Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ихтирам нигезе - хезмәт

Тәҗрибәле механизатор, тырыш хезмәтчән, яхшы гаилә башлыгы, районның мактаулы гражданины - боларның барысы да Урал бистәсендә яшәүче авыл хуҗалыгы производствосы ветераны Тәкъсин Шәйхетдинов турында.

Үзенең 80 яшьлек юбилее көнендә, 28 февральдә, ветеран котлаулар һәм бүләкләр кабул итте. Район җитәкчелеге исеменнән Тәкъсин Миңнеяр улын социаль яклау бүлеге начальнигы Кәшиф Вәлиев котлады. Юбилярга нык сәламәтлек һәм дөньядагы барлык иминлекләр теләгәннән соң, ул район башлыгы Р. Нуриевның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подоваловның адреслы хатын укыды һәм бүләк тапшырды. Якташына изге теләкләрен әйтеп, истәлекле бүләген Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы А. Дәүләтгәрәев та бирде. Игътибардан бераз каушаса да, юбиляр иңнәреннән елларын алып ташлаган кебек булды, үзен егетләрчә тотты. Туендыручы Җир-анага Шәйхетдиновның мөнәсәбәте һәрвакыт үзгә булган. Ул мәкаләбез героен үстергән, чыныктырган һәм ихтыяр көчен формалаштырган. 1959 елның языннан Тәкъсин Миңнеяр улы үзенең тимер атында җир сөргән, тырмалаган, чәчкән, чапкан... Пенсиягә чыккач та әле ул озак еллар дәвамында эшләвен дәвам иткән. Сүз уңаенда, армиядә хезмәт иткән вакытында Шәйхетдинов 1956 елдагы Венгрия вакыйгаларында катнашкан. Шул сәбәпле, матур табигатьле туган авылына әйләнеп кайту тагын да татлырак булган. Туган ягы гүзәллеге белән соклану хисе еллар узгач та җуелмаган. Әйе, районда танылган механизатор туган җир киңлекләре матурлыгы белән автомобиль тәрәзәсе аша гына хозурланмаган: чәчү чоры булсынмы, уракмы, дустына әверелгән тракторында ул гаҗәеп таңнарны каршылаган, шәфәкъ кызыллыгына хозурланып, кояшны озаткан. Менә лаеклы ихтирам һәм игътибарның чыганагы кайда! Ни генә әйтмә, эшләреңне үзеңә алмашка килгән буынның онытмавы күңелле. Дөрес, мәкаләбез герое начар ишетүгә зарлана. Трактор тавышы тәэсир итте, ди ул. Ә аның тормыш иптәше Нәсимәгә мөрәҗәгать итеп әйтелгән бабайның яшь күренүе турындагы комплиментны тиз ишетеп алды һәм: "күз тидерә күрмәгез", - дип куйды. Сез нәрсә, Тәкъсин абзый, сезгә әле озак еллар дәвамында сәламәтлек юлдаш булсын. Балаларыгыз, оныкларыгыз һәм якташларыгыз куанычына!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев