Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Көчле ихтыярга күкләр буйсына

Моннан дүрт ел элек Ютазы районында эшләү тәкъдимен кабул иткән Рөстәм Нуриев, Татарстан картасына күз ташларга мәҗбүр була: республикада чынлап шундый район бар микән?

Россиянең төрле калаларында яшәргә, гомеренең бер өлешен нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә уздырырга туры килгән кешенең күңеленә районыбызның тормыш сөючән, ачык йөзле, эш өчен янып торган халкы, матур табигате, бүгенге көнгәчә сакланып килгән гореф-гадәтләре хуш килә.

Ютазы районында хезмәт куя башлаган беренче көненнән үк Рөстәм Нуриев барлык эшләрен гади халык мәнфәгатьләрен алга куеп башкара. Үз-үзенә таләпчән кеше генә башкаларга да таләпчән була ала. Аның һәр эшкә иҗади якын килә белүе, максатчанчанлыгы, тәвәкәллеге, үҗәтлеге, кайвакыт кырыслыгы бер команда булып хәрәкәт итүче хезмәттәшләрен дә үз вазифаларына җитди карарга, башкарган эш-гамәлләре өчен җавап тотарга өйрәтә. Нәкъ менә шулай бердәм булып, уртак нәтиҗә өчен куелган хезмәт нәтиҗәсе бүгенге көнгә генә түгел, якты, матур киләчәккә дә өмет уята.

Соңгы елларда район күркәм үзгәрешләр кичерә. Юллар, ишек аллары төзекләндерелә, яшел үсентеләрдән урман полосалары үсеп чыга, әйтик, соңгы өч ел эчендә район территориясендә 10 меңгә якын агач үсентеләренә һәм куакларга гомер бүләк ителгән. Чөнки табигате яшел, сулар һавасы саф булган җирдә генә халык үзен бәхетле хис итеп, зур эшләргә җөрьәт итә ала. Әле кайчан гына даланы хәтерләткән бистә чикләрендә бүген төзелеш кайный. Күз ачып йомган арада калкып чыккан йортлар, салынган юллар, төзелгән инфраструктура уңайлыклары нәтиҗәсендә барлыкка килгән Солнечный микрорайонында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен тергезелгән тораклар үзәк урынны алып тора. Гомумән, районда йортлар төзелешенә җитди игътибар бирелә. Соңгы 2013 елда гына да 10 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, 49 ветеран яшәү шартларын яхшырткан. Бу юнәлештәге эш быел да дәвам итә. Әле күптән түгел генә, май аеның кояшлы якты бер көнендә район башлыгы Рөстәм Нуриев 29 ветеранга өр-яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды.

Район җитәкчелеге мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт өлкәләрен дә күз уңында тота. Соңгы елларда мәктәп һәм балалар бакчаларын ремонтлауга, хаҗәт булган җиһазларны сатып алуга 120 миллион сумга якын акча тотылган. 2011-2015 елларда сәламәтлек саклау тармагын үстерү өчен махсус кабул ителгән муниципаль программа буенча үзәк район хастаханәсенең матди-техник базасы ныгытыла. Ютазы районы оешуга 20 ел тулу хөрмәтенә "Энергия" стадионы тамырдан үзгәртеп корылса, 2013 елда Бәйрәкә авылында "Батыр" комплексы тантаналы шартларда ачылды. Шул рәвешле, төбәгебездә спорт төрләрен үстерүгә, спортчылар тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Хәер, Рөстәм Нуриев үзе дә сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Аның белән бик еш велосипедта йөргәндә, "Олимп" спорт комплексы бассейнында йөзгәндә очрашырга мөмкин.

Авыл хуҗалыгы тармагы - район икътисадында әһәмиятле урынны алып тора. 2012 елда район җитәкчелегенең катгый күзәтүе астында әлеге өлкәгә анык анализ ясалды һәм аның төп проблемалары билгеләнде. Аларны чишү өчен район башлыгы ел саен агротармакка матди ярдәм күрсәтү җаен эзли һәм таба. Агымдагы елда гына да инде терлекчелек тармагын заманча шартларда эшләрлек итеп үзгәртеп ясауга 6 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән.

Район тормышындагы көнүзәк сорауларны чишүдә, төрле дәрәҗәдәге эшләргә тотынуда, әлбәттә, җирле бюджетны оештыручы, тулаем территориаль продукция җитештерүне елдан-ел арттыручы сәнәгать предприятиеләре һәлиткеч роль уйный. Район җитәкчелеге күреп өлгерә алмаган проблемаларны иҗтимагый совет әгъзаларының күтәреп чыгуы, аларны хәл итү юлларын уртага салып эзләүләре, урам комитетларының янәдән тергезелүе - барысы да уртак йортыбызны тагын да төзек, тагын да күркәм итеп күрү максатында гамәлгә ашырыла. Рөстәм Нуриев игътибар үзәгендә тотучы тагын бер сорау - ул кадрлар. Бүгенге көндә район биргән юллама буенча сигез кеше төрле югары белем бирү йортларында һөнәр үзләштерә. Әлеге егет һәм кызлар якын киләчәктә югары квалификацияле архитектор, укытучылыр, табиблар, мәдәният тармагы һәм муниципаль хезмәткәрләр булып кайтып, туган-үскән җирләрендәге тормышны тагын да бай, мул, бәрәкәтле һәм бәхетле итү өчен үзләренең остазлары белән кулга-кул тотынып хезмәт куярлар, дип ышанасы килә.

Тормышның кайсы гына тармагын алма, алга китеш күз алдында, башкарасы эшләр, уй-теләкләр дә шактый. Һәм ул матур хыялларны томышка ашыру өчен бер фикердән чыгып эш итәргә кирәк, дип саный район башлыгы. Һәм без, район газетасы редакциясе коллективы, аның бу ифрат та җаваплы, киеренке хезмәтендә яңадан-яңа уңышлар телибез. Әлбәттә, халык белән эшләгән кешегә беркайчан да җиңел булмады. Берәүләр сине хупласа, икенчеләр ярдәм кулы сузарга ашыкса, өченчеләр тәгәрмәчкә таяк тыгарга тырыша. Без исә Рөстәм Нуриевка тирә-юнендә таяна алырдай чын дуслар, төпле фикердәшләр, акыллы хезмәттәшләр телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев