Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

17 нче февраль көнне Кече Урыссу мәктәбендә «Ватанга хезмәт итү-һәркемнең изге бурычы» исеме астында Парламент дәресе үтте

Дәрескә Әфган сугышында катнашкан авылдашыбыз Газизуллин Инсаф Камил улы, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре чакырылган иде.

Тарих укытучысы Юсупова З.В. укучыларны Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган авылдашларның аянычлы язмышлары, Ташкичү авылыннан Гыйльман Ризван улы Камаловның сугыш кырыннан язган хатлары, Әфганстан, Чечен сугышында катнашкан,  бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашлар турындагы мәгълүматлар белән таныштырды. Дәрес ахырында укучылар  авылдашларының хәрби бурычларын батырларча үтәүләренә инандылар. Әлеге чара укучыларда гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүдә әһәмиятле урын алып тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев