Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Йөрәгендә аның мәхәббәт яши

    Агымдагы язның кояшлы көннәренең берсендә район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова гомер бәйрәмен - юбилеен билгеләп үтәчәк.

    Зәңгәр күк киңлеге тургай авазына күмелгән, бөреләнеп килүче агач ботакларына кунып кошлар сайраган яз иртәсендә Рязань өлкәсе Милославск районының Садовое авылында 1937 елның 15 апрелендә бер кызчык туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, кечкенә Зояга дүрт кенә яшь була. Юбиляр сүзләренә караганда, аның сабый чагы балалар йортында уза, чөнки ләгънәт төшкән сугыш кызны ятим калдыра. Язмыш ачысы Зояның йөрәгенә юшкын булып утырмый. Ул тормыш сөючән, ачык күңелле шәхес булып өлгерә. 1960 елда Рязань дәүләт педагогия институтын тәмамлый, рус теле һәм әдәбияты, тарих һәм физик тәрбиядән белем бирү хокукы ала. Яшь педагог Урыссу бистәсендәге сигезьеллык (бүгенге гимназия) мәктәбенә эшкә билгеләнә. Зоя Васильевна җиде ел гади укытучы булып эшли. Мәктәпнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы, гомумән, тулы кыйммәтле тормышта яшәүче кыю, тәвәккәл, дәртле укытучыны хезмәттәшләре, шәкертләре үз итә. 1967 елда ул Урыссуның 5 санлы мәктәбенә (хәзерге 3 санлы) тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып күчә. Глушкова сыйныфтан һәм мәктәптән тыш тәрбия чаралары оештыра, рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә.

    Зоя Васильевна лаеклы ялга чыккач та эшләвен дәвам итә. Аның актив иҗади табигате, фидакарьлеге игътибарсыз калмый. Глушкованың күкрәген 1956 елда бирелгән "Яңа җирләр үзләштергән өчен" билгесе бизи. Ә ун елдан соң аның педагогик эшчән-леге ТАССР Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы белән билгеләнә. "Халык мәгарифе отличнигы" билгесе белән Зоя Васильевна 1985 елда хөрмәтләнә. Бер елдан соң ул "Хезмәт ветераны" медаленә лаек була.Юбилярның актив эшчәнлеге ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның "Хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбияләүдә күпьеллык хезмәте, ветераннарны (пенсионерларны) социаль яклау юнәлешендә салган зур өлеше өчен" рәхмәт хаты; 2005 һәм 2007 елларда район башлыгының мактау грамоталары; республика сугыш һәм хезмәт ветераннары советының мактау грамотасы белән билгеләнә. Юбилее, күпьеллык намуслы хезмәте һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Зоя Васильевна шулай ук район башлыгының мактау грамотасы белән бүләкләнде.

    Әмма болар коры фактлар. Әлеге саннар артында нәрсә яшеренгән соң? Бу хакта күрәзәлек итү кирәкми. Өлкән буын вәкилләре Зоя Васильевнаны кешелек сыйфатлары өчен яраталар һәм хөрмәт итәләрдер, дип уйлыйм. Районда сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисен белмәгән кеше юктыр, дип ышанычлы рәвештә әйтергә мөмкин. Аны бу вазифага 2001 елда билгелиләр. Һәм ялгышмыйлар. "Балаларны яраткан шәхес кенә аларга үз гомерен багышлый ала, - дип сөйли иҗтимагый совет рәисе Рима Кәрим кызы Муллагалиева. - Тынгысыз характеры аны битарафлыктан саклый. Нәкъ менә якыннары турында кайгыртучанлыгы аны иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнергә мәҗбүр итә дә. Ул поселок советы депутаты булды һәм булып кала. Зоя Васильевна һәр яктан ачылган шәхес. Игътибарлылыгы, кайгыртучанлыгы өчен аны ветераннар югары бәялиләр һәм яраталар. Зоя Васильевнага хас сыйфатлар болар белән генә чикләнми. Ул безнең өлкән иптәшебез, остазыбыз".

    Глушковага карата җылы хисләрен Рима Кәрим кызы гына белдереп калмады. Район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хан кызы Хөснетдинова аның кешелеклелеген билгеләп үтте. Безнең юбилярыбызны яхшы белгән кешеләр аның беркайчан да тормыш авырлыкларына, язмыш сынауларына зарлануын ишетмәс. Кәефе начар чакта да, аның йөзеннән тыйнак елмаюы китми. Ачык күңелле, изге җанлы Зоя Васильевна һәр өйдә кадерле кунак. Хөрмәтле юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев, район советы һәм башкарма комитеты да тәбрик итә. "Сез һәрвакыт йөкләнгән эшне зур җаваплылык тоеп башкара белүегез, эшкә һөнәрманнарча якын килүегез, кешеләргә ихлас мөнәсәбәтегез белән аерылып торасыз. Шушы сыйфатларыгыз Сезгә карата хөрмәт һәм рәхмәт хисләре уята, - дип мөрәҗәгать итә Рөстәм Мидхәт улы тантана сәбәпчесенә. - Сезнең янәшәгездә һәрвакыт якыннарыгыз булсын, һәр туган якты көн Сезгә көч һәм илһам өстәсен!"

    Хезмәттәшләре, дуслары аның тагын да озак еллар дәвамында сафта калуын телиләр, чөнки ул яшәүнең күркәм үрнәге.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: