Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Бәйрәкәле Мәсгут Габдрахманов балаларына рәхмәт укый

Бәйрәкә авылында гомер кичерүче Мәсгут Габдрахмановка гыйнвар аенда 88 яшь тулды.

Гади крестьян гаиләсендә икенче бала булып 1926 елда дөньяга килгән Мәсгут, күпчелек яшьтәшләре кебек үк, "уф-алла" арбасына бик иртә җигелә. 1943 елда Бөек Ватан сугышына да унҗиде шьлек үсмерне колхоз кырыннан, урак өстеннән алып китәләр. Габдрахманов мотоциклчы-укчы сыйфатында японнарга каршы сугыша. Җиде елдан соң туган якларына сау-сәламәт әйләнеп кайткан фронтовик Лениногорск шәһәре төзелешендә катнаша. 1952 елдан алып лаеклы ялга чыкканчы Мәсгут ага Бәйрәкә "Сельхозтехника"сында тимерче булып эшли.

Кызганыч, күп санлы күкрәк билгеләре иясе Мәсгут Шәяхмәт улы Бөек Җиңүнең 60, 65, 70 еллыкларын ялгызы каршылый: 48 ел бергә гомер иткән хәләл җефете Фәүзия апа мәрхүмә булганга 14 ел вакыт үтеп тә киткән. Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны улы Рәис һәи аның гаиләсе тәрбиясендә яши. Берсеннән-берсе тәүфыйклы, сөйкемле онык һәм оныкчыклары белән күрешкән саен Мәсгут аганың күзләрендә яшәү нурлары балкый. Рәхмәтле яшь буын әйткән һәр җылы сүз аның тән һәм күңел сызлауларына шифа булып ята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев