Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Йөрәге дә яшь, җаны да күркәм

    Күптән түгел Нәфисә әби туганнары һәм якыннары белән бер рәттән, 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Башка тәбрикләүләр белән бергә ул РФ Президенты В. Путин һәм район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев котлауларын кабул итеп алды.

    Нәфисә әби 1922 елда Ютазы районының Кызыл-Таң авылында дөньяга килә. Ул вакыттагы авыл кызы яшьтәшләреннән аерлмый да диярлек, ул бары тик сабыр холык, шат күңеллелек, бетмәс-төкәнмәс эш сөючәнлеге белән үзгә була. Аңа математика җиңел бирелә. Һөнәр сайлауда бу, күрәсең, төп сәбәп булгандыр. Әле мәктәп укучысы булганда ук ул туган "Үрнәк" колхозында хисапчы булып эшли. Героебызның абыйсы өйгә тормыш иптәшен алып кайткач, аны калач җәеп каршы алалар. Монда һәрвакыт тату, бер-береңне хөрмәтләп яшиләр. Нәфисә һәм килен кеше, бер-берсенә терәк, ярдәмче булалар.
    Нәфисәгә белемен дәвам итәргә вакыт җитә. Ә ун еллык мәктәп күрше авылда - Бәйрәкәдә урнашкан. Ерак түгел дә сыман, әмма көн саен йөрү авыр. Шуңа күрә Нәфисә Якутелҗинан әби (халык арасында гади генә - Якут әби) фатирында урнаша. Бу бергә яшәү яшь һәм өлкән хатын-кызларның тормышларына күп яңалык кертә. Нәфисә әбидә (дөресен генә әйткәндә, нинди әби булсын ул, өлкән хатын-кызда) тормышта кирәкле хикмәтләргә өйрәнә, ә Якут-әби күпне белгән, күпне эшли алган. Ир-атлар белән бергә ул буралар күтәрә, кайвакыт суярга кирәкле малны да аңа китерәләр. Нәфисә дә калышмый: эш сөючән, күндәм, җитез, дәртле була. Йөзгә дә чибәр, буе да килешкән. Бер сүз белән әйткәндә, Якут әби Нәфисәне Мөсаяф улына кияүгә бирергә уйлый. Әмма ул вакытта аның улы фашистлар белән сугыша. Ә мондый киленнән бер дә колак кагасы килми. Һәм яшьләрне таныштыру мөмкинлеге килеп чыга. Дөрес бик үк бәхетле очрак булмый ул. Мосаяф, яраланып, өенә ялга кайта. Бу 1941 ел ахыры була.
    Яшьләр арасында мәхәббәт ялкыны кабына. Ничек инде аңа кабынмаска ди? Мөсаяф - чибәр, озын буйлы СМЕРШ формасындагы сержантка - күп кызларның күзләре төшә. Озак уйлап тормыйча, алар авыл советында мөнәсәбәтләрен теркиләр. Әмма ширбәт ае озакка сузылма - яшь ирнең ялы ахырына якынлаша. Озак алты ел дәвамында Нәфисә ирен көтә. Ул ялгызы гына беренче улы Әниснең үлемен кичерә. Ә 1943 елда абыйсының үлеме турында кәгазь килә. Бәхеткә, яраткан бианай янәшәдә генә була, ул аңа кайгыларны үткәрергә булыша.
    Нәфисә тагын бер зур кайгы кичерә. Тормыш авырлыкларына түзә алмыйча, алты яшьлек Дамирны ятим калдырып, авырудан яраткан ахирәте - абыйсының хатыны дөнья куя. Яшь хатын алдында абыйсының улын кайда җибәрү турында сорау тумый. Ул аны үзенә ала. Дамир аның улына әверелә. Ә 1946 елда, ниһаять, Мөсаяф демобилизацияләнә. Гаилә инде җиңел сулыш алган кебек була. Әмма элекке солдатның яралы тәненә немец снаряды ярчыгы тынычлык бирми. Мөсаяф Харис улы мәктәптә хәрби җитәкче булып эшли башлый, соңыннан, Партия кушуы буенча, авыл советына күчә. Чын коммунист, кырыс, дисциплиналы. Кул астындагылардан да ул тәртип, оешканлыкны таләп итә. Соңыннан җаваплы хезмәткәрне авыл кулланучылар җәмгыятенә җитәкче ите куялар. Бик пөхтә кеше иде ул, дип искә алалар уллары. Эштән кайту белән итекләрен юып, чистартып кына куймыйча, аларны коры чүпрәк белән сөртеп, элеп куяр иде. Ә иртән аларга крем сылар иде. Киемне дә шулай җентекләп карый иде. Бу аның улларында соклану хисе тудырган.
    Әхмәтовлар гаиләсе алты бала - абыйсының улын һәм үзенең биш баласын үстерә. Әмма Нәфисә ханым һәм Мөсаяф ага беркайчан да аларны аермаый. Өч ул һәм ике кыз өлкән Дамирдан үрнәк ала, ә ул исә, үз чиратында, өметләрне аклый.
    Дамир 70нче еллар башында өйләнә. Нәфисә әбинең өлкән килене Мәвия ханым, искә ала: "Мин чын күңелдән үз бианам белән сокландым. Ул барысы белән дә уртак тел таба иде, ә бит өйдә әле, икенче төркем инвалид ирдән башка, тагын берсе сукыр, берсе чукрак әби торды. Шуларның берсе - Якут әби - аның бианасы, икенчесе - анасы. Бианам, өй эшләрен бетергәч, әбиләр белән янәшә утырып, аларга кайсы тавыкның нинди йомырка салуы, түтәлдә нинди кишер үскәне турында сөйли иде. Никадәр тынычлык, сабырлык, хикмәт зирәкләр аңарда. Ул беркайчан да ачуланмады, беркемгә дә тавышын күтәрмәде. Бары тик кайвакытта йөрәгеннән: "Эх!" кына ди иде. Бу гаиләдә беркем һәм беркайчан да тавыш кертмәде, монда гаилә җәнҗаллары булмады, бары тик тынычлык кына хөкем сөрде. Нәкъ менә аңардан мин сабырлыкка, кыюлыкка, шат күңеллелеккә, тормышны сөяргә өйрәндем".
    76 яшьтә Мөсаяф ага фани дөньяны калдырып кетә. Гомере ахырында немец ярчыгы да аның тәненнән чыга, әмма бу аның көнннәрен озайтмый. Балалар үсеп, туган йортны калдырып китәләр. Нәфисә Рәсим кызы ялгызы кала. Өлкән яшенә карамастан, аның җаны яшь, ул җырларга, мунчада да чабынырга ярата. Еш кына аның янына балалары килә, теге яки бу йомыш белән күршеләре керә. кайвакытта Нәфисә әби киңәш, акча белән ярдәм итә. Сүз уңаенда, саклык банкы системасында 40 ел эшләп, башкалар финанслары белән эш итеп, аның гаиләсендә беркайчан да артык акча булмый. Банктагы 40 еллык мактауга лаек эше җитәкчелек тарафыннан игътибарсыз калмый. Нәфисә Рәсим кызы күп санлы бүләкләргә ия. Ә юбилейен күпьеллык хезмәте өчен аңа бүләккә беркадәр сумма салына. Юбилей көнендә, аны котларга дип, саклык банкы хезмәткәрләре килде. Юбиляр кунакларны сөенеп каршы алды. Аның күзләреннән намуслы яшәве өчен горурлык чаткылары сирпелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: