Авылларда халык җыены: Бәйрәкәгә даруханә һәм теш табибы кирәк
Бәйрәкәдә узган халык җыенында җирлек башлыгы Альбина Әхмәтшина авылның тормыш-көнкүреше турында тулы мәгълүмат бирде.
Районда Бәйрәкә авылы халык саны буенча өченче урында тора. Биредә 1032 кеше яши, шулардан 467 кеше - эшкә яраклы яшьтәге кешеләр һәм 478е – пенсионерлар. Җирлек идарәсенең күп башлангычларында депутатлар, бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре һәм халык үзе ярдәм итә. Әхмәтшина биредә эшләүче районда иң эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе – «АгроМир» авыл хуҗалыгы предприятиесе, шулай ук җирле фермерларның авылга ярдәм итүләрен аерым ассызыклады. Хуҗалары үлгәннән соң ташландык хәлгә килгән йортларның артуы авыл советын борчуга сала. Ишегаллары һәм аның тирә-ягы чүп үләне, кура белән каплануы авылны бер дә бизәми. Авыл халкы, мәктәп укучылары, учреждение хезмәткәрләре, мөмкинлекләреннән чыгып, әлеге йортлар тирәсен тәртипкә китерә, чүп үләнен чабып җыештыралар. Гомумән, халыкның күп өлеше өмәләрдә актив катнаша. Ләкин битарафлар да бар. Вахитов, Кооперация, 1 Май, Пушкин, 8 Март урамнарында халык күмәк эшли. Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, бу кешеләр үз урамнарында гына түгел, җәмәгать урыннарында да тәртип урнаштыралар – чүп савытлары мәйданчыгында, юл кырыенда, күперләр яны... Тулаем алганда, Бәйрәкә халкы чишмәләрне һәм авыл җирлеген чиста тота.
Җыенда катнашкан район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин билгеләп үткәнчә, авыллар «картая», һәм бу безнең районга гына хас күренеш түгел.
- Мәсәлән, мәктәпне алыйк, - диде район башлыгы, - биредә 56 бала белем ала, мәктәп штатында 25 хезмәткәр. Балалар бакчасына 24 бала йөри, аларга 13 белгеч «хезмәт» күрсәтә. Күп кенә бәйрәкәлеләр вахта ысулы белән эшли, Азнакай, Октябрьский, Әлмәт шәһәрләрендә эшкә барып йөри. Әмма, бернигә дә карамастан, авыл яши һәм үсә. Зур оештыручы, үзенә һәм башкаларга таләпчән кеше – «АгроМир» хуҗалыгы җитәкчесе Сирин Галиевка аерым рәхмәт. Аның ярдәмендә авыл нык, финанс яктан тотрыклы кала. Авылда яңа мәчет төзелешен дә Галиев башлап җибәрде. Авыл хуҗалыгы ошмасы бюджетыннан мәчет төзү өчен акча бүлеп бирүне, бигрәк тә ашлыкның сатып алу бәясе түбән булган елны, тиешенчә бәяләргә кирәк.
Җыенда Бәйрәкә мәчете имам-хатибы Рөстәм Вахитов та чыгыш ясады. Ул авыл халкына күпләрнең дингә тартылулары өчен рәхмәт белдерде - мәчет эшли, анда халык йөри. Вахитов ассызыклаганча, бәйрәкәлеләрнең күпчелеге мәчет төзелешендә һәм аны төзекләндерүдә финанс яктан ярдәм күрсәткән.
Район ветеринария берләшмәсе ветеринария табибы урынбасары Юлия Архиреева ветеринария өлкәсендәге яңалык турында мәгълүмат бирде. Аның асылы шунда ки, 2025 елдан ТР Министрлар кабинеты карары белән йорт хайваннарына карата мәҗбүри таләп булып аларны чиплаштыру тора. Моннан соң эт хуҗалары үзләренең хайваннарын теркәтергә тиеш. Хокук бозган өчен штраф салу каралган (бу тема буенча тулырак мәгълүматны без бераз соңрак бирәчәкбез).
Бәйрәкә авылы тау битендә нефтьчеләр үткәргеч торбаларны алыштырып, туфрак катламын бозган җирләрне рекультивацияләү зарурлыгы да залдан сорау булып яңгырады. Бәйрәкәләр билгеләп үткәнчә, язын бу көтүлек урынын чүп үләне басачак. Мәсьәлә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе тарафыннан күз уңына алынды.
Киләсе мәсьәлә бәйрәкәлеләр өчен аеруча көн кадагында. Бу даруханәне саклап калу һәм теш табибы кабинеты эшен яңарту зарурлыгы. Мәсьәләләр шулай ук күз уңына алынды һәм уңай хәл ителер дип ышанасы килә. Районның баш табибы Светлана Шакирова билгеләп үткәнчә, торак белән тәэмин иткән очракта, башка районнан теш табибын җәлеп итәргә мөмкин. Бу мәсьәләне хәл итүдә Сирин Галиев ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Җыен ахырында бүләкләү тантанасы булды, аны район башлыгы җитәкләде. Ул Рәмзия Дәүләтхановага, үз хуҗалыгында өч савым сыеры асраган өчен, саву аппараты тапшырды. Махсус хәрби хәрәкәт сугышчыларына гуманитар йөк җыюда финанс ярдәме күрсәткән өчен, район башлыгының Рәхмәт хаты белән «АгроМир» хуҗалыгы директоры Нәсим Вәлиев бүләкләнде.
Автор:Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев