Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Мәхәббәткә һәм тугрылыкка мәдхия

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә район загс бүлегендә "Минем гаиләм - минем куанычым" бәйрәме узды. Әлеге гаиләләрдә үзара мәхәббәт һәм ихтирам зур кыйммәт булып тора.

Бәйрәмнең төп геройлары быел бергә тормыш итүләренең 55 еллыгын бәйрәм иткән Любовь Степановна һәм Анатолий Федорович Купцовлар, 15 ел элек йөрәкләрен бәйләгән Илсөяр һәм Рамил Валеевлар, кулга-кул тотынышып тормыш буйлап 13 ел атлаган Ләйсән һәм Рузил Сәйфетдиновлар булды. Загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова ирле-хатынлы Купоцовларга Россия Федерациясенең "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален һәм Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча Оештыру комитетының мактау грамотасын тапшырды. Анда Купцовларның гаилә союзы үзара мәхәббәткә һәм тугрылыкка нигезләнгән мөнәсәбәтләрнең якты үрнәге булып тора, диелгән. Анатолий Федорович озак еллар дәвамында оборона предприятиесендә эшләгән, күп кенә эшче һөнәрләр үзләштергән, ә аның тормыш иптәше Любовь Степановна үзенең хезмәт эшчәнлеген медик буларак башлаган, әмма күңеле белән һәрвакыт аның билгеләнеше - балалар тәрбияләү белән шөгыльләнү икәнлеген аңлаган һәм балалар бакчасына эшкә күчкән. Нәтиҗәдә ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире булып егерме елдан артык эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, Любовь Степановна башлангыч ветераннар оешмасын җитәкли. Купцовлар ике ул үстерә, аларның олысы Якутиядә зур предприятие җитәкчесе булып хезмәт куя, кечесе егерме ел инде тимер юл тармагында эшли. Купцовларның ике килене дә педагоглар. Хәзерге вакытта Людмила Степановнаның һәм Анатолий Федоровичның дүрт оныгы үсеп килә.
Валеевлар Кече Урыссу авылында яши. Алар ике ул тәрбияли. Рамил Кәбир улы гаилә башлыгы гына түгел, җирлек башлыгы да. Тормыш иптәше Илсөяр җирле китапханәдә хезмәт куя. Сәйфетдиновлар исә Подгорныйда яши. Рузил һөнәре буенча төзүче, ә Ләйсән клубта эшли. Бу гаиләдә әти-әниләре шатлыгы булып ике ул һәм бер кыз үсә.
Бәйрәмгә чакырылучы парлар хөрмәтенә җырлар башкарылды һәм сый-нигъмәтле өстәлләр әзерләнгән иде. Тантана сәбәпчеләренә конкурсларда катнашып, үз мөнәсәбәтләрен, белемнәрен һәм талантларын күрсәтергә тәкъдим ителде. Һәр гаилә концерт номеры һәм үз ашамлыгын ("фирменное блюдо") тәкъдим итте, аннан барлык бәйрәмдә катнашучылар авыз итте. Иң зирәк гаилә - Купцовлар, иң иҗади - Валеевлар булды, ә күп балалылар, әлбәттә инде, Сәйфетдиновлар иде. Очрашу турында истәлек итеп, барлык гаилә парларына бүләкләр тапшырылды, ә Сәйфетдиновларга, күп балалы гаилә буларак, "Бердәм Россия" партиясе җирле бүлекчәсеннән махсус бүләк тә бирелде. Гаилә парларына Купцовлар белән бергә аларның зур шатлыкларын уртаклашырга килгән дуслары катнашучыларның киләчәк тормышларында бәхет теләделәр. Очрашу ахырында парлар өчен Мендельсон маршы яңгырады.
Бәйрәмне оештыруда загс һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләреннән тыш, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия секретаре Ильвира Абашева да катнашты. Аның сүзләре буенча, мондый чаралар барлык гаиләләргә, аеруча, ата-аналарның әхлаксыз тормыш рәвеше, үзара ераклашуы, эгоистлыгы аркасында балаларның газап чигүенә һәм юлдан язуына китергән имин булмаганнарына, үзара ихтирамда һәм ышанычта якыннарына шатлык өләшергә, аларга ярдәм итәргә һәм үзең дә аларның иңнәрен тоярга омтылып мөнәсәбәтләр корырга теләүчеләрнең никадәр бәхетле икәнлекләрен күрсәтергә тиеш. Ахыр чиктә, гаилә - куаныч кына түгел, ә барлык кайгы-хәсрәттән, бәла-казадан саклаучы ныгытма да ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X