Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Иске Каразирек авылыннан Фәүзия Хәлимова бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Иске Каразирек авылында яшәүче Фәүзия апа Хәлимова билгеләп уза. Каразирек халкының бердәмлеге, татулыгы әллә каян күренеп тора. Әлеге истәлекле көнне дә Фәүзия апаны тәбрик итәргә дип Каразирек халкы дәррәү кубып, бөтен урамнары белән килгән иде. Фәүзия апа ишле гаиләдә иң өлкән бала булып дөньяга килә....

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Иске Каразирек авылында яшәүче Фәүзия апа Хәлимова билгеләп уза.


Каразирек халкының бердәмлеге, татулыгы әллә каян күренеп тора. Әлеге истәлекле көнне дә Фәүзия апаны тәбрик итәргә дип Каразирек халкы дәррәү кубып, бөтен урамнары белән килгән иде. Фәүзия апа ишле гаиләдә иң өлкән бала булып дөньяга килә. Дөнья шулай корылган бит ул, кемгәдер бәхетне өеп-өеп бирә, ә кем өчендер бик мәрхәмәтсез була. Фәүзия апа да кечкенә вакытта ятим кала, моннан тыш, олы апа буларак аның әле 4 апаен да үстерәсе бар. Әмма ул сыгылмый, сынмый. Мәктәптә белем алганнан соң туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли башлый. Сугыштан соң фермада эшли. Лаеклы ялга чыкканчы сарыклар карауда була. Эшләү дәверендә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә, моның турыда аның бик күп санлы грамоталары, мактау дипломнары һәм бүләкләре сөйли. Юбилярның сурәте һәрвакыт мактау тактасында. Тормыш иптәше белән 4 балага гомер бүләк итәләр. Кызганыч, тормыш иптәше моннан сигез ел элек вафат була, аңа да карамастан Фәүзия апа тормышка ямьне югалтмый, һәрвакыт яңалыкка омтыла. Күрше-күләннән белән аралашып, авыл яңалыкларын белеп тора.


Әлеге юбилей көнендә дә аның янына бик күп кунаклар килгән иде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Иске Каразирек авылы җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, җирле ветераннар советы рәисе Мәгъсүм Әхмәтов, күршеләре юбилярга иң изге теләкләрен юлладылар. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән изге теләкләр җиткерделәр. Ә авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре юбилярга кечкенә концерт программасы әзерләп килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев