2024 ел – Ютазы районының ЗАГС бүлеге саннарында
2024 елга йомгак ясарга вакыт. Бу ел дәвамында ютазылылар бәхет мизгелләре дә, югалту ачысы да кичерде, язмышын үзгәрткән кешеләрне очратты һәм, ни кызганыч, алар белән аерылышты да.
ЗАГСның Ютазы районы бүлеге хезмәткәрләре безнең белән район халкы тормышының мөһим вакыйгаларын чагылдырган кызыклы саннар һәм дәлилләрне уртаклашты. Кайчак саннар артында кеше тормышының чып-чын вакыйгалары яшеренә, алар бер очрашу яисә аерылышуның ничәмә-ничә кеше язмышын үзгәртә алуын күрсәтә. Бу эшчәнлек мөһим документлар булдыруга гына илтми, ютазылылар язмышында эз калдырган вакыйгаларны хәтердә сакларга ярдәм итә.
ТУУ
Иң элек узган елның шатлыклы һәм куанычлы вакыйгалары турында бәян итәсе килә. Мәсәлән, 65 кыз һәм 59 малайның бәхетле әти-әниләре туу турында таныклык алды. 33 гаиләдә – беренче, 37 гаиләдә – икенче бала туу теркәлде, өченче һәм аннан да күбрәк сабые дөньяга килгән ишле гаиләләр исәбенә 54 гаилә керде.
Ана булучылар – төрле яшьтә. Кемдер, бу адымның нинди җаваплы булуын аңлап, бик иртә бала таба. Бездә иң яшь әнигә 18 яшь, иң яшь әти исә 21 яшьлек. Иң өлкән яшьтәге әни 43ен тутырса, иң өлкән яшьтәге әтигә – 53.
Балаларга кушылган сирәк очраучы исемнәр - Семён, Иван, Имир, Лев, Нурлан, Имам, Азамат, Алмаз. Кызлар арасында сирәк исемнәр – Зәйнәб, Наталья, Атмия, Альяна, Евгения, Элеонора, Айсылу, Айназ, Ева. Әлеге вакытта Артур, Әмир, Кәрим, Сәид, Эмиль, Аслан, кызлар арасында Айлина, Рамина, Самия, Элина, Эмилия исемнәре киң кулланылышта.
Бала тууны тантаналы рәвештә теркәү һәм бала тудыру йортыннан озату күркәм йолага әверелде. Бу чара район хастаханәсе белән берлектә оештырыла, яңа туган сабыйларның ата-аналарына республика, район җитәкчеләреннән котлаунамәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.
Никах теркәү
Туй – ул бик шатлыклы вакыйга. ЗАГС эшчәннәре 2024 елда 63 никах теркәгән. Узган елда теркәлгән никахлар саны арткан - 2023 елга чагыштырганда 13 актка күбрәк. Егетләр арасында никахка керү өчен кулай чор - 25-29 яшь (28 % чамасы бу). Кызлар 18-24 яшьтә кияүгә чыгуны хуп күрә (36 % тәшкил итә). Никахка керүчеләрнең иң өлкәненә 85 яшь, иң өлкән яшьтәге кәләш 71дә никахлашкан. Никахка керүчеләрнең гомум исәбеннән 27 ир-егет һәм 25 гүзәл зат кабат никах теркәргә җөрьәт иткән. 6 никах элекке ир белән хатын арасында теркәлгән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен тиз арада никах теркәү яисә теркәү вакытын кыскарту мөмкинлеге бар. Ютазы районында 2024 елда 7 пар шушы нигездә никах теркәү вакытын кыскартуга гариза тапшырган.
Яшь ирләр үз бүлекләренә хезмәткә киткән, өйдә аларны хәзер яраткан кызлары гына түгел, законлы хатыннары көтә.
Никах таркату
Әйткәндәй, берәүләр өйләнгәндә, бәгъзеләре, никахка карашын төптән үзгәртеп, гаилә мөнәсәбәтләренә нокта куйган. Ютазылылар узган елда рәсми рәвештә 75 аерылышу теркәгән, 2023 елга чагыштырганда 17% яисә 11 актлар язмасына күбрәк бу.
Ешрак хатыннар тәкъдиме белән аерылышалар. Статистика мәгълүматларына караганда, никахны ешрак 1-10 ел бергә яшәгән парлар тарката - 52 аерылышу очрагы бу (шуның 27 пары 5 еллап бергә яшәгән).
Исем алыштыру
ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан исем алыштыру турында 14 язма теркәлгән.
Үлем
2024 ел моңсу вакыйгалары белән дә истә калды: 277 ютазылы - 126 хатын-кыз һәм 151 ир-ат бакыйлыкка күчте. 71е хезмәткә сәләтле яшьтә, 68 кеше – кимендә 85 яшьтә вафат булды, үлүчеләрнең икесе 100 яшь чиген атлап узган иде.
Үлем элеккечә туучылар саныннан арта, димәк, безнең округта халык саны кимүен дәвам итә.
Хокукый әһәмиятле гамәлләр
Гражданлык хәлләрен дәүләт теркәвеннән тыш ЗАГС органнарында гаять күп мәсьәләләр хәл ителә: гражданлык хәле актлары язмасына төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кертү; кабат таныклык һәм белешмәләр бирү; чит ил дәүләтләре биләмәсеннән документлар таләп итү; вәкаләтле органнар соравы буенча мәгълүматлар тәкъдим итү һәм башкалар. Ел йомгаклары буенча барлыгы 2700дән артык хокукый әһәмиятле гамәлләр кылынган.
Чаралар
ЗАГС бүлегенең мөһим юнәлешләренең берсе – дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыру, гаилә институтын ныгыту: тууны тантаналы теркәү, ишле гаиләләрне һәм уртак тормыш юбилярларын – гаилә парларын тәбрикләү бу. Быел район мәдәният йортында ремонт эшләре бару сәбәпле, гаилә тормышы юбилярларын тәбрикләү һәм никахны теркәү башкарма комитетның утырышлар залында узачак.
Бүлек хезмәткәрләре көн саен халыкка телефон аша һәм шәхси мөрәҗәгать буенча консультация бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев