Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

102 еллык гомер юлы

Әни, әби – болар Ютазыда яшәүче, шушы көннәрдә 102 яшен тутырган Мөхтәрәмә Хәертдин кызы өчен иң кадерле исемнәр.

Ветеранны әлеге истәлекле көн белән район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов котлады. Ул район башлыгы Аяз Шәфыйгуллинның котлау сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде: «Сез Бөек Ватан сугышының авыр, борчулы  елларын да, тыныч вакытта фидакарьләрчә  хезмәт куйган көннәрегезне дә күңел түрендә саклый. Сез - ныклы, илебезгә тугры буын, ватаныбызны илбасарлардан саклап калдыгыз һәм яшь буын ирекле илдә яшәсен өчен, көчегездән килгәннең барысын да эшләдегез. Намуслы хезмәтегез һәм тыныч елларда күрсәткән югары җаваплылык хисе өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, җылылык, кайгыртучанлык һәм якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле көннәр телим!” Юбилярны  шулай ук  район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова да котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Мөхтәрәмә Хәертдин кызы 1919 елда Азнакай районының Кәкре Елга авылында туган. Унбер балалы гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килгән. 2020 елда ул, балаларына һәм оныкларына багышлап, үзенең «Үткән көннәр кабатланмый...» исемле китабын нәшер иткән.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул  секретарь-машинист, лаборатория мөдире булып эшләгән. Хатирәләр бер-бер артлы яңарып тора. Менә 1941 елның июне... Сабантуйдан кайтып барган халыкны  колхоз репродукторы тавышы туктата : сугыш башланган! Чабыш атларын мәйданнан ук фронтка озаталар. Мөхтәрәмә апа 1943 елда сугышка чакыру кәгазе ала. Ул  IV Украина танкка каршы артиллерия полкы составында  санинструктор булып хезмәт итә. 1944 елның көзендә батарея чолганышка эләгә. Һәм алар Михайловка авылы янында оборонада кала.  Шул вакыт коточкыч мәхшәр башлана: кинәт тирә-якта бомбалар шартлый башлый, әйтерсең лә, күк белән җир кушыла.

– Пулялар сызгыра, баш күтәрерлек түгел, бөтен җир кап-кара, - дип искә ала Мөхтәрәмә апа. – Окоптан күтәрелеп карасак, һәркайда - немец танклары. Безне, сигез-ун кешене, әсирлеккә алдылар. Артка борылып карыйбыз, ә анда – безнең һәлак булган солдатлар өстеннән танклар уза... Безне товар вагоннарында Германиягә җибәрделәр. Лагерьга барып җиткәч, мине хәрби әсирләр яткан госпитальгә билгеләделәр. Кухняда эшләдем. Бервакыт аш-су калдыклары ташланган чүплектә актарынган бер солдатка күзем төште. Ныклабрак карасам, бу солдат  машина-трактор станциясендә бергә эшләгән,  нефть базасы мөдире Мөслимов булып чыкты. Ул бәрәңге кабыклары, кәбестә яфраклары эзли иде... Без, әсирлеккә төшкән ике якташ, кочаклаштык та, елап җибәрдек. Соңыннан мин аны кулымнан килгән кадәр ашата торган булдым. Ул сугыштан соң исән-сау өенә әйләнеп кайта алды. Лагерь тормышы авырлыкларын сөйләп бетерерлек түгел. Хәтта суны да җиткереп булмый иде.

1945 елның мае – ниһаять, туган нигезгә, өйгә  юл ачык. Хәер, туган якларында әсирлеккә эләгүчеләргә шикләнеп карыйлар. Вакыты шундый булган. Мөхтәрәмә Хәертдин кызын бер җиргә дә эшкә алмыйлар. Аптырап, ул Урта Азиягә китә һәм шунда укыта башлый. Әмма язмыш аңа туган җиреннән тулысынча аерылып торырга мөмкинлек бирми. Кире кайткач, ул гаилә кора. Биредә хезмәт ветераны, «Германияне җиңгән өчен», «Георгий Жуков» медальләре иясе якташларының хөрмәтен тоеп яши.

Мөхтәрәмә Хәертдин кызы бүгенге яшьләр өчен үрнәк булып тора. Сугыш афәтләрен кичергән кешеләр - Ватанга мәхәббәт хисләрен кадерләп саклаган хөрмәтле буын һәрберебез өчен яшәү үрнәге ул.

Лилия ӘХМӘТҖАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев