Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Әлфия Хаҗиева туган җиренә мәхәббәтен белдерә

Бәйрәкә авылының иҗтимагый тормышы, асылда, инде өлкәнәеп баручы хатын-кызларның башлангычы, эш дәрте нәтиҗәсендә кайнап тора, шуларның берсе — Әлфия Хаҗиева.

Әлфия ханымны пенсия яшендә булуы борчымый, киресенчә, гомеренең бу чорын ул аеруча ярата. Үзегез уйлап карагыз, өч кызы инде аякка баскан, алар күптән гаилә корган, үз һөнәрләре бар. Айгөл мәктәптә укыта, Алсу хокук саклау органнарында эшли, кече кызлары Айсылу үз чәчтарашханәсен ачкан. Кыскасы, барысы да үз урынында — ире янәшәсендә, тормышы җайга салынган. Эш тәҗрибәсе дә тупланган, ул аны яшьләр белән теләп уртаклаша. Сүз уңаеннан, Әлфия Хәким кызы хезмәт эшчәнлеген дәвам итә, ул «АгроМир» җәмгыятендә пай җирләре мәсьәләләре буенча белгеч. Аның хезмәт исемлегендә секретарь, соңрак җирле авыл хуҗалыгы коллективының кадрлар бүлеге белгече эше дә бар. Эше никадәр генә күп булмасын, ул күңеленә хуш килгән шөгыльләре өчен дә вакыт таба. Аның һәр эшендә фикердәше — «АгроМир» икътисадчысы Зәйтүнә Ямаева. Әлеге ике якты шәхес бер-берсен тулыландыра һәм башкаларны да үз артларыннан ияртә. «Гобәйдия» туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, ветераннарның беренчел оешмасы рәисе, «МонлыСаз» фольклор ансамбле, «Мирас» театр төркеме, Бәйрәкә хатын-кызларының волонтерлык хәрәкәте катнашучысы… Боларның барысы да Әлфия Хаҗиева турында. Бу иҗат коллективларының үзенчәлекле чыгышлары белән районда яшәүчеләрнең күбесе таныш. Шушы көннәрдә алар «Балкыш» республика фестиваленең муниципаль өлешендә, гала-концертта, район мәдәният йорты сәхнәсендә тамашачыларны күркәм чыгышлары белән сөендерде. Әлфия ханым район кунакларын Бәйрәкә авылында эшләп килүче «Гобәйдия» музеенда озата бара, авылның вакыйгаларга бай тарихи үткәне турында мәгълүматка ия булган экскурсовод та ул. Сүз уңаеннан, музей комплексы биналары янында бәйрәкәлеләрнең борынгы каберлекләре саклана.

Сүземнән бераз читкә китеп, шуны билгеләп үтәсе килә: моннан берничә еллар элек Бәйрәкәгә Иран вәкилләре — Шәйх Мөхәммәдшәриф бине Ибраһим әл-Бәйрәкивинең нәсел дәвамчылары килгән. Аразмөхәммәт Сарлы заман тузаннары белән капланган кабер ташларының берсенә гарәп хәрефләре белән уеп язылган сүзләрне тәрҗемә иткән. Гасырлар төпкеленнән килгән әлеге сүзләр хәзерге буын варисларына бакыйлыкка күчкән якташларыннан үгет-нәсыйхәт булып яңгырый:

— Минем каберем алдында басып торучы, мин дә кайчандыр синең урыныңда идем, җир өстеннән атлап йөри идем. Шуны онытма, син дә минем урында булырсың.

Әйе, бәйрәкәлеләр барысын да хәтерли, ата-бабаларының ядкарьләрен күз карасыдай саклый. Гасырлар дәвамында агач-куаклар, куе үлән белән капланган каберлекләр вакытында чистартылган һәм шуннан бирле бу изге җирне тиешле хәлдә саклап тота алар. Бу җирләр — үткән белән бүгенге тормыш тоташкан тарихи җирләр. Бәйрәкәлеләр 1812 елда төзелгән музей комплексы бинасын беренчел рәвештә саклап кала алган! Элеккеге мәдрәсә, Октябрь революциясеннән соң, совет мәктәбе итеп үзгәртелгән, анда әле узган гасырның җитмешенче елларында да дәресләр үткәрелгән. Сүз уңаеннан, Әлфия Хаҗиева күптән түгел генә басылып чыккан ике томлы китапның автордашы булып тора. Китапка Татарстан Республикасы Дәүләт архивының Бәйрәкә авылындагы беренче өч мәчеттән җибәрелгән мәгълүматлары кертелгән (авылда барлыгы җиде мәчет булган). Исегезгә төшерәбез, революциягә кадәр мәчетләрдә туучылар һәм вафат булучылар турында мәгълүмат теркәлгән метрикә кенәгәләре булган. Һәм менә шушы мөһим тарихи чыганаклар гасырлар төпкеленнән «терелтелгән», бәйрәкәлеләр аны ике томлы китап итеп чыгарган (бу исә районның барлык китапханәләре өчен дә зур хәзинә). «Гобәйдия» музее «Татарстанның йөз легендар бренды» реестрына да кертелгән. Биредә шактый игелекле гамәлләр матур башлангычларга, нәселгә зур хөрмәткә, туган җиргә мәхәббәткә, шулай ук җирлек биләмәсендә Сирин Галиев җитәкчелегендә эшләп килүче хуҗалык коллективының ихлас ярдәменә нигезләнгән. Ә Әлфия Хаҗиева, бу авылда тумаса да, билгеле бер дәрәҗәдә җирле энциклопедия булып тора.

Заманында аны, Алабуга культура-агарту училищесының китапханә бүлеген тәмамлаган кызны, Баулыга эшкә юллыйлар. Яшь белгеч Бәйрәкә авылына килеп урнаша. Сүз уңаеннан, Әлфия ханым Баулы районының Яңа Шалты авылында туган. Ютазы районы торгызылганчы, Бәйрәкә дә әлеге авыл составына кергән. Шулай итеп, КПСС, СССР тарихы һәм китапханә буенча бай белемле, активист, комсомол кыз, авыл китапханәсендә тыныч кына эшләү теләге белән әлеге зур, матур авылга килә. Ләкин… Китапханәче эше урынына аңа ул кадәр үк тыныч булмаган мәдәният йорты директоры эшен тәкъдим итәләр. Вакытлыча гына… Ике айдан соң үзәкләштерү көтелә һәм яңа эш урыны булачак, диләр аңа. Ике айдан соң түгел, әлбәттә, әмма вакыт узу белән ул үз һөнәре буенча эшкә урнаша. Соңыннан ул Казан югары уку йортларының берсендә читтән торып уку бүлеген тәмамлый. Югары уку йортында укыган чорда инде аның гаиләсе була. Имтиханнарга киткәндә, балаларын шофер булып эшләгән ире Маратка һәм бианасына калдыра.

— Миңа бинанам һәр эштә ярдәм итте, — ди әңгәмәдәшем. — Кызганычка каршы, 2003 елда ул параличланды. Ул вакытта сигез ай мәңгелек булып тоелган иде. Ләкин чын сынаулар алда булган икән, ике елдан соң үз әнием белән дә шундый хәл булды. Без, аның балалары, 16 ел дәвамында аны чиратлап карадык.

— Сез ничек һәм кайда ял итәсез? — дип сорыйм Әлфия ханымнан.

— Беркая да барасым килми, — ди ул. — Үзебездә дә бик матур урыннар бар. Биредә хәтта кыргый үрдәкләр дә кышлый. Урамнар, ике елга, табигать, эшләр, якын кешеләр белән аралашу — менә шулар минем өчен ял, мин алардан яшәү көче алам.

«Эш миңа нәрсә рөхсәт итүләрендә түгел, ә мине кем туктатачагында» — әлеге сүзләр хатын-кыз турында. Әлфия Хаҗиева кебек хөрмәткә лаек хатын-кызлар турында дисәк, арттыру булмас.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев