Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Бәйрәкәле Мөгаллимә апа Рәшитова үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп узды

    Узган дүшәмбедә Бәйрәкә авылында яшәүче Мөгаллимә Рәшитовага дулкынланырга туры килде: 90 яшьлек юбиляр күп санлы кунакларны - туганнарын, район вәкилләрен кабул итте...

    Ике искиткеч ул һәм ике соклангыч кызның анасы һәрвакыт йорт мәшәкатьләре белән яши. Хәер, производствода да эш күп була. Беркадәр вакыт Балалар йортында кастелянша булып эшли, бу учреждение сугыштан соң Бәйрәкәгә Каразиректән күчерелә. Соңыннын, ул ябылгач, участок хастаханәсенә пешекче булып урнаша. Әни бик усал түгел иде, тыңлау өчен әтинең бер карашы да җитә иде, дип искә ала мәкаләбез каһарманының балалары.

    - Авылга сирәк кенә һинд киносы алып кайталар иде, - дип хатирәләргә бирелә кызларының берсе Миләүшә. - Әлбәттә инде, барасы килә, ә әти-әнидән рөхсәт сорарга кыюлык җитми. Элемтә урнаштыру өчен кече энемне җибәрә идем. Аңа минем клубка кичке походыма әти-әни рөхсәтен алу бурычы йөкләнә иде.

    Юбиляр гомере буе бар нәрсәгә үзенең ныклы ышанычы булган бианасы белән гомер кичерә. Нәкъ менә ул оныкларын хезмәт сөяргә өйрәтә. Мөгаллимә апага бу җәһәттән уңай туры килә. Шулай ук тормыш юлдашы да начар булмый. Ул 1999 елда дөнья куя. Тол хатын аның мөнәсәбәтендә җылы сүзләрне кызганмый. Ун балалы гаиләдә үскән кыз туйганчы ашамау халәте, өйдәге тавык чүпләп тә бетмәс мәшәкатьләр, колхоз эше белән ишетеп кенә таныш түгел.

    - Зур капчык ала идек тә, китә идек ашый торган үләннәр җыярга, - дип искә ала Мөгаллимә апа. - Хәзер ул еллар шулай хәтердә калган: җәен кулдан бәләкәй арба төшмәде, кышын - чана. Даими рәвештә үзебезгә ризык, утын, мал азыгы эзләүдән баш чыкмады. Сугыш вакытында ел саен фронтка киткән биш ир туганым өчен биш пар бияләй һәм биш пар оекбаш бәйли торган идем. Дүртесе әйләнеп кайтты, берсе яу кырында башын салды. Әлбәттә, кыз чагымда авыл читендә үткәрелгән уеннарда да катнаштым. Шулай да яшьлегем һәм бөтен гомерем авыр хезмәттә узды. Менә шуның өчен Ходай Тәгалә савабы да килде - балаларым һәм оныкларым кайгыртуын тоеп гомер кичерәм.

    Барысы да тиешле һөнәр алган һәм үрнәк гаилә корган балалары әниләре юбилее уңаеннан сый-нигъмәтле өстәл әзерләгәннәр, аның адресына җылы теләкләрен кызганмадылар. Улларының берсе, Марат Рәшитов, аңа багышлап язылган шигырьләрен укыды. Ана йөрәгенең үстергән балалары, гаилә тамырларының нык булуы, Рәшитовлар нәселенең тәүфыйклылыгы өчен горурлык хисләре белән тулуы ачык сизелде. Әйе, аңа гомер юкка гына бирелмәгән - ул мөстәкыйль шәхесләр тәрбияләгән, моны мәкаләбез герое тормыш ыгы-зыгысыннан арынган килеш күрә.

    Балалары һәм туганнары белән бергә юбилярны район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, Бәйрәкә авылы ветераннар советы рәисе Әлфия Хаҗиева һәм башкалар тәбрикләде. Барлык җылы теләкләрен әйтеп, алар юбилярга бүләкләр һәм Россия Президентының котлау открыткасын тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: