Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Бүген, 18 февраль, Ютазы районының мактаулы кешесе, авыл хуҗалыгы ветераны Əсгать Абдуллинның гомер бәйрәме

Татарстан Республикасының hǝм Рǝсǝй Федерациясенең «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмǝткǝре» Əсгать Гали улы Абдуллин юбилеен каршылый

Җирдǝ яз сулышы, җиhанда тереклек тибеше сизелǝ башласа, ул hǝр иртǝне борчу белǝн уяна: «Уҗымнар ничек кыш кышлады икǝн, ташу тɵшеп, су басмасмы? Чǝчʏлек орлык быелга җитǝрме?»  Тынгысыз җанның, йɵзлǝгǝн-меңлǝгǝн сорау-мǝшǝкатьлǝре кɵн дǝвамында миен бораулап тору сǝбǝпле: хуҗалык билǝмǝлǝрен кʏзǝтʏ, ферма маллары тук булсын өчен салам-сенаж-фураж кʏлǝмен күз уңында тоту, эшчелǝрнең хǝл-ǝхвǝлен белешеп йɵрʏ, утыз алты ел эшлǝʏ дǝверендǝ аның канына сеңгǝн. Шул  утыз алты елның  утызы  Ташкичʏ авыл җирлегенең киң кырларында, иксез-чиксез билǝмǝлǝрендǝ  урын алган «Тукай» исемендǝге хуҗалыкның дилбегǝсен тотып узып киткǝн, ǝ гомʏми эш стажы илле елга якынлашып бара.

              Кем турында сырлый-сайрый соң бу? Аңлатып язырга ярамыймы икǝнни ,-диясезме? Сʏзем – Ютазы районының мактаулы кешесе, Татарстан Республикасының hǝм Рǝсǝй Федерациясенең «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмǝткǝре» исемнǝренǝ лаек булган, Кече Урыссу авылында гади крестьян гаилǝсендǝ дɵньяга килеп, урта мǝктǝп, Байкал ярлары буенда армия хезмǝте, Бɵгелмǝ техникумын тǝмамлап, туган авылында хезмǝт юлын башлаган, февраль аеның карлы –буранлы  җил-җилǝсендǝ тʏгǝрǝк санлы гомер бǝйрǝмен каршылаучы – Əсгать Гали улы Абдуллин турында иде.

            Маңгайдагы сырлы буразналар, чигǝ чǝчен каплаган кɵмеш «бǝс» - яшьлекнең җилдертеп узып китʏен сиздерʏче билгеләр, ǝмма йɵрǝк…..йɵрǝк  ярсу,  сабантуена ǝзерлǝнʏче чаптар аргамактай,  яз җитʏгǝ алгысына , «дɵп-дɵп» килеп тибенеп, офыкларга тиклем җǝелгǝн киң басу-кырлар тʏренǝ ашкына. Билǝʏсǝдǝ яткан сабый кʏңеленǝ ǝнкǝй тарафыннан, сугыш кырыннан дары исен «җан тʏренǝ» сеңдереп кайткан ǝткǝй амǝнǝтлǝре, гомер буена туган илгǝ, газиз җиргǝ тугъры булып калырга дигǝн ɵндǝмǝ аны шулай туктамыйча, җиңʏ яулап алга барырга атлата да атлата. Эх, җырланмаган ǝле кʏпме җырлар, яуланмаган ǝле  кʏпме ʏрлǝр! Барысы да ǝле алда,алда!

                                                                                                                            Илсɵяр Валеева,Кече Урыссу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев