Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Зәкәрия Садыйков сугыштан соң авыр елларда үскән һәм хезмәт иткән ветеран

    Зәкәрия Садыйковка сугыш башланганда бары өч яшь кенә була, әмма аның тормышында дәһшәтле еллар җуелмас эз калдыра: фронтка киткән әтисе хәбәрсез югала.

    Әнисе Александровкада калырга теләми, балаларын алып Кече Урыссу авылына әти-әнисе янына күченә. Әтисез үскән егеттә кыюлык та, ихтыяр көче дә яхшы формалаша. Туган авылында дүрт еллык мәктәпне тәмамлаган малай өч ел дәвамында Иске Урыссу мәктәбенә йөри.

    - Ерак бит, - дим.

    - Турыдан чыксаң, бик ерак түгел - дүрт-биш чакрым, - дип җавап бирә ул.

    Малай кечкенәдән терлекчелектә эшләгән әнисенә булышып үсә. Ул дуңгызчылыктагы, атчылыктагы хезмәтне ишетеп кенә белми, мөгезле эре терлек турында сөйләп тә торасы түгел.

    Садыйковның армиядә хезмәте, ә аны 1958 елда чакыралар, Төньяк гаскәрләр төркемендә уза, ул көнбатыш Польша территориясендә урнашкан була. Хәер, биредә көнчыгыш Германия белән чик тә булмый диярлек. Алар часте янында түбәләре чирәп белән ябылган йортлары булган төзек авыл күренеп тора. Мәкаләбез герое сүзләре буенча, Польша кызлары тәртипле, аралашуда тотнаклы булулары белән аерылып тора. Һич югында, алар папирос көйрәтмиләр, туган авылыннан чыгып киткәч, мәкаләбез герое андыйларны күп күрә. Ә тигез асфальт юллар ике төрле хис уята: ни өчен бездә юк та, аларда бар? Тагын шунысы күзгә ташлана: юлның ике ягыннан слива һәм алма агачлары үсеп утыра.

    - Димәк, урман посадкасы урынына җимеш бакчасы чәчәк аткан?

    - Нәкъ шулай. Җимешләрен юлның билгеле өлешен ремонтлау йөкләнгән предприятие җыйды. Менә шундый бартер килешүе.

    Садыйков отделение командиры була, еш кына взвод командирын алыштыра. Аның армиядәге җыйнаклыгы, дисциплинасы һәм башкаларны тыңлата белүе тулаем тәртип урнаштыруга булышлык итә. "Бабайлар" һәм "салагалар" булмый. Һич югында, моңа омтылышның шунда ук тамырына чабыла. Бервакыт аны штаб начальнигы капитан Климов чакырып ала. Унбер тел белгән, поляк, немец телләрендә ирекле сөйләшкән штаб начальнигы алар частенә шартлар белән танышырга еш килә. Аңа авылдан диверсия әзерләнүе турында хәбәр җиткерәләр. Ул түбәндәгедән гыйбарәт була: төнлә салам эскертендә офицерларның берсе яшеренәчәк. Аның планы - диверсантка булышу өчен Германиядән җибәрелгән казаклар ярдәмендә әлеге илгә качу була. Садыйковка качучыны тоткарлау бурычы йөкләнә.

    - Миңа ярдәмгә ике кеше бирделәр, - дип сөйли Зәкәрия Нигъмәт улы. - мин эскерт эченә яшерендем. Иптәшләрем сакка басты. Качарга җыенган офицер озак көттермәде. Ул эскерткә якынайгач, мин аңа ташландым һәм коралсызландырдым. Кыюлыгым өчен миңа өйгә кайтып килү өчен озын ял бирделәр. Әмма взвод командиры чирләде һәм миңа аның урынына калырга туры килде, шуңа күрә мин кайта алмадым.

    Ә бервакыт аларны үзләренең хәрби частеннән 15 чакрым ераклыкта урнашкан экскурсиягә алып баралар. Ул шәһәрнең исемен һәм кайчандыр гамәлдә булган концлагерьның исемен хәтерләми инде. Әлеге крематорийның масштаблары буенча гына да фашистларның явызлыклары турында фикер йөртергә була. Бу мич зур сыер абзары бинасын хәтерләткән. Коточкыч картина. Стенада - биредә яндырылып үтерелгән кешеләр исемлеге.

    - Минем белән бергә Алексеевский районыннан Мигунов фамилияле якташым хезмәт иткән иде. Аның әтисе, минеке кебек үк сугыштан әйләнеп кайтмаган - хәбәрсез югалган дип исәпләнгән. Һәм менә шул Мигунов үлгәннәр исемлегендә үзенең әтисенең исем-фамилиясен күреп алды. Яу кырында үлгән сугышчының вафатына ышану, концлагерьда үлүченекенә караганда, җиңелрәк...

    Садыйков туган якларына 1961 елда әйләнеп кайта. Аның һөнәри юнәлештәге язмышы билгеләнгән була инде. Милиция начальнигы хәрби коммисариатны һәм комсомол райкомын армия хәзмәтеннән хәзерлекле кайткан егетләр турында белгертүләрен сорап, кисәтеп куйган була. Шулай итеп, Садыйковның хезмәте милиция хезмәткәре сыйфатында дәвам итә. Аның органнардагы абруе тел-теш тидерерлек булмый. Еш кына адекват булмаган затларны республика башкаласының махсуслаштырылган учреждениеләренә озата баруны нәкъ менә аңа йөклиләр. Бурычны яхшы башкара. Бүген дә ветеран матур әле. Томыш иптәше Тәнзилә белән зур йортны тәртиптә тоталар, мал асрыйлар, бакча үстерәләр һәм оныклары килүгә куанып яшиләр. Хәрби карьерагызны Польшада дәвам итү кызыктырмадымы соң, ничек кенә булмасын, алмалары да татлы, кызлары да чибәр, дигәнгә, елмаеп: аларга безнекеләргә җитәргә ерак әле, дип җавап кайтарды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: