Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Акбаш авылында яшәүче Зәрия Гәрәева: ул тормыш юлын лаеклы узган

Зәрия Гәрәева Акбаш авылында туып үскән булса да, хезмәт юлы һәм гаилә тормышы Бәйрәкә авылы белән бәйле.

Элек Акбаш авылында эшләп килүче күмәк хуҗалык «Ждановский» совхозының бүлекчәсе булып торган. Зәриянең әти-әнисе терлекчелектә эшләгән, һәм көне-төне фермада булган. Өйдәге бөтен эшне балалар үзара бүлешеп башкарган. Шуңа күрә балачактан ук эшкә өйрәнеп үскән Зәрия үз балаларын да хезмәт сөючән итеп үстергән. Зәрия белән Тәлгать Гәрәевларның өч баласы бар. Аларның барысы да Яр Чаллы шәһәрендә яши. Олысы Алсу китапханәдә эшли, Айдар уллары финансист, кечеләре Айгөл сәүдә тармагында хезмәт куя.

— Элегрәк һәрвакыт ике сыер тоттык, ә бозаулар аннан да күбрәк була торган иде, — ди әңгәмәдәшем. — Бүген инде бер генә сыер калдырдык. Сарыклар да тотмыйбыз инде хәзер. 

— Кош-корт асрыйсызмы соң?

— Әйе, гадәттә, яз җитү белән каз, үрдәк, бройлер чебешләре сатып алабыз. Йортыбыз яныннан гына инеш ага. Аның бер өлешен уратып алып, сулык ясыйбыз. Каз-үрдәкләр сусыз үсми бит.

— Эшегез шактый күп икән, ә ничек җитешәсез?

— Мин инде күптән лаеклы ялда. Ирем Бөгелмә урманчылыгында урман хуҗалыгы мастеры булып эшли. Әлбәттә, еллар узу белән сәламәтлек тә артып тормый. Балаларыбыз һәрвакыт кайтып, һәр эштә ярдәм итеп торалар. Бакчадагы эшләр алар җилкәсендә инде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Зәрия Гәрәева быел үзенең 65нче язын каршылый. Аның бар гомере мең дә бер борчу-мәшәкатьле авыл белән бәйле булган. Ә авыл исә ялкаулыкны яратмый, ул җитезлекне үз итә. Чөнки биредә эш таң нурлары белән бергә ашлана, һәм бары тик кояш баегач кына авыл кешесе үзенә ял бирә ала. Барысы да гади һәм аңлаешлы. Шулай ук Зәриянең, сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Алабуга медицина училищесына укырга китүе дә ачык, анык фикер була. 

Дипломлы белгеч узган гасырның 70нче еллар ахырында Яңа Юл авылының фельдшер-акушерлык пунктында, 80нче еллар ахырында Бәйрәкәтамак авылының фельшер-акушерлык пунктында эшли. Ә кияүгә чыккач, үзенең хезмәт юлын Бәйрәкә авылында дәвам итә. Аның алга таба хезмәте соңыннан амбулатория атамасы алган Бәйрәкә участок хастаханәсе белән бәйле була.

— Мин хезмәтемне палата шәфкать туташы булып эшләүдән башладым, — ди Зәрия Гәрәева. — Элек безнең хастаханәнең стационар дәвалану бүлегендә якын-тирәдәге барлык авыллардан да диярлек дәваланалар иде. Эш җитәрлек булды. Авырулардан шактый рәхмәт сүзләре ишеттек. Коллектив белән бердәм булып, бергәләп, бик яхшы эшләдек. Баш табиб Ленар Хәлиуллин җитәкчелегендә дә, аннары күп еллар дәвамында баш табиб Гөлчирә Хәлиуллина белән эшләгәндә дә шулай булды. Яңадан мине хатын-кызларны күзәтү кабинетына акушерка итеп күчерделәр.

— Ул чорда бала табучылар күп идеме соң?

— Мин турыдан-туры бала таптыруда катнашмадым, — ди Зәрия Гәрәева. — Мин хатын-кызларның йөклелек барышын күзәтеп тора һәм аларны Урыссу бала тудыру йортына озата идем.

— Шулай да ул елларда бала табарга теләүчеләр күп булдымы?

— Елына, ким дигәндә, 12 бала туа иде.

— Димәк, Бәйрәкә ирләре үз икмәкләрен юкка гына ашамаган?!

— Аларның өстәлендә бүген дә үзләре эшләп тапкан хезмәт икмәге, — дип елмая Зәрия ханым.

Сүз уңаеннан. 2024 елда Бәйрәкә хастаханәсендә (амбулаториясендә) озак еллар эшләгән медстатист Минсара Гарипова, баш табиб, табиб-терапевт Гөлчирә Хәлиуллина, шәфкать туташлары Роза Хәмидуллина һәм Фирдәүс Латыйпова, санитаркалар Сайра Шәрифуллина, Наҗия Әхмәтшина һәм Рәвия Абдуллина, хуҗалык мөдире Зәйтүнә Абдуллина үзләренең истәлекле гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Алар фидкарь хезмәтләре белән авылдашларының, Урыссу үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенең һәм тулаем район халкының лаеклы хөрмәтен яулаган мөхтәрәм кешеләр.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев