Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ютазы районының өч хатын-кызы дипломант булды

Зәй шәһәрендә узган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең төбәк өлешендә районыбызның гүзәл затлары лаеклы җиңү яулады.

Аларның берсе — Ирина Садыйкова белән без инде сезне таныштырдык. Бүген сүз Илмира Сираева турында барачак.
Илмира Сираева «Хатын-кыз — ел үрнәге» бүлегендә җиңү яулады. Ул Иске Каразирек авылында туган, мәктәпне «бишле» билгеләренә тәмамлаган. 1989 елда өлгергәнлек аттестаты алгач, башка сыйныфташлары белән бергә туган авылында калган. Бу чор районның авыл мәктәпләрен тәмамлаучыларга бер ел колхозда эшләргә тәкъдим ителгән заманнар була. Шулай итеп, Илмираның хезмәт юлы «Байкал» колхозында башлана. Әмма шуны да өстәп әйтергә кирәк: Илмира моны мәҗбүри эш дип кабул итми.

— Мин беркайчан да шәһәр тормышына кызыкмадым, — ди Илмира Риф кызы. — Ничек кенә булса да, мин авылга кайткан булыр идем. Мәктәптә укыганда ук, җәйге каникулларда, әнигә колхоз сыерларын саварга булыштым, урып-җыю вакытында "зерноток«та, лабораториядә эшләдем, сарык йоны алыштым. Үзем эшләп алган беренче хезмәт хакына катушкалы магнитофон сатып алдым. Әлбәттә, әнигә һәм гаиләдәгеләргә дә әйберләр алдым.

Кыскасы, кыз бернинди физик эштән дә баш тартмаган. Шул ук вакытта ул шактый иҗади сәләтләргә дә ия булган. Һәрвакыт үзешчән сәнгатьтә катнашкан, шигырьләр язган, җырлаган. Әйе, Илмира ханым бик матур итеп җырлый. Бу сәләтем әнидән күчкән, ди ул. Яшьлегендә авылның иң уңган егетенә гашыйк була кыз. Азат ул вакытта Түбән Камада эшләгән, ләкин сөйгәне өчен туган авылына әйләнеп кайткан. Тиздән яшьләр өйләнешеп, гаилә корган. Сираевлар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Олысы Айдар 2022 елның октябрендә өлешчә мобилизация буенча хезмәткә алынган. Шушы көннәрдә ул икенче тапкыр ялга кайткан. Айдар гаиләсе — хатыны һәм ике улы белән Урыссу бистәсендә яши. Кызы Гөлия теш технигы һөнәрен үзләштергән һәм хәзер Мәскәүдә гомер итә, ире белән бер кызы тәрбияли. Икенче уллары Илһам Уфа дәүләт сәнгать институтында опера җырлау сәнгате буенча укыган.

Махсус хәрби операция башлангач һәм улы мобилизация буенча хезмәткә алынгач, Илмира волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә башлый. Ул авылда маскировка челтәрләре үрү буенча эш башлап җибәрә. Авылдашлары да бу башлангычыны күтәреп ала. Бүген Иске һәм Яңа Каразиректә әлеге юнәлеш буенча эш алып барыла. Хатын-кызлар алгы сызыктагы сугышчыларыбыз өчен оекбашлар бәйли, эчке кием һәм урын-җир әйберләре тегә, өй токмачы кисә, хатлар яза, шулай ук мәдәният бүлеге артистлары белән берлектә хәйрия концерты уздырганнар. Кыскасы, алар алгы сызыктагы егетләребезгз гуманитар ярдәм җыеп озата. Илмира Сираеваның килене Руфия шулай ук коры аш, ботка әзерләү буенча волонтерлар төркеме оештырган.

— Волонтерлык эше күп көч, белем һәм күнекмәләр таләп итә, — ди Илмира ханым. — Бу эштә миңа ирем зур ярдәм күрсәтә. Ул үз кулы белән материал кисү өчен станок ясады. Бүгенге көндә ике күрше авыл — Иске һәм Яңа Каразирек хатын-кызлары 75 маскировка челтәре үрдек. Бу үзе үк авыл халкының бердәмлеге һәм татулыгы турында сөйли. Балачакта өйрәнгән һәр эшнең — бәйләү, аш-су әзерләү һәм хисапчы эшенең дә кирәге чыкты. Волонтерлык эшеннән тыш, мин безнең белән бергә яшәүче 89 яшьлек әниемне дә карыйм.

Илмира Сираева татар телендә шигырьләр яза, кирәк булганда аларны рус теленә тәрҗемә итә. Махсус хәрби операция һәм улының хезмәткә алынуы белән бәйле вакыйгалар нәтиҗәсендә, аның күңелендә шундый шигъри юллар туган: «Елмаю артында ни ята?/ Сагышка төрелгән көннәрме?/ Елмаю артында ни ята?/ Йокысыз үтелгән төннәрме?..»

Әйе, безнең район авылларында әнә шундый хатын-кызлар яши: алар хатын-кыз башлангычының чын үрнәге булып тора, алар үз туган җирләренә һәм ата-бабаларыбыз васыять итеп калдырган тормыш кыйммәтләренә тугрылык, хөрмәт саклап гомер кичерә.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев