Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аның тормыш юлы безгә үрнәк

Көннең якты кояшлы көннәре белән хуәлашкан мәлдә безнең һөнәри бәйрәмебез - Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бәйләм-бәйләм чәчәкләр, укучыларның җылы котлаулары - барысы да күңелләребезне күтәрә, эшкә дәрт өсти.

Тагын ничә буын укучыларын тәрбияләп тормыш дигән олы юлга озатып җибәрәчәгеңне күзаллыйсың. Ирексездән үзең дә мәктәптә укыган чорларны, үзеңә белем биргән мөгаллимнәрне җылы тойгылар белән искә аласың.
Минем күңелемдә тирән эз калдырган, укытучы һөнәрен сайларга этәргеч биргән кешеләрнең берсе ул - Валькаева Резида Равил кызы. Ул озак еллар минем сыйныф җитәкчем булды, ә аннан соң бер коллективта хезмәттәшләр булып киттек. Мин һәрдаим укытучымның ярдәмен тоеп эшләдем. Аңардан ничек итеп дәресләрне яңа технологияләр кулланып мавыктыргыч итеп үткәрергә, укучылар белән уңай мөнәсәбәттә булырга өйрәндем.
Тырыш һәм таләпчән укытучы, үз эшенең нәтиҗәсен күреп, тагын да дәртләнеп эшли торган кеше, дип бәяли аны хезмәттәшләре. Ә хезмәт нәтиҗәләре, чыннан да, сокланырлык!
Резида Равил кызы 1980 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап, Каразирек мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып эшкә килә. Институтны кызыл дипломга тәмамлаган яшь белгеч үзенең тирән белемле педагог икәнен бик тиз күрсәтеп өлгерә. Үзендә булган уңай сыйфатларны укучыларында да тәрбияли. Аның укучылары инглиз теле буенча үткәрелгән район олимпиадаларында җиңеп, республика турында катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Әлеге укучыларның күбесе укытучы һөнәрен сайлады, аның кулы астында педагогик практика үтте. Районда чит тел укытучылары җитешмәгән чорларда Каразирек мәктәбенең укучылары инглиз теле белгечләре булып үз төбәгебезгә эшкә кайтты. "Телләр белгән дөнья гизәр", - дип, тиккә генә әйтмиләр. Аның укучыларына Төркиядә, Америкада булырга, Англиядә стажировка үтәргә насыйп булды. Студентлар белән очрашу кичәләрендә иң күп рәхмәтне Резида Равил кызы ишетә, чөнки безнең укучыларыбыз башка уку йортларында инглиз теленнән имтиханнарын иң яхшы билгеләргә, ә зачетларын "автомат" рәвештә генә бирәләр.
Әлеге педагогны укучыларның әти-әниләре, авылдашлары да хөрмәт итә. Өлкәннәргә ихтирамлылык, эчкерсез рәвештә ярдәмчел булу, туганнары белән матур итеп аралашу хас аңа.
Ул үз бәхетен Каразиректә тапкан. Валькаевларның төп нигезендә килен булып төшкән шәһәр кызы сыер саварга да өйрәнә, ихата - бакчаны карарга да өлгерә. Мөселман хатын-кызларында гына була торган сабырлык, түземлек тә бизи аны. Резида апа дистә елдан артык урын өстендә яткан каенанасын да карый,аның хәер-фатихасын ала. Алар Фатих абый белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Шулар өстенә Резида апа кечкенә оныгының яраткан дәү әнисе дә әле!
Мәкаләмнең башында мин бәйрәм тантанасы, шатлыклы мизгелләр турында тасвирладым. Шул уй-фикерләремне дәвам итеп Резида Равил кызының мул уңышлы көздә тормышының ике матур бәйрәмен - 55 яшьлек юбилеен һәм Укытучылар көнен билгеләп үтүен дә әйтмичә мөмкин түгел. Бәйрәм өстенә бәйрәм!
Укытучылар һәм укучылар коллективы, ата-аналар Валькаева Резида Равиловнаны бәйрәм уңаеннан тәбрикләп, аңа җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, ныклы сәламәтлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев