Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Ут һәм су кичкән

    Гөлчирә әби Зәйнуллинаның быел юбилее - аңа 90 яшь тулды.

    Сугыш хатын-кызлары... Алар Ватан өчен, балаларының киләчәге өчен сугышырга яшь кызлар булып киткәннәр һәм күтәрә алмаслык авыр йөктәй тормыш кичергән хатын-кызлар булып кайтканнар. Аларга ирләргә караганда күп тапкыр кыенрак булган, чөнки сугыштагы тормыш шартлары хатын-кыз табигатенә каршы килә. Бөек Ватан сугышы ветераны Г. Зәйнуллина 1922 елның гыйнварында Татарстанның Сарман районы Иске Кәшер авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, шәфкать туташы һөнәренә укый. Бары 19 яшьлек кыз 1941 елның 28 июнендә Азнакай районы хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла. Гөлчирә Бөгелмә шәһәре госпиталендә шәфкать туташы булып хезмәт итә.
    Бер елдан соң Гөлчирә катгый рәвештә фронтка китәргә карар итә. Ул үлем куркынычы белән йөзгә-йөз очраша. Халык, аның иреге һәм бәйсезлеге куркыныч астында кала. Шуңа күрә дә дошманнардан үч алу теләге көчлерәк була - ул фронтта Ватанга күбрәк файда китерә ала. 1942 елда Гөлчирә һәм ахирәте хәрби комиссариатка үзләрен медиклар ярдәменә мохтаҗ булган сугышчылар янына ут эченә җибәрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Кечкенә буйлы, әмма рухи яктан көчле кыз иң куркынычын - гарипләнгән гәүдәләрне, куллары-аяклары өзелгән яралыларны, җимерелгән язмышларны күп күрә, күпне кичерә. Ул Смоленск өлкәсе 3нче Белоруссия фронтының 180нче хәрби хирургия госпиталендә 1942 елның июленнән 1945 елның маена кадәр хезмәт итә. Хезмәттәшләре белән бөтен Көнчыгыш Пруссия аша уза.
    Сугышта хатын-кыз заты ныклыкка сынау үтә. Кичерә алмаслык газаплардан җан сыкрана, тән авырта... Үлем белән очрашкач, килеп туган киеренкелектән алҗыта. Үлем белән йөзгә-йөз очрашкан кеше элекке хәлендә кала алмый, ә йомшак ихтыярлы затлар өчен ул һәлакәткә әверелергә мөмкин. Гөлчирә исә бирешми, үз эченә бикләнми, җаны тупасланмый.
    Яшь кызга җиңү мае озак көтелгән җиңеллек алып килми. Ватан алдындагы бурычы аны Ерак Көнчыгышка озата. Ул Япониягә каршы сугышта катнаша. Аның хәрби батырлыгы - язмышы китабының бер генә битендә язып бетереп булмаган тулы бер тарих.
    Бары 1945 елның ноябрендә генә Гөлчирә Нәгыймулла кызы өлкән сержант званиесендә туган йортына әйләнеп кайта. Кияүгә чыга һәм Ютазыга күченә. Биредә ул участок хастаханәсендә акушерка булып эшли. Аның кайгыртучан куллары ютазылыларның тулы бер буынына дөньяга килергә ярдәм итә. Гөлчирә ханым лаеклы ялга 1978 елда чыга. Аның хезмәт батырлыгы - аерым тема. Гөлчирә Нәгыймулла кызын авылда хәрби батырлыгы өчен генә хөрмәт итмиләр: җирдә яшәү хакына тыныч вакыттагы фидакарь хезмәте дә аны авыл халкы алдында билгеле һәм хөрмәтле иткән.
    Тормыш иптәше белән Гөлчирә апа өч бала үстерә, аларга яхшы белем һәм тәрбия бирә. Бүген мәкаләбез герое улының һәм килененең зур кайгыртучанлыгын тоеп яши. Хәрби хезмәтләре өчен Гөлчирә Нәгыймулла кызы II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, "За боевые заслуги", "За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 гг.", "За победу над Японией" медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнә. Тыныч хезмәттәге казанышлары өчен аның күп санлы мактау грамоталары, рәхмәт хатлары бар.
    Бу авыр һәм катлаулы тормышта хатын-кызның роле турында сөйләгәндә, Гөлчирә Нәгыймулла кызы Зәйнуллина кебек гомер бүләк итүче һәм тормышны дәвам итүче затлар турында искә төшерегез. Алар яшәүнең чын кыйммәте һәм мәгънәсе турында уйларга мәҗбүр итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: