Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бәхеткә ирешү юлында

Валентина Новикова аерым таныштыруга мохтаҗ түгел. Бу ару-талу белмәс педагог байтак буын урыссулыларга менә дигән башлангыч белем биреп кенә калмый (моны аның элекке укучылары да раслый), хәзер дә актив иҗтимагый эшчәнлек алып бара.

Хәзерге вакытта Валентина Михайловна лаеклы ялда, әмма мәктәп белән аралашуын дәвам итә. Үзе озак еллар укыткан 3 санлы мәктәпнең сыйныф әбисе булып тора, сыйныф сәгатьләрендә, сыйнфтан тыш чараларда катнаша, укучыларга үзенең балалык еллары шул чорга туры килгән Бөек Ватан сугышы турында сөйли, аларга үзенең иҗат иткән шигырьләрен укый һәм үзе язган җырларны башкара. Бары тик узган уку елында гына да ул балалар белән ун сыйныф сәгате үткәргән. Еш кына ялгызы түгел, ә унбер ел элек үзе нигез салган һәм катнашучысы булган "Истоки" ветераннар хоры әгъзалары белән бергә килә. Валентина Михайловна район ветераннар советы активисты, андагы патриотик тәрбия комиссиясе әгъзасы булып тора. Совет рәисе һәм элекке хезмәттәше Зоя Глушкова сүзләре буенча, ул бик инициативалы кеше һәм һәрвакыт шундый булган - бу аның табигатендәге сыйфаты. Ул тынгысыз характерлы һәм бетмәс-төкәнмәс энергияле кеше, аның, яхшы мәгънәсендә, бөтен нәрсәдә дә эше бар. Нәкъ менә ул, тормыш иптәше, элек тә, хәзер дә шундый ук актив җәмәгатьче Виктор Игнатьевич белән бергә күп фатирлы йортта яшәүчеләрне аны үрнәк йорт итүгә этәрә.
Күптән түгел Урыссу китапханәсе хезмәткәрләре Валентина Новикованың иҗат кичәсен оештырдылар. Аның шигырьләре күп кенә район чараларында яңгырый. Алар сугыш елларына, әти-әнигә, туган җиргә, якыннарына багышланган. Мәкаләбез герое сүзләре буенча, ул үзенең беренче шигырен 8 сыйныфта иҗат иткән, ә балалары тугач, шигырьләре камилләшә башлаган. Шуннан бирле шигърият аның җанының бер өлешенә, мәңгелек тормыш юлдашына әверелә. Иҗади кичәдә күптән түгел халык исемен йөртә башлаган "Истоки" хоры да катнашты, аның репертуарында, әлбәттә инде, Новикова җырлары да бар. Хорның сәнгать җитәкчесе Ирина Иванаевская сүзләре буенча, шуларның берсе - сугышта һәлак булган әтисенә багышланганы белән ул хәтта зональ конкурста да җиңә. Шунысы да игътибарга лаек, хор үзенең шәхси иҗади потенциалына һәм тупланганлыгына таянып, яшәү елларында бары тик хәйрия концертлары гына бирә. Валентина Михайловна әлеге хорны оештыручы гына түгел, аның традицияләренә нигез салучы, күп санлы чаралар инициаторы да. Хорда катнашучылар репетицияләргә һәм чыгышларга гына бергә җыелып калмыйча, үз тормышларының әһәмиятле даталарын да җыйнаулашып билгелиләр, күңелле уеннар, конкурслар оештыралар, чәй өстәле әзерлиләр, бер-берләренә тормышларының авыр мизгелләрендә ярдәм кулы сузалар.
Валентина Новикова адресына элекке хезмәттәшләре, элекке укучылары, сыйныф оныклары, район хакимияте вәкилләре һәм башка бенефиста катнашучылар тарафыннан күп изге теләкләр әйтелде. Алар аның ярдәм кулы сузарга әзер торуы, әйләнә-тирәдәге вакыйгаларга битараф булмавы, шәфкатьлелеге турында сөйләделәр. Валентина Михайловна гаиләсенә бүләкләрне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре, мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә тапшырды. Ә район загсы начальнигы Зөлфия Фәррахова Валентина Михайловнага һәм аның тормыш иптәше Виктор Игнатьевичка никах теркәү турында истәлекле таныклык тапшырды, чөнки әлеге кичә аларның алтын туе алдыннан узды. Әлеге алар тормышындагы әһәмиятле вакыйга алдыннан ирле-хатынлы Новиковлар үзләренең никахлашу вакыйгасындагы кызыклы очракны искә алдылар. Никахны теркәүгә гариза бирергә карар итеп, булачак гаилә поселок советына килә. Бу гадәти эш көне була. Виктор Игнатьевич - эш киемендә, салкын көз булганлыктан, итекләрдә килә. Ул елларда никахларны теркәү белән Валентина Михайловнаның сыйныфташларының берсенең әнисе шөгыльләнә, һәм тиешле булган өч көнне көтмичә, аларга шунда ук язылышырга тәкъдим итә. Әмма яшьләрнең тиешле дәүләт пошлинасын түләргә үзләре белән акчалары булмый. Валентина Михайловнага өенә кайтып акча алып килергә туры килә. Шуннан бирле мәкаләбез герое иремне бер сум илле тиенгә сатып алдым дип шаярта, чөнки акчалар аныкы була. Виктор Игнатьевич әлеге шаяртуны аңлап кабул итә. Гаилә башлыгы сүзләре буенча, алар арасында җитди низаглар чыкмый, әлбәттә, фикерләр башкалыгы очраштыра. Валентина Михайловна гаиләдә идеяләр генераторы ролен башкара, ә тормыш иптәше күбрәк аларны башкаручы булып тора. Бер-берләренә колак сала, юл куя белү, үзара аңлашуга омтылу аларга компромисс табарга мөмкинлек бирә, аларның озын гаилә тормышы һәм сүнмәс мәхәббәте нигезе булып тора. Озак еллар дәвамында бергә яшәү тәҗрибәсеннән чыгып, ирле-хатынлы Новиковлар яшьләргә һәр игелеклелек һәм ярдәм кулы сузу чагылышы өчен бер-береңә рәхмәтле булырга, үз парыңа кечкенә куанычлар өстәргә омтылырга, өй эшләрен бүлешмәскә - кем эшли ала - шуңа башкарырга киңәш итә. Ә Валентина Михайловна һәм Виктор Игнатьевичның үзләрен хәзерге вакытта оныклары да берләштерә. Алар да әлеге бәйрәмне уртаклашу өчен чарага килгәннәр иде.
Валентина Михайловна үзен бәхетле кеше дип саный. Ул янында яраткан кешесе булуы, лаеклы дәвамчыларын тәрбияләве, шигырь язу сәләтенә ия булуы, җәмгыятьтә таләп ителгәнлеге һәм кешеләргә кирәк булуы белән бәхетле. Әмма ачы язмыш җилләре аның тормышына да кагылмый калмый, ике баласының берсенең гомере вакытыннан алда өзелә. Мөгаен бу очрак та аңа язмыш сынавыдыр һәм бәхетне ныграк тою өчен бирелгәндер, чөнки бөекләр әйткәнчә, кайгы-хәсрәт күрми торып, бәхетнең нидә булуында аңлый алмыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев