Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Акбаш мәктәбенең укытучысы Дания Вәлиәхмәтова юбилеен үткәрде

Акбаш авылында яшәүче Дания Вәлиәхмәтова иртәгә үз тормышының 55 яшьлек чиген атлап чыгачак, ә аның тормыш юлы теге яки бу дәрәҗәдә авыл, аның традицияләре, гадәти булмаган мохиты белән бәйле. Роза ИСКӘНДӘР Бай тарихлы зур Кәрәкәшле авылында туып үскән юбиляр күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Әтисе дөнья куйганда, ул җиденче сыйныфта укыган...

Акбаш авылында яшәүче Дания Вәлиәхмәтова иртәгә үз тормышының 55 яшьлек чиген атлап чыгачак, ә аның тормыш юлы теге яки бу дәрәҗәдә авыл, аның традицияләре, гадәти булмаган мохиты белән бәйле.

Роза ИСКӘНДӘР

Бай тарихлы зур Кәрәкәшле авылында туып үскән юбиляр күп балалы гаиләдә тәрбияләнә. Әтисе дөнья куйганда, ул җиденче сыйныфта укыган була. Яшәү хикмәтләренә ул үз әбисеннән өйрәнә.

Үзе дә аңламастан, ул үз гаиләсендә "нәрсә яхшы, нәрсә начар" булуын сеңдерә. Юылган керне ничек эләргә, ни өчен кырык көн дәвамында яңа туган балага аерым тәрбия кирәк, ни өчен әти-әни сүзе -канун, гаиләдә балага рөхсәт ителгәннең чикләре... Әлеге хакыйкатьне бер тапкыр үзләштергәннән соң, үз балаларын да шундый юнәлештә тәрбияли. Ә Алабуга педагогия институтында алынган педагогик белем һәм 30 ел дәвам иткән укытучылык стажы шуңа инандыра: яшь буын аны акыллы, тәртипле булырга чакырудан туктамаганда гына тәрбияле була. Ул кайвакыт бөтен көчләренә киреләнүче балаларны үз артыннан әйди: сикәлтәле юлны алга баручы җиңә. Һәр тәрбияләнүчесенең потециалын белгән Вәлиәхмәтова аңа аздан канәгать калырга мөмкинлек бирми. Ятланган шигырь белән генә, мәсәлән.

Шулай да безнең алдыбызда эчкерле кеше түгел. Хезмәттәше дә булган тормыш иптәше Җәүдәт белән алар актив тормыш рәвеше алып бара. Авылдашлары, үз укучылары туйларында алар көтеп алынган кунаклар, еш кына тантананы алып баручылар да.

- Мин әниемне бәхетле кеше дип уйлыйм, - ди юбиляр турында

кызы Лилия. - Аның сүзе безнең өчен бүгенге көндә дә абруйга ия. Энем белән мин, үзебез дә хәзер гаиләле булуыбызга карамастан, әти-әни кушканны киреләнмичә үтибез. Әгәр дә ул иртәгә өй җыештырабыз дисә, моңа барыбыз да катнашабыз. Киләсе ялларда бәрәңге утыйбыз яки казып алабыз диелсә, җиңнәребезне сызганып килеп җитәбез. Мәктәп елларында да без әти-әниебезнең ачуын китерүдән курка идек. Ай яктысында егетләр белән йөрү, гыйшык-мыйшык уйнау безнең өчен ят булды. Дөрес, таләпләрне аңлау өчен вакыт таләп ителде: әни ул вакытта да хаклы булган. Әтиебез дә аңа таянырга мөмкин булган зат. Кирәк булса, ашарга да пешерә, кышка яшелчә дә тозлый. Әлбәттә бу гаиләдә кагыйдәгә кергән канун дип әйтеп булмый, әтинең йортта үз вазифалары да җитәрлек.

Вәлиәхмәтовларның Акбашта зур йортлары бар. Дания ханым шушы авыл килене. Биредә ул һөнәре буенча камилләшә, гаилә бәхетен таба. Хуҗалыкны бәләкәй дип булмый: сарайда сыер, үгезләр, бозаулар, сарык, күркә, тавык асрала. Өстәвенә, зур бакча бар. Ягъни, мәкаләбез героена эш җитәрлек. Гәҗәеп матур Акбаш җиреннән алган тормыш энергиясе дә мул аңарда. Авылның калкулыклары, урманнары, бормалы юллары арасында сулыш алуы җиңел. Ә оныклар - аларның өлкәне бөтенләй зур инде - быел мәктәпкә бара - әбисе белән бабасының тормышларына аерым мәгънә өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев