Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Көрәшче, Хезмәтче, Кеше

Узган атна ахырында район җитәкчелеге күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Бөек Ватан сугышында катнашучы Урыссу ГРЭСы ветераны Иван Шокуровны хөрмәтләде.

Иван Григорьевичның сугышчан юлы Касторнее-Малоархангельск торак пунктыннан Эльба елгасына кадәр сузыла. Ул Белоруссияне, Көнбатыш Украинаны, Польшаны, Германияне азат итүдә катнаша.
Разведчик Шокуров Ковел шәһәре янында, Висла буенча һәм Берлиннан көньяк-көнчыгыштарак камалган дошман группировкасын юк иткәндә бик яхшы хәрәкәтләр өчен дүрт тапкыр Советлар Союзы Югары Башкомандующие, Генералиссимус боерыкларында билгеләнгән дивизиянең данын арттыра. 1944 елның июлендә Югары Башкомандующий боерыгы белән немецлар оборонасын өзгән өчен кызылармеец Шокуровка шәхсән рәхмәт белдерелә. Ул "Батырлык өчен" медальләре, III дәрәҗәдә Дан ордены, Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Берлинга кадәр җитә, 1947 елда демобилизацияләнә. Тыныч тормышта Иван Григорьевич 30 ел Урыссу ГРЭСында эшли, тынгы белмәс хезмәте белән предприятие җитәкчелегенең һәм коллективның лаеклы ихтирамын яулый.
Ил хөкүмәте кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш булган, Бөек Ватан сугышы исемен алган алышта катнашучыларның хезмәтләрен югары бәяли. Район башкарма комитеты җитәкчесе А. Подовалов, район башлыгы һәм шәхсән үз исеменнән Иван Григорьевичны 90 яше белән котлап, аңа кыйммәтле бүләк тапшырды. Юбилярны котларга үзе эшләгән предприятиедән дә килделәр. Урыссу ГРЭСы директоры В. Петров, профсоюз оешмасы рәисе Н. Гребенюк һәм станциянең ветераннар советы рәисе А. Филлипов үз ветераннарының производстводагы казанышларын ассызыкладылар, аңа күп еллар дәвамында сәламәтлек теләделәр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Юбилярга акчалата бүләк "Татэнерго" акционерлык җәмгыятеннән дә көтелә, дип билгеләп үтте Петров. Җылы котлау сүзләрен тантана сәбәп-чесенә социаль яклау бүлеге начальнигы К. Вәлиев, шулай ук бүләк тапшырган район ветераннар советы рәисе З. Глушкова да җиткерделәр.
күптән түгел Шокуровлар Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасын тормышка ашыру кысаларында тө-зелгән яңа йортка күченде. Бу чал чәчле ветеранның эшләре онытылмавының иң яхшы дәлиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев