Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Каразирек авылыннан Котловскийлар кебек яшьләр хәзер сирәк

Укучыларыбызга инде дүрт дистә елга якын дәвам иткән беренче караштан мәхәббәт тарихын бәян итәсем килә. Ирле-хатынлы Котловскийлар күптән түгел бергә яшәүләренең түгәрәк датасын билгеләп үттеләр.

Кырык биш ел элек Иске Каразирек авылында Котловскийлар гаиләсендә Илшат исемле малай туа. Шул ук вакытта Яңа Каразирек авылында Гөлнара (анар чәчәге) исеме кушылган кыз дөньяга аваз сала. Ул чынлап та сөйкемле һәм зифа булып үсеп җитә. Тагын ул әле энергияле, белемгә омтылучан һәм мөлаем була.

Ике авыл арасында каен урманы үсә. Бу ике авыл бала-чагасының очрашу урыны да була. Биредә Илшат үзенең Гөлнарасын очрата да инде. Менә нарасыйларның мәктәпкә барыр чоры да җитә. Илшат һәм Гөлнара бер парта артына утыралар. Илшат һәм Гөлнараның яшьлеге узган гасырның сиксәненче елларына туры килә. Бу яшьлекнең тамырларда кан уйнап торган, күңелләрдә җыр яңгыраган, илең синең белән горурлансын өчен батырлык кылырга омтылган чагы була. Бу әле тагын коммунистик яшьләр идеяләренең аларны зур эшләргә чакырган чоры да. Алар мәктәпне тәмамлаганга кадәр бер ел алдан тергезелгән уку йортын бетергән Илшат һәм Гөлнара колхозда калырга карар итә. Гөлнара фермага савымчы булып урнаша, Илшат - механизатор.

Белемгә омтылу, белгеч булу теләге Илшатны Буа авыл хуҗалыгы техникумының зооветеринария читтән торып уку бүлегенә, Гөлнараны - Казан авыл хуҗалыгы институтының (хәзер Казан дәүләт аграр университеты) икътисад факультетына алып килә. Аңа кадәр Илшат армия сафларында хезмәт итеп кайта. Сөеклесе хезмәт иткән Германия Гөлнара өчен кеше җиталмастай билгесез тараф була.

Гөлнара Илшатны армиядән көтеп ала һәм алар шул елны ук туй ясап өйләнешәләр. Бу вакытта Котловскийларның яшь гаиләсе әти-әнисе йортында өченче буын булып яши башлый. Әлбәттә, Гөлнара бианасы һәм бианасының бианасы - тормыш иптәшенең әбисе белән озак тормый. Биредә аларның беренче балалары туа. Тиздән колхоз яшьләрне шәхси торак белән тәэмин итә. Анда инде кызлары һәм төпчек малайлары дөньяга килә.

Котловскийлар туган хуҗалыкларында хәзер 25 елдан артык хезмәт куя. Аларның гаиләләрен белгән кешеләр мәкаләбез геройларын намуслы, хезмәт сөючән гаилә буларак характерлый. Авыл халкы, күршеләре, туганнары аларны ярдәмчел, кешелекле, кеше хәленә керә булучан затлар дип билгели. Өч балаларын да алар эшчән, белемгә омтылучан итеп үстерә. Быел өлкән уллары нефть институтын тәмамлаган, кызлары Казанда химия-технология университетында белем ала, кече уллары җиденче сыйныфта укый.

Хуҗалыкта һәм Иске Каразирек авыл җирлеге секретариатында мәшгуль булуларына карамастан - Илшат - җитәкченең уң һәм сул кулы, Гөлнарада җирлекнең шактый күп документациясе, гаилә хуҗалыгында мал-туар аз түгел. Шуңа да карамастан, Гөлнара даими мәшәкатьләрдән алҗымаган. Ул яшьлегендәгечә чибәр, үзенә игътибар итәргә вакыт таба. Сөекле тормыш иптәшен тәрбияләргә өлгерә. Котловскийларның өч баласы да сурәттән күчереп төшергән кебек соклангыч.

Фоторәсемгә карагыз әле: бу парга караш ташлау гына да ике гашыйк арасында кабынган мәхәббәт аларның йөрәкләрен мәңгегә бәйләве һәм бүгенгәчә, үз ялкыны белән тирә-юньдәгеләрне дә җылытып, януын дәвам итүе турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев