Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бәйрәкә авылында яшәүче Миңнесорур апа Садыкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды

Агымдагы атнада Бәйрәкә авылында яшәүче Миңнесорур апа Садыкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды. Авыр сугыш елларында урман кисеп, торф чыгару кебек хатын-кыз өчен бик тә җиңел булмаган эшләрдә эшләсә дә , юбиляр әле бүген дә яшәүдән тәм табып, балалар һәм оныкларының куанычына сөнеп яшәвен дәвам итә. "Минем байлыгым -...

Агымдагы атнада Бәйрәкә авылында яшәүче Миңнесорур апа Садыкова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.


Авыр сугыш елларында урман кисеп, торф чыгару кебек хатын-кыз өчен бик тә җиңел булмаган эшләрдә эшләсә дә , юбиляр әле бүген дә яшәүдән тәм табып, балалар һәм оныкларының куанычына сөнеп яшәвен дәвам итә. "Минем байлыгым - алты оныгым, җиде оныкчыгым" - дип бүгенге көнгә шөкер кылып яши Миңнесорур апа.

Әлеге юбилей көнендә аны социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләделәр. Алар Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән юбилей бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев