунда ук эшкә алалар. Төзелеш эшләрен генә түгел, шулай ук материаллар төяүне дә башкарырга туры килә. Үз артыннан заводка Елена Дмитриевна моңа кадәр пар белән өрдереп чистарту станциясендә эшләгән тормыш иптәше Николайны да алып килә. Яңа предприятиедә Николай пенсиягә чыкканчы токарь булып егерме сигез ел эшли, Елена Дмитриевна үзе, "бемитка"да унбер ел хезмәт куйганнан соң, "Электросоединитель"гә күчә, монда ул шулай ук төзүче булып эшли башлый. Нәкъ менә әлеге предприятиедән ул лаеклы ялга чыга да.
    Инде 1961 елда ук Елена Дмитриевна тормыш иптәше белән бергә Прирейсовая (хәзер Козин) урамы буенча йорт сатып ала. Хуҗабикә, төзүче булганлыктан, корылмаларны үзе ныгыта, яңаларын төзи. Ир белән хатын мал үрчетәләр, бакча утырталар. Еллар уза бара, Кунгуровлар эшлиләр, ике кыз үстерәләр, вакыт җиткәч, икесен дә кияүгә бирәләр. Аларның тыныч тормышларына бернәрсә комачауламас төсле тоела. Әмма, Елена Дмитриевна сүзләре буенча, язмышның аңа нинди югалтулар әзерләвен ул күз алдына да китерә алмый. Сигез ел элек ул ирен җирли, ике баласын калдырып, авырудан аның бер кызы вафат була, икенче кызының ике оныгы фаҗигале рәвештә һәлак була. Шуларга өстәп, Елена Дмитриевна үзе авыр җәрәхәт ала.
    Сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле, Елена Дмитриевна хуҗалыкны тота алмый башлый. Әмма аның йорты Урыссу бистәсендә иң күркәм йортларның берсе. Кызы Валентина һәм кияве Юрий ул йортны карауны үз өстенә алалар. Йорт урам ягында урнашкан матур чәчәк түтәлле, зәвыклы киртә белән генә түгел, шулай ук тормыш сөюне символлаштырган чәчәкләр белән игътибарны үзенә җәлеп итә. Капка артында - таш түшәлгән юлчык, уңайлы эскәмия, пөхтә коймачыклар... Бөтенесе дә үлчәп, уйлап эшләнгән. "Боларның бөтенесен дә Юрий уйлап чыгарды. Ул элек су асты көймәсендә хезмәт иткән, кысынкы шартларда күпьеллык хезмәте дәвамында тәртипкә күнеккән", - дип аңлата Елена Дмитриевна. Әлеге йорт "Лаеклыларга - лаеклы бүләк" район бәйгесендә тулы хокуклы рәвештә "Үрнәк йорт" исеменә дәгъва итә ала.
    Илнең сугыштан соңгы икътисадында мөһим урын алырга билгеләнгән Урыссу бистәсенең үсеш процессы тәмамланган, бу исә кыска вакыт эчендә предприятиеләр төзүне һәм монда массакүләм тәртиптә килгән кешеләр өчен торак төзүне таләп иткән. Матурлык урнаштыруга монда вакыт булмаган. Хәзер, аның нигезе инде оешканнан соң, аны камилләштерергә, төзекләндерергә вакыт. Күренгәнчә, безнең геройларыбыз, аның беренчесенә дә, икенчесенә дә үз өлешләрен керткәннәр. Әмма алар көчләреннән килмәгән әйберләр дә бар. Мәсәлән, урамның транспорт юлын ремонтлау. Алар моның турында җирле хакимият кайгыртачагына ышанып калалар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: