Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Картаймагыз әле, ветераннар!

Агымдагы атнада Бөек Ватан сугышы ветераннары туган көннәре уңаеннан котлаулар кабул иттеләр.

Районда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарының иң өлкәне Зәки ага Мәрдановка 14 февраль көнне 100 яшь тулды. Иске Урыссу авылында гомер кичерүче карт солдатны республика Президенты котлады. "Хөрмәтле, Зәки Садыйк улы! Сезне бер гасырлык гомер бәйрәмегез - 100 яшь тулган көнегез белән тәбрик итәм. Сез - Бөек Җиңү яулаган буын вәкиле. Тәкъдирегезгә язылган тормыш авырлыкларын зур ныклык белән узып, Сез тиңдәшсез каһарманлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге күрсәттегез. Сезгә исәнлек, бәхет телим!", - диелгән Р. Миңнехановның котлау телеграммасында. Әлеге изге те-ләкләргә район башлыгы вазифаларын башкаручы Р. Нуриев, социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев, Урыссу авыл җирлеге башлыгы И. Мәрданов, "Таң" ҖЧҖ вәкиле И. Гарипов кушылдылар, юбилярга бүләкләр тапшырдылар.
1941 елда фронтка алынган Зәки Садыйк улы утлы юлларны шофер булып узган. Фашист коллыгыннан иксез-чиксез Советлар Союзын гына түгел, Европаның шактый илләрен дә азат иткән солдат туган ягына 1946 елда әйләнеп кайткан. Хәзер "Октябрьская база" дип аталган предприятиегә эшкә урнашкан, бераздан соң К. Маркс исемендәге колхозда хезмәт юлын дәвам иткән. Лаеклы ялга чыкканнан соң да ун ел буена ул кран автомашинасында эшләгән. Хатыны белән биш балага гомер биргәннәр. Бүген Зәки ага кызлары, оныклары, оныкчыклары тәрбиясендә яши. Соңгы елда сәламәтлеге шактый какшый төшкән әтиләренә, бабаларына алар кадер-хөрмәтнең иң җылысын күрсәтәләр.
Урыссу бистәсендә яшәү-че Гайнанша Хәсәншинга (сурәттә) 15 февральдә 90 яшь тулды. Бакалы районының Килкәбез авылында туган, башлангыч белем алган, үсмер килеш колхоз эшенә җигелгән Гайнанша 19 яшендә Бөек Ватан сугышына чыгып киткән. Төньяк флот составында дошманга каршы көрәшкән. Бөек Җиңү килгәч тә, фронтовик туган ягына әйләнеп кайта алмаган. Ул 1947 елның ноябренә кадәр хәрби хезмәт узган. Туган авылына әйләнеп кайткан солдат колхозга эшкә чыккан. Чибәрлеге, уңганлыгы, пөхтәлеге белән тирә-якта дан тоткан Наҗия исемле кызга өйләнгән. Һәм алар сигез балага гомер бүләк итеп, 64 ел бергә тормыш иткәннәр. Хәсәншиннар гаиләсе авылларында үзе бер гаилә булган. Аларның татулыгына, бердәмлегенә, аш-суга осталыкларына, йорт-җирләрендәге тәртипкә күпләр сокланган. Сүз уңаенда, Гайнанша ага балта остасы булган, аның кулы эшләгән агач эшләнмәләре үзгәлеге белән аерылып торган.
Гайнанша ага белән Наҗия апа соңгы җиде елларын кызы Лилия, кияве Газинур Кәлимуллиннар тәрбиясендә яшиләр. Кызганычка, былтыр алар әниләрен җирләгәннәр. Гайнанша агага ялгызлык ачысын сиздермәс өчен балалары бөтен уңайлыкны тудырганнар. Карт солдатның урыны түрдә.
Юбилярны гомер бәйрәме белән район җитәкчелеге исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев, сугыш һәм хез-мәт ветераннары советы вәкилләре тәбрик иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев