Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Зенитчы Әсма ир-егетләр белән беррәттән дошман белән көрәшә

    Безнең авылда туксан бер яшьлек Бибиәсма Шәйхелдад кызы Шәйхелисламова яши - ул Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда дошманны ир-егетләр белән беррәттән тукмый. Бибиәсма апа Сарман районы Саклаубаш авылында туып үсә. Сугыш башланганда, ул әле сигезенче сыйныфны гына тәмамлый. Мәктәптә укыганда, колхоз бәрәңгесен күмгән вакытта алар янына колхоз рәисе атта чабып...

    Безнең авылда туксан бер яшьлек Бибиәсма Шәйхелдад кызы Шәйхелисламова яши - ул Бөек Ватан сугышы елларында фронтларда дошманны ир-егетләр белән беррәттән тукмый.


    Бибиәсма апа Сарман районы Саклаубаш авылында туып үсә. Сугыш башланганда, ул әле сигезенче сыйныфны гына тәмамлый. Мәктәптә укыганда, колхоз бәрәңгесен күмгән вакытта алар янына колхоз рәисе атта чабып килә. "Бөтен ирләр фронтка китеп беткәч, әлеге вазифага авыл хатын-кызларының берсе билгеләнгән иде. Ул мине үзе янына чакырып алды һәм авыл ягына таба алып китте, - дип хәтерли мәкаләм герое. - Икенче көнне мине Чаллыга озаттылар. Барлык кызларның кыска итеп чәчләрен кистеләр һәм пароходка утырттылар. Мин озын толымнарымны кыркытырга теләмәдем һәм яшеренеп пароходка кереп киттем. Толымнарын саклап калган андый кызлар безнең полкта тагын дүртәү иде һәм без, шартлар булмауга кармастан, толымнарыбызны ничек булдыра алабыз, шулай карадык, ир-егетләр күзеннән яшереп, урманда чәч юа идек".

    Шулай итеп, комсомолка Әсма фронтка эләгә. Сугышчан юлын ул Украинада башлый. 1872нче зенит-артиллерия полкы составында кыз күп кенә хәрби операцияләрдә катнаша. Висла елгасы аша кичүне саклау операциясе барышында ул күперне бомбага тотарга әзерләнгән самолетны атып төшерә. Сугыш барышында Әсма дошманның шундый канатлы техникасын шактый күп юк итә. Зенитчыларның төп бурычы - тимер юлларны һәм күчмә составны саклау була. Шундый станцияләрнең берсе - Коростень. Аның өчен бик каты сугышлар була. Фашистлар станцияне көндез дә, төнлә дә бомбага тота, әмма безнең зенитчылар стратегик әһәмиятле объектны зур тырышлык белән саклыйлар, корал һәм солдатлар төялгән эшелоннар туктаусыз алгы сызыкка бара. Коростеньне азат иткән өчен Бибиәсма Шәйхелдад кызы медальгә лаек була.

    Авылда туып үскән татар кызы рус телен начар белә. Ничектер аңа Смоленскийга яшерен пакет алып барып тапшырырга кушалар. Аны озатып баручы яшь сугышчы татарча белми. Шулай итеп, алар бөтен юлларын сөйләшмичә узалар. Зенит җайланмаларына снарядлар ташыган солдатлар да рус милләтеннән була, шунлыктан, алар белән дә аралаша алмый. Сугышны Бибиәсма Шәйхелдад кызы Польшада, Алмания чигеннән 18 чакрым кала тәмамлый. Поляклар сугышчы кызларны бик кызганалар һәм аларга төрле ризыклар ашаталар.

    Сугыштан соң Әсма барлык хәрби документларын ташлый, хәрби комиссариатта учетта торуы-тормавы турында сорагач, тормыйм, дип җавап бирә - тагын хәрби хезмәткә эләгүдән шул дәрәҗәдә курка. сугыштан соң ул ир туганы янына Ютазы авылына күченә, үзенең мәктәп елларында бергә дуслашып йөргән авылдашына кияүгә чыга, кооперациядә сатучы булып эшли, шуннан вакыт җиткәч, лаеклы ялга да китә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: