Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Айгөл Нәфыйкова – Урыссу үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә эшләүче табибларның уң кулы

ә менә шәфкать туташлары өчен ул хезмәттәш кенә түгел, алар өчен ул сердәш тә, терәк тә, киңәшче дә.


Октябрьский медицина көллиятендә фельдшер һөнәрен үзләштереп, 2005 елда Урыссу үзәк район хастаханәсенең гинекология бүлегендә палата шәфкать туташы булып хезмәт юлын башлаган Айгөл Нәфыйкова, 2011 елның язында хирургия бүлегендә өлкән шәфкать туташы булып билгеләнә. Әлеге вазифага алынган кеше медицина бүлегенең дарулар һәм кадрлар белән өзлексез тәэмин ителеше, документациянең төгәллеге, бүлектәге тәртип, хезмәт дисциплинасы өчен җавап бирә. Чыннан да, бүген хирургия бүлеге санитар чисталыктан ялт итеп тора, биредә эшләүче һәр шәфкать туташы, һәр санитарка үз бурычын зур төгәллек белән башкара. Чөнки Айгөл Мөбәрәкҗан кызы үзе дә җаваплы кеше, башкалардан да шуны таләп итә.
Айгөл Нәфыйкова – сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Ул спорт белән шөгыльләнә: волейбол уйный, команда ярышларында катнаша, ату белән мавыга. Шәхси тәртибе белән ул балаларына үрнәк булып тора. Аларны дөрес һәм матур яшәргә өйрәтә. “Кызым спорт акробатикасы белән шөгыльләнә, спорт мастерына кандидат. Улым – футболчы. Яшермим, балаларым белән бик горурланам, алар минем яшәү чыганагым!”, - ди ул.

Источник:https://vk.com/urussucrb

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев