Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Бәйрәкә -Тамак халкы якташларына ярдәм итә

Заманалар җиңел түгел, һәм Бәйрәкә-Тамак авыл җирлегендә яшәүчеләр моны бик яхшы аңлый.

Җиңүгә омтылыш хисе белән илһамланган халыкны уртак максат берләштергән – алар махсус хәрби операция төбәгендәге якташ-яугирләренә ярдәм күрсәтергә карар иткән. Төрле яшьтәге  волонтерлар иртә таңнан авыл мәдәният йортына җыела.  Һәркайсы нәрсә дә булса алып килә: кием-салым, азык-төлек, дарулар һәм, иң мөһиме, алар вакытын һәм хезмәтен кызганмый.  Ветераннар  маскировка челтәрләре үрүдә осталыгын күрсәтә, тәҗрибәсен башкалар белән уртаклаша, һәм алар, күмәкләп, бүгенге шартларда бик кирәк булган күзгә күренмәс саклык чаралары тудыра.  
Күпләр өчен бу эшчәнлек гади ярдәм генә түгел, чып-чын һөнәргә әверелгән. Авыл йортларында гүзәл ханымнар, апалар җылы оеклар бәйли, азык-төлек җыя, авыл мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрә.  Волонтерларның һәркайсы бу тырышлыкның юкка түгел, бөек җиңүне якынайту өчен икәнен  яхшы белә.
Вакыт-вакыт авылга рәхмәтле якташларыннан хатлар һәм   фотографияләр килә. Бу игътибар билгесе йөрәкләрне җылыта, тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә. Барча халык кебек үк, Бәйрәкә-Тамак авыл җирлегендә яшәүчеләр дә бердәмлек һәм якыныңа ярдәм кулу сузу үрнәге күрсәтә. Маскировка челтәре үргәндә һәр йомгак - бер үк максат, рухи көч һәм какшамас бер-береңә ярдәм итү карары берләштергән кешеләр бердәмлеге билгесе ул. Бу кешеләрнең иманы камил: бергәләп, алар теләсә нинди бәлане җиңәчәк, алгы сызыкта илебез тынычлыгын саклаган үзебезнекеләргә ярдәм кулы суза алачак. Аларның тарихы – кешелек фидакарьлеге һәм рух көче тарихы ул, һәм бу, һичшиксез, буыннар хәтерендә калачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев