Ютазы таңы
  • Рус Тат
  • Каразирелеләр гаилә подрядына оешып эшли

    Иске Каразирек авылында яшәүче Рәмзия һәм Рәис Нуруллиннар асрый торган ишле терлекне бик тиздән яңа торак туе көтә.

    Йөз метр квадрат метр мәйданда блоклардан өеп менгерелгән бинада бүген төзелеш эше тулы көченә бара.
    - Яңа өй туен кайчанга билгеләдегез? - дип хуҗадан сорыйм.
    - Отпуск тәмамланырга атна-ун көн вакыт калды. Шул арада күләмлерәк эшләрне бетереп каласы килгән иде дә, ничек булыр…
    Күләмлерәк эшләр дип Рәис беренче чиратта түшәм җәюне атады. Тәрәзә һәм ишекләр куясы бар. Шуны әйтергә кирәк, шушы көнгәчә башкарылган барлык эшләрне Нуруллиннар үз көчләре белән алып барган. Яңа абзар төзүчеләргә дәүләт тарафыннан бирелгән 200 мең сум акчаны әле алар файдалана башламаган.
    - Беренче карашка гына зур сумма кебек тоела ул… Бөтен тәртибен китереп абзарны файдалануга кертим дисәң, тагын берничә шундый сумма таләп ителә. Картлар: «Өй төзүнең ние бар - мүклисе дә чутлыйсы», - дип юкка гына әйтеп калдырмаганнар, - дип елмаючы хуҗа сүзләрендә, әлбәттә, хаклык бар.
    Бүген Нуруллиннар шәхси ярдәмче хуҗалыкларында утыз башка якын мөгезле эре терлек асрый. Шуның сигезе - сыер малы. Бик тиздән ул тугызга тулачак - таналарның берсе бәби көтә. Хуҗа яңа абзарын гомумән ун баш сыер бәйләргә исәп тотып тергезгән. Сүз уңаеннан, мини-ферма төзегәнгә бүлеп бирелә торган хөкүмәт ярдәменең бер шарты шунда ки, субсидия алучы кеше ел ахырына ана мал башын сигез башка җиткерергә тиеш.
    - Мал асрап, җан асрыйбыз. Менә бүген сугымга озатырлык авырлык җыеп килүче алты баш үгез бәйләүдә тора. Аларга алмашка бозаулар үсә. Яшь малны халыктан да сатып алабыз.
    Нуруллиннар терлек азыгын да үз көчләре белән туплый. Бүлеп алган пай җирләрендә печән һәм ашлык үстерә. Үзенә кирәк булган күләмнән артык калганын сатуга куя. Тик менә быел һава торышы гына авыл агаен әлләни куандырмады: читкә сатарлык азык запасы калмады, дип зарланып алды Рәиснең авылдашы Земфир Мөхәммәтҗанов. Земфир да быел төзелеш эшен зурдан кубып алып барган. Түбә астына алып, идән һәм улакларны капиталь ясап, утар тергезгән. Кышларын, моционга чыккан малларга ышык ясап, азык дворын да шунда ук оештырган. Якын киләчәктә әлеге утар бүген стеналары таштан өеп менгерелгән мини-ферма белән тоташачак. Зенфир анысын да шактый зур мәйданда төзи башлаган. Хуҗаның планнары да зурдан икән шул: ике дистдән артык мөгезле эре терлек, 20 баш сарык асраучы гаилә сыер санын тагын да арттырмакчы һәм яңа абзарда аларны гына урнаштырып калмыйча, башка малларга да урын бүлеп бирмәкче. Шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы мини-фермада сөт үткәргеч, савым залы, танк-суыткыч та урнаштырмакчы. Шул рәвешле ул хатыны Розалиянең эшен күпкә җиңеләйтмәкче. Шулай булмыйча ди, хатын-кызның йорт-җирдәге эшен болай да тавык чүпләп бетерә алмый. Тавык дигәннән, елның-елында кош-кортны мулдан алып үстерүче Розалия быел да илле бройлер, утыз мулард, ун каз алып үстерегән.
    - Безнең Ютазы районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлекчелек бинасы төзүдә ярдәм күрсәтүгә нигезләнгән әлеге программа икенче елын эшли. Узган елда аның кысаларында дүрт мини-ферма тергезелгән булса, быел сигез бина сафка куелачак. Бу максатлар өчен тиешле акчалар районга кайтып җитте. Әлеге программа, һичшиксез, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә зур этәргеч булып тора. Шуның кадәр зур чыгымнар тотып, өр-яңадан абзар салган кешенең терлек асрауга теләге кимемәячәк, табигый ки, продукция дә артачак. Шуны әйтергә кирәк, республика Хөкүмәтенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларга күрсәтә торган ярдәме моның белән генә чикләнми. Быел ана мал тоткан халык чираттагы тапкыр субсидия алды. Шул ук вакытта, кызганычка, авыл кешесе буаз һәм башмак таналар сатып алу программасын инкяр итте. Гәрчә аның бер шарты булып, сатып алган һәр баш тана малга чыккан бәянең 15 мең сумы кире кайтарып бирү торса да. Әлбәттә, әлеге программаларга кушылу өчен бераз бюрократия баскычларын узарга туры килә, шулай да аларның һәркайсы шәхси ярдәмче хуҗалыкларны тергезүгә, халыкның үзмәшгульлеген арттыруга йөз тота, - дип шәрехләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: