Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Биктимеровларның күңелләре һаман яшь

Урыссу бистәсендә яшәүче Тәслимә һәм Флюр Биктимеровларның бергә тормыш итүләренең 50 елы 50 көн кебек кенә булып узып киткән.

Алар бер үк елда - 1938 елда туган. Туган айлары да бер үк - декабрь, шулай ук гаилә пары бер үк елда - 1995 елда лаеклы ялга китә.

Тәслимә апа - 35 ел пешекче булып эшләгәннән соң, Урыссу интернат-мәктәбеннән, Флюр ага - электрослесарь булып эшләп - Урыссу ГРЭСыннан. Бәйрәкәтамакта туып үскән Тәслимә Галимулла кызы узган гомер хатирәләре белән уртаклаша. Авылдаш кызлары белән бергә сурәтләнгән, мөгаен, илленче еллардагыдыр, фотосурәт күрсәтә. "Кубанские казаки" фильмыннан кадр диярсең! Йөзләреннән тышкы гына түгел, эчке матурлык та бөркелеп тора.

- Сигезебез дә колхозда савымчы булып эшләдек, - дип сөйли Тәслимә апа. - Хезмәт җиңелләрдән булмады. Шуңа да карамастан, яшьлек үзенекен итте, кичке күңел ачуларга йөри торган идек: шаярдык-көлдек, безнең буынга әбиләрдән мирас булып күчкән уеннар уйнадык.

Әле дә хәтеремдә, капка төбендә вакытны онытып, шау-гөр килә башласак, кумган тотып чыккан әти махсус рәвештә йөткерә торган иде.

Тәслимәне язмыш 6 сыйныфтан әти-әнисез калган Байлар авылы егете белән очраштыра. Аның Флюрының кыяфәтендә скандинавиялеләр чалымнары, сөйләшү манерасында - тотнаклылык сизелә. Күп сөйләргә яратмый, аның каравы эш рәтен белә. Яшьләр 1963 елда өйләнешә. Туйга дип ике килограмм тирәсе тозлы балык, шул кадәрле үк ит сатып алалар һәм бозылмасынга коега салып куялар. Һәм туй мәҗлесе башлана. Нәрсә бүләк иттеләр соң дигән сорауга Тәслимә апа мисаллар китерә башлады. Минем әтигә, өч сугыш ветеранына, өстәл көзгесеннән дә кыйммәтрәк әйбер бүләк иткәннәре булмаган. Заманы шундый булган. Матди әйбер белән кызыксыну исәпчеллек буларак бәяләнгән. Юкса җитмәгән әйберләре - алтын-көмеш түгел, өстәл, урындык, карават кирәк була...Ул буында нәрсә җитәрлек дисәгез, якты киләчәккә омтылучы караш дияргә була. Парадоксмы? Нинди генә әле! Ишекләр дә, җаннар да бикләнми. Тик шулай да бу чорга кире кайтасы килми.

Яшьләр Урыссу бистәсендә бүлмә алып тора, "Серенада" радиосы сатып ала, гаилә башлыгы аны урнаштыру өчен тумбочка ясап куя, сүз уңаенда, ул әле дә "исән". Шулай дөнья көтә башлыйлар. Матур дөнья көтәләр. Барыннан да элек хуҗабикәнең тормыш зирәклеге, сабырлыгы аркасындадыр.

- Беркайчан да улларым алдында ирем белән әйткәләшмәдем,- ди мәкаләбез герое. - Улларыбыз - безнең горурлыгыбыз. Балачактан ук сүз тыңладылар, мөстәкыйль, ихтирамлы булдылар. Хәзер дә имин тормышта яшиләр. Киленнәребез дә әйбәт. Биш оныгыбыз һәм ике оныкчыгыбыз - тормышыбыз бизәкләре.

Һәр атна саен Биктимеровларның зур гаиләсе әти-әни йортына җыела. Флюр ага мунча яга, Тәслимә апа тәмле ризыклар әзерли... Һәм биредә барысына да әти-әни йөрәгенең җылысы җитә.

Юбилярлар шул кадәрле көч һәм энергияне кайдан ала икән? Йортта зур булмаган террасса, йөзем җимешләре үсә, бәрәңге бакчалары бар, өйләре пөхтә җыештырылган һәм өстәлләрендә тәмле тәбикмәк. Килешегез, боларның барысы да тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Боларның барысына да өлгерү өчен яшь булырга кирәк. Ә кем әйтә соң әле Биктимеровларны карт дип?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев