Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Иске Урыссу авылында яшәүче Рәвия Садыйкова - Урыссу авыл җирлегенең беренчел ветераннар оешмасы рәисе.

72 яшьлек Рәвия ханымның төп хезмәт юлы туган авылы белән бәйле.

Ул җирле почта элемтәсе бүлекчәсеннән лаеклы ялга чыккан, аны утыз ел дәвамында җитәкләгән. Иске Урыссуда туып үскән Рәвия, мәктәпне тәмамлагач, үзен төрле эшләрдә сынап караган. Ике ел КамАЗда эшләгән, соңыннан берничә ел Урыссу тимер-бетон эшләнмәләре заводында күтәрү краны белән идарә иткән. Әмма язмыш аны туган авылына алып кайткан, аннан ул сөйгән егетен армиягә озаткан. Рифкать аннан өч яшькә олырак. Ә алар арасындагы дуслык тугызынчы сыйныфта укыганда ук башланган. Рифкать – әти-әнисенең бердәнбер улы, Рәвия - күп балалы гаиләдән. Биатай буласы кеше - бригадир, бианасы – колхозда алдынгы сыер савучы. Ә кыз исә гади генә гаиләдән. Ләкин яшьләрнең хисләре шулкадәр тирән була ки, алар бер-берсеннән башка яшәүне күз алдына да китерми. Шулай итеп, Рәвия Садыйковлар йортына килен булып төшә. Бу зур йортта, Рифкатьнең әти-әнисеннән тыш, бианасының апасы да яшәгән.

- Әти белән әнигә без алты бала идек, - ди Рәвия Исмәгыйль кызы. - Әни колхозда төрле эшләрдә эшләде, әти – җиләк-җимеш-яшелчәчелек хуҗалыгында. Шунысын да әйтергә кирәк, әтиебез фронтовик иде. Сугыш башлангач, ул фронтка китә. 1943 елда, аягы һәм җилкәсе яраланып, өйгә кайта. Әти сугышта үзенең ничек  могҗиза белән исән калуын сөйли иде. Аңсыз яткан яраланган сугышчыны иптәше куркынычсыз урынга алып чыккан. Ә тирә-якта танклар гүли, ди. Әти гомер буе аксап йөрде. Ә колхозның алма бакчасын үзенеке кебек итеп карады. Мәсәлән, үз теләге белән кәбестә рәтләре арасына чокыр казып, аннан су җибәртә иде. Ул чорда бакчада ниләр генә үстермәделәр! Кура җиләге, карлыган, алма, балан, төрледән-төрле яшелчәләр... Безнең үз бакчабыз да 33 сутый иде. Чүпне өстән-өстән генә утасаң, әни, һичшиксез, кисәтү ясый. Без, бала-чага, кечкенәдән үк эшкә өйрәнеп үстек. Әни белән әтигә алты авыз булсак та, өйдә ашарга җитәрлек булды. Әни уңган хуҗабикә иде. Ихатада сыер, сарык, кош-корт тоттык. Ипине әни биш литрлы савытта баса иде. Әле күрше балаларын да ашата. Аларның  сыерлары юк, керсеннәр,  тамаклары туйганчы каймак ашасыннар, ди иде. Ләкин ипине үзләре белән алып керергә куша, чөнки бездә ашаучылар болай да күп. Өстәлгә дә тулы бер савытны утыртып куя. Ул үз балаларының гына түгел, башка чит балаларның да туйганчы сөт эчүен, каймак ашавын тели иде.

Рәвиянең олы улына өч яшь булганда, бинанасын паралич суга. Биатасы да чирләп китә. Шушы авыр вакытында аңа бианасының сеңлесе ярдәм кулы суза. Балаларны караша, бәйли, Рәвия эштән кайтканчы, шулпа кайнатып яки бәрәңге чистартып куя. Сүз уңаеннан, Садыйковларның өч уллары бар. Кызганычка, Рәвия апаның ире бик иртә вафат булган, алар бары тик 21 ел яшәп калганнар. Ничек кенә булмасын, язмыш аны шушы йортка алып килгән, чөнки ул нәкъ менә биредә, нәкъ менә шушы кешеләргә кирәк булган. Ни генә дисәң дә, аның яраткан эше, гаиләсе булган, ул әни булу шатлыгын кичергән. Дөрес, язмыш бүләк иткән бердәнбер кызлары гына бик иртә вафат булган. Рәвия Садыйкова якыннарының авыруларын, югалтуларны авыр кичергән. Әмма никадәр генә михнәт күрмәсен, күңеле тупасланмаган. Уллары да аңа төшенкелеккә бирелергә юл куймаган. Бүген Рәвия апаның алты оныгы бар, шуларның дүртесе кызлар. Димәк, язмыш аңа кыз бала яратуын татырга да насыйп иткән.

- Балаларыгыз бакча эшләрендә булышадыр? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

- Бакча хәзер тулысынча алар карамагында инде, - дип җавап бирә ул.

Һәм тагын. Иҗтимагый ветераннар оешмасы рәисе буларак, аның һич тә күңелсезләнергә вакыты юк. Җирлектә 200дән артык пенсионер гомер итә. Алар арасында актив җәмәгать эшлеклеләре дә, өйдә торучы өлкән яшьтәге хөрмәтле кешеләр дә бар. Ләкин нинди генә үтенеч белән мөрәҗәгать итсәң дә, аларның берсе дә үтенечне кире какмый. Монда кешеләр дус-тату, ди Рәвия апа. Әйтик, махсус хәрби операция белән бәйле вакыйгалар яктылыгында, узган ел әлеге җирлектән район үзәгендәге кабул итү пунктына 25 тапкыр гуманитар йөк җибәрелгән. Сүз уңаеннан, авыл осталары бәйләгән йон оекбашларны башкаларга да үрнәк итеп куялар. Чөнки оекбашны бәйләгәндә, кунычның биеклеге һәм киңлеге дә исәпкә алына. Акча җыю, исемлек буенча алгы сызыктагыларга кирәк булган әйберләрне сатып алу, окоп шәмнәре ясау, өй токмачы әзерләү... Биредә бар эш тә бергәләп, ихлас күңелдән башкарыла. Тагын шуны да өстисе килә, Рәвия Садыйкова күптән түгел «халык» исемен яулаган «Дулкын» вокал үзешчән ансамбленә дә йөри.

Әйе, аның тормыш юлында барысы да булган, ул утны да, суны да кичкән... Бүген аның тормышында иң кадерлеләре -  яраткан оныклары. Аларның шат тавышларын ишетү, елмаю-көлүләрен күрү аның күңеленә рәхәтлек бирә, йөрәгенә шифа өсти.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев