Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бакчачылар эшкә кереште

Бакчачы почмагы 

Кәрәкәшле авылында яшәүче Зәния Хәмитова күп еллар яшелчә үсентеләре үстерү, бакчачылык белән шөгыльләнә 
Озакламый бакчачылар өчен тынгысыз көннәр башлана. Уңган хуҗабикәләр инде борыч орлыкларын чәчәргә дә өлгерде. Күптән түгел без шундый уңган ханымнарның берсе - Кәрәкәшле авылында гомер кичерүче Зәния Мисбах кызы Хәмитовада кунакта булып, аның бакчачыларга биргән киңәшләрен тыңлап кайттык.  
Зәния апа инде болгар борычларын чәчеп, тәрәзә буена, кояш яктысына якынрак урнаштырып куйган. Ә помидор орлыкларын 15 март тирәләрендә утырта икән.  
-Иртә утыртсаң, сабакка артык озын үсә. Гадәттә, «Колхозный» сорты үсентеләрен бик яратып алалар. Ул безнең як һава торышына яраклаштырылган, тәбәнәк үсүче сорт. «Бычье сердце», «Апельсин» дигән төрләрне дә утыртам. Боларының орлыкларын үзем ясыйм. Һәр елны яңа сортларны сынап карыйм. Үсентеләрне яңадан парникларга күчерәм, чөнки анда һава теплица һавасына караганда салкынчарак һәм үсентеләр артык биек булып үсми. Кәбестәнең «Колобок», «Июньский», «Зимовка», «Подарочный» сортларына өстенлек бирәм. Кыярның «Нежинский» төрен яратып үстерәм, ул безнең якның һава торышын яхшы кичерә, -  дип сөйли Зәния Хәмитова.  
Зәния ападан мул уңыш алуның серләрен сорыйм. Күренеп тора, күңелен биреп, яратып, сөенеп эшли ул бакчасында. Узган ел 80 яшен тутырса да, яшьләрчә җитез, һәрвакыт хәрәкәттә. Бакчачылык серләре белән теләп уртаклаша.  
- Сарымсакка артык күп су кирәкми. Җәй коры килсә, өч тапкыр сугару җитә. Аннары сарымсак чыгарган «укларны» вакытында өзеп алырга кирәк. Ә бәрәңгене яровойлаштырып утыртам. Бер чиләк сыешлы агач тартмаларым бар. Шуларга бәрәңгене таратам һәм шыттырам, яшел үсентеләре чыккач, бакчага утыртам. Утыртканда рәт араларын 90 сантиметр, бер-берсенең арасын 20 сантиметр калдырам. Шулай итсәң, араларында һава яхшы йөри. Колорадо коңгызларына агу сибү белән артык мавыкмыйм, бер тапкыр гына эшкәртеп чыгам.  
«Кешенең кемлеген беләсең килсә, аның эшенә кара», ди халык мәкале. Беркайчан да Зәния апаның бакчасында «үсәсе килсә - үсәр, үсмәсә - юк» дип утыртылган яшелчә, җиләк-җимеш тапмассың.  Һәр утырткан үсентесе мул уңыш белән сөендерә. Суган һәм сарымсаклары йодрык кадәрле, бакча буендагы карлыганнары җимеш авырлыгыннан сыгылып утыра. «Мартның 15 ләрендә карлыганнарга кайнар су сибәм, агач бетеннән файдасы бар. Кайнар су сипкән елда карлыганның уңышы да яхшырак була», - ди оста куллы бакчачы.  
Кәрәкәшлегә күченеп килгәч, җиң сызганып, йорт-җирләрне рәткә китерә Зәния апа. Моннан егерме ел элек ташландык хәлдәге, сазлык эчендә утырган  бакчаны гөлбакча итә. Тумышы белән Иске Каразирек авылыннан булган язмабыз герое гомере буена хисапчы булып эшләгән. Балалары, оныклары, туганнары, якыннары, авылдашлары киң күңелле, юмарт куллы Зәния апаны ихтирам итәләр, аңа хөрмәт хисләре белән карыйлар. Бу аңлашыла да, чөнки хезмәтенә күрә – хөрмәте.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Күрүегезчә, бакчачылар эшкә керешкән. Ягез, кайсыларыгызның нинди тәҗрибә-сынаулары белән уртаклашасы килә, рәхим итегез: ЯЗЫГЫЗ, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ редакцияга. Әле күпләр орлык сайлау белән мәшгульдер, кемнәрнең нинди киңәш-табышлары бар? Сездән хатлар, шалтыратулар көтәбез.

Миләүшә КӘРИМОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев