Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Акбаш авылыннан Әхмәдулла Кәлимуллин Сталинградны азат итүдә катнаша

Дәһшәтле елларның тере шаһитлары сафлары елдан-ел гына түгел, көннән-көн сирәгәя бара. Акбаш авылыннан туксанынчы яше белән баручы Әхмәдулла Кәлимуллин да куркыныч еллар дәһшәтен үз иңнәрендә татый.

Быел инде армиядә хезмәт итеп кайткан аның оныгы Руслан Кәлимуллин "Без сугышны онытмадык" интернет-проекты өчен үзенең мәктәп иншасында язуынча, аның бабасы әти-әнисенең беренче баласы була. Әтисе Шафигулла колхозда бригадир булып хезмәт куя, әнисе Шәмсениса колхозда төрле эш башкара. Алар эштә булганда, йортны һәм туганнарын Әхмәдулла карый. 1935 елда ул бишенче сыйныфны тәмамлый. Шул ук елда авылда механизаторлар курсы ачыла. Әхмәдулла, яшь булуына карамастан, анда укырга керә. Тракторчы һөнәренә өйрәнгән яшүсмер кушылган һәр эшне башкару өчен көнен дә төнен дә басуда югала.

"Сугыш минем 17 яшьлек бабамны да читләтеп узмаган, - дип язган иншасында Руслан. - Август аеның салкын иртәсендә Бөгелмә станциясеннән хәрби эшелон аны авылдашлары Касыйм Әхмәтҗанов һәм Зариф Хәбиров белән бергә туган якларыннан еракка алып китә. Егетләрне Суслонгердагы үзенең чиктән тыш катгый тәртипләре белән билгеле булган өйрәтү лагерена җибәрәләр. Мари урманнарында алар өйрәнү урынына авыр физик хезмәттә иза чигәләр, урман кисәләр, бүрәнә ташыйлар, шул ук вакыта күгәргән арыш оныннан пешерелгән аш белән тукланалар..."

1942 елда Әхмәдулла Шафигулла улы каты сугышлар барган Сталинград янындагы алышка җибәрелә. Аңа Идел елгасы аша сугышчыларга корал һәм азык-төлек ташу бурычы йөкләнә. Аның Сталинградны азат итүгә керткән өлеше медаль белән билгеләнә. Бер елдан соң Әхмәдулла ага Украинага җибәрелә. Анда аягы авыр яраланып, озак вакыт Чита госпиталендә дәвалана. Җиңү көнен яшь сугышчы Манчжуриядә каршылый. Әмма туган якларына әйләнеп кайтканчыга кадәр мәкаләбез героена тагын ике ел хәрби совхозда хезмәт куярга туры килә. Сугыш чорында Әхмәдулла аганың куллары тимер ат штурвалын сагынып өлгерә, һәм, туган йортына әйләнеп кайткач, ул пенсиягә чыкканчы аны кулларыннан ычкындырмый, икмәк үстерә һәм туган хуҗалыгын аякка бастыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X