Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Балаларның яраткан алып баручылары

"Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясе режиссеры һәм "Яңа гасыр" каналында "Күчтәнәч" тапшыруын алып баручы З. Яркәев 1955 елның 13 июнендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында дөньяга килә.

Артист булу хыялы белән яшәп, ун сыйныф тәмамлаганнан соң, Зәйтүн Ләбиб улы Казан театр училищесына укырга керә. 1973 елдан башлап 1975 елга кадәр ул Германиядә, танк гаскәрләрендә хезмәт итә. Кораллы Көчләрдән демобилизацияләнгәннән соң, Зәйтүн Ләбиб улы училищеда укуын дәвам итә һәм аны тәмамлаганнан соң, Минзәлә дәүләт драма театрына эшкә урнаша. 1987 елдан 1991 елга кадәр ул яңа театрны оештыруда катнаша, аның базасында хәзерге вакытта Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры эшли. Соңгы егерме ел дәвамында Зәйтүн Ләбиб улы - "Татарстан" дәүләт телерадиокомпаниясендә режиссер. Ул театрда һәм телевидениедә сиксәннән артык роль уйнаган. Шуларның берсе - "Күчтәнәч" балалар программасында бабай роле. Шулай ук режиссер булып, аның белән бергә "Күчтәнәч" тапшыруында әби ролен уйнаган тормыш иптәше Әлфинур Хисами белән алар ике бала тәрбияләп үстергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев