Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Язмышлар белән сыналган язмышлар

    Кәрәкәшле авылында яшәүче Асия һәм Насыйх Миңнушиннарның май аенда алтын туйлары.

    Бөек Ватан сугышы башланганда алар икесе дә өч яшьлек сабый була. Бөтен дөньяның астын-өскә әйләндергән дәһшәттән соң тормышны җайга салу зур көч таләп итә. Асия өч сыйныф кына белем ала. Буыннары сыек талны хәтерләткән кыз колхозга эшкә чыга. Төрле авыр хезмәт артында кайчан чыныкканын да искәрмәгән бала, гаиләсенә дә хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Җәйләрен печән төялгән арба, кышларын утын салынган чана тартудан кызның уч төпләре ачытып кабарып чыга торган була. Насыйх та балачагын ат дилбегәсе тотып үткәрә. Армия хезмәтеннән соң егет дистә ел Урыссу автотранспорт хуҗалыгында эшли. Туган авылына әйләнеп кайткан Насыйх мәктәпкә урнаша: машина йөртә, инструктор вазифасын үти. Шул рәвешле 32 ел гомер узып киткәнен сизми дә кала. Миңнушиннар тормыш бүләк иткән балалары да авылда төпләнеп калдылар. Өчесе дә матур итеп йорт-җир тергезделәр. Олыгаеп килүче әти-әниләрен дә ярдәмнәреннән калдырмыйча, бердәм булып гомер итәләр.

    Миңнушиннар белән бер урамда күршеләр булып яшәүче Нәсимә Шакированың да тормышы җиңелләрдән булмый. Ләгънәт төшкән сугыш башланганда, аңа 16 яшь була. Колхоз эшенә "җигелгән" кызны 1943 елда Горький якларына торф чыгарырга җибәрәләр. Март аенда китеп, декабрьдә туган авылына кайтып йөргән Нәсимәнең шул рәвешле җиде ел гомере үтеп китә. 43нче елның июнендә эшчеләр яши торган барактан ерак түгел төшеп ярылган снаряд гөрелтесен ул әле дә оныта алмый, дип сөйли авылның ветераннар советы рәисе Гөлнур Хәнипова. Торф кына чыгарып калмыйча, тегермәндә, химия заводында эшләгән халык арасында Ютазы районыннан 700 кеше була. "Безне мәҗбүри җибәрделәр. Карышсаң, дүрт ай төрмә белән янадылар. Коры бодай ашап, җан асраган көннәребеә күп булды. Бер урыннан икенчесенә күченгәндә, бер станциягә тукталдык. Вокзалга солдатлар китереп тутыру сәбәпле, без, декабрь ае булуга карамастан, өч тәүлек урамда басып тордык",- дип ачынып сөйли сугыш чоры баласы. Җиңү алып килгән май иртәсен ул бик яхшы хәтерли. Чөнки авыр хезмәттән тәмам алҗыган халыкны бу шатлыктан 9 май көнне бушка ашатканнар. Шунысы кызганыч, әлеге еллар беркайда да теркәлмәгән. Ә бит ул никадәр гүзәл яшьлекне, корыч кебек сәламәтлекне үзенә йоткан еллар...

    Авылның Комсомол урамында да сугыш чорының, аннан соңгы елларның бөтен авырлыгын үз иңнәрендә татыган кешеләр яши. Зур илебез халкын кара кайгыга батырган сугышка Инсаф аганы басу капкасына кадәр озата барган дүрт баласы арасындагы Мәгъсүмәгә 10 яшь була. Кызчык әнисенә ияреп кырга эшкә чыга. Колхозның "уф алла" арбасын өстерәгән Мәгъсүмә 1953 елда мәктәпкә урнаша һәм, лаеклы ялга чыкканчы, техничка булып эшли.

    1942 елда 10 сыйныф тәмамлаган Әнисә Фәхриеваны, берникадәр вакыттан соң, Горький якларына торф чыгарырга юллыйлар. Бәхетенә, ул анда озак тоткарланмый. Хезмәт юлын колхозда дәвам итә. 1919 елгы абыйсының сугыш кырында ятып калу хәбәре кызның йөрәген тетрәндерә. Бүген, 88 яшьлек карчык, оныгының балаларын үстерешергә ярдәм итеп, аларга күз-колак, йортка йозак булып гомер кичерә. Гәрчә ул тагын да матуррак һәм тынычрак тормышка лаек булса да. Әнисә әби белән күршеләр булып яшәүче Ахун Исхаковка колхозга аяк басканда 12 яшь була. Малчылыкта, төзелештә эшли ул. Хатыны белән дүрт бала үстерәләр. Ахун бабай хәләл җефетен генә югалтып калиый, өч бала кайгысын да башыннан кичерә. Сәламәтлеге нык какшаган әтисен бүген кызы тәрбияли. Картайган көнендә янәшәсендә бертуган апасы Рабига булуы да аңа җан тынычлыгы өсти. Бик яшьли колхозга эшкә чыккан кыз, 1949 елда Казан, Чиләбе, Бөгелмә, Иваново шәһәрләренә төрле эшләргә җибәрелә. Дистә елдан артык туган авылы мәктәбендә эшли. Рабига апа, кызганычка, шәхси бәхетен таба алмый. Тик ул бүген, картайган көнендә, бертуган газиз кешесе янәшәсендә булуы, булдыра алганча бер-берсенә ярдәмләшеп, серләшеп яши алуы белән бәхетле.

    Кәрәкәшле авылында тагын бер үрнәк гаилә - Хәйдәровлар гаиләсе гомер кичерә. Бер түбә астында өч буын тормыш көткән чорларда да алар күпләргә сабырлык, бер-береңә хөрмәт белән карый белү өлгесе булдылар, дип яза Гөлнур Хәнипова. Зур гаилә башлыгы Рәшит ага әнисе Мөнәвәрә белән 1940 елда Азнакайдан Кәрәкәшлегә күченә. Малай өч сыйныф кына белем алырга өлгерә. Ул колхозның сарыкчылык, дуңгызчылык тармакларындаэшли. Тырыш кеше булып өлгерә ул. 1992 елда лаеклы ялга чыккач та Рәшит ага 11 ел хезмәт куя. Аның хәләл җефете Тәслимә апа да бик уңганнардан була. Чиләгенә күрә капкачы, диләр безнең халыкта мондый гаиләләр турында. Үсмер кыз хезмәт юлын сарыкчылыктан башлый. Бер ара сыер савып алган Тәслимә үзенең бөдрә йонлы бәрәннәрен сагына, һәм ул 1987 елда лаеклы ялга чыкканчы сарык фермасында эшли.

    - Авылдашыбыз башкарган хезмәтне Хөкүмәтебе лаеклы бәяләде. Тәслимә Госман кызының күкрәген "Почет билгесе" ордены, "СССРның халык хуҗалыгын үстерүдә ирешкән уңышлары өчен" алтын медале бизи, - дип горурланып сөйли Гөлнур Хәнипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: