Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Гәүһәр Галимова үз халкына кирәк булуы белән бәхетле

Кәрәкәшле мәктәбен тәмамлаганнан соң ул чакларда хөкем иткән "крепостной хокук" кысаларында хезмәт юлын сарык көтүчесе булып башлаган Гәүһәр Галимовага беренче күкрәк билгесен - "В.И.Ленин тууга 100 ел" юбилей медален тапшырганда, 26 яшь кенә була.

Бу вакытка ул инде югары белемле белгеч булып җитешә - ветеринария институтын тәмамлаган кыз Ярославльгә эшкә юллана. Өлкәнең ветеринария бүлегендә "Мин - татар кызы. Дуңгыз булмаган хуҗалыкны бирегез," - дип кыю рәвештә үз гозерен җиткергән яшь докторны сыерлар, атлар асрала торган "Заветы Ильича" совхозына билгелиләр. Ике ел эчендә терлек үлемен күпләп киметүгә ирешкән Гәүһәр Галимова өлкәнең ветеринарлары арасында 1970 елда медальгә лаек булган бердәнбер белгеч була. Ярославль өлкәсендә эшләгән чорын, ул еллардан соң 44 ел гомер узып китсә дә, юбиляр бүген дә бертөрле җиңеллек белән искә ала.

- Ул якларда кеше белән эшләргә уңайлы иде. Маллар рационының шактый өлешен печән алып торгач, үлем-китем дә күп булмады.., - дип искә алучы Галимованың күңелендә туган җирендәге кайбер күңелсез, гаделсез вакыйгалар яңаруга юл калдырмаган кунаклар аның беренче тапкыр машина руле артына утыру өчен нинди әмәлгә баруын искә төшереп көлешеп алдылар. Бактың исә Казанда укыганда ук Гәүһәр апа транспорт белән идарә итү серләрен үзләштергән. Тик ветеринария буенча дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен бик күп укырга туры килү сәбәпле, ул правага сынау тотуга бармый калган. Ярославльдә эшли башлагач, совхоз директоры белән фермалар буйлап йөргән көннәрнең берсендә ул: "Мин дә машина йөртә беләм, хәтта правам да бар", - дип сүз катарга җөрьәт итә. Тегесе шундук Галимованы руль артына утырткан. Чыннан да йөртә белүенә инанган директор, ат җигеп йөрүдән азат итеп, докторга ГАЗ-69 автомашинасы бирмәсенме! Буген генә булган кебек бу көннәрдән соң да 45 еллап вакыт үтеп киткән. Беренче эш урынындагы җитәкчелекнең тырыш татар кызын бер дә җибәрәсе килми, 1970 елда кияүгә чыккан Гәүһәргә ире Фәнис белән төпләнергә торак та тәкъдим итә, әмма туган яклар яшьләрне үзенә тарта.

Гәүһәр Галимова Киров исемендәге колхозга кайтканда, аның фермаларында 2500 баш сыер, 250 баш ат, 2 мең баш дуңгыз, 12 мең баш сарык, кышларын 5 мең, җәйләрен 25 мең данәгә кадәр җитә торган кош-корт асралган. Аларга алты-җиде ветеринар хезмәт күрсәткән. Төрле чаклар булган - ишелеп дуңгыз үлгән елларда Галимованы судка тартып, штраф чапаган чорлар да, районның алдынгылар слетына чакыру алып та, соңгы минутта аны кире каккан мизгелләрдәге гарьләнүдән тамакка утырган төерләр дә аңарда яратып өлгергән хезмәтенә карата нәфрәт тудыра алмаган. Гәүһәр апаның икешәр хуҗалыкның малларын дәвалаган чорлары да булды. Бүген дә ул, җиденче дистәсен тутыруга карамастан, хезмәт фронтында. Маллар янына килү белән яшәү көчем арта, үз авылымда кирәкле булуым белән бәхетлемен, дип елмайган юбиляр, бәлкем, бу вакытта сагышлы мизгелләрдән онытылырга эш ярдәм итә дияргә теләгәндер...

Яшьли яратышып кавышкан Фәнисе белән Гәүһәр апа 14 ел гына яшәп кала. Армиядә хезмәт иткәндә очкычларның электр җиһазларын ремонтлау һөнәрен үзләштергән Фәнис техника "телен" бик яхшы аңлый торган булган. Шуңа күрә аны авылдашлары хөрмәт итеп профессор Фәнис дип йөрткәннәр. Ә күңелләренең иң нечкә кылларын да уятырлык моңлы тавышын аның авылдашлары әле дә хәтерли. Эшкә дип чыгып киткән гаилә башлыгы йөрәк өянәгеннән гомере өзелгәндә дүрт нарасыеның иң кечкенәсенә ике яшь тә тулмаган була. Гәүһәр апа балаларын үстерүдә төп ярдәмчесе, терәге булган каенанасын да берничә елдан кадерләп соңгы юлга озата. Күптән түгел ул 103 яшен тутырган үз әнисен җирли. Нәкъ менә соңгы көннәренә кадәр үз көнен үзе күреп яшәгән, хәрәкәттән бәрәкәт тапкан Маһиямал түти балаларын хезмәттән курыкмыйча, кыенлыклар алдында югалып калмаска өйрәтә дә. Ә бит алар бер анага сигез бала үсәләр, шөкер, барысы да исән-саулар. Гәүһәр апаның үз балалары да һөнәр ияләре булып, бүген үз тормышларын корып яшиләр.

Кичә алар бөтенесе төп нигезгә - газиз кешеләрен юбилее белән котларга җыелдылар. Бу көнне ул чәчәк бәйләмнәре тотып кайткан балалары һәм туганнарыннан гына изге теләкләр кабул итеп калмады. Илле елга якын гомерен терлекчелеккә багышлаган Гәүһәр Галимованы озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре, бер максат белән хезмәт юлыннан атлаган җитәкчеләр дә зурладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев