Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Миңнегалим Хәйбуллин: ул Байкал-Амур магистрален төзүдә катнашкан

Иске Каразирек авылында яшәүче Миңнегалим Хәйбуллин 90 яшьлек тормыш чиген узды.

Район җитәкчелеге исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина котлады.

Ул Миңнегалим агага изге теләкләрен җиткерде һәм бүләк тапшырды. Котлауларга Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Илшат Гәрәев, юбилярның туганнары һәм якыннары да кушылды. Миңнегалим Хәйбуллин туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаган. Гаиләдә алар биш бала үскән. Ул заманнарның михнәт-авырлыкларын, ачлык-ялангачлыгын кабаттан сөйләп тору артык, әлбәттә. Шулай да гаилә башлыгы исән-сау булган гаиләләр, мөгаен, иң бәхетлесе булгандыр, дисәм, ялгышмам. Әйе, гаилә башлыгын юкка гына туендыручы дип атамаганнар шул. Әмма Хәйбуллиннар очрагында исә барысы да башкачарак булган.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Миңнегалимнең әтисен фронтка алганнар. Ләкин әтиләренә туган якларына кайтырга насыйп булмаган, ул хәбәрсез югалган. Бер ялгызы биш бала белән калган әниләренә балаларны күтәрү җиңелләрдән булмаган. Гаиләгә кайгы өстенә кайгы өелгән: янгын чыгып, яшәгән йортлары тулысынча янып беткән, сыерлары үлеп киткән... Күрәсең, язмыш Хәйбуллиннарга 1941 елның зур сынаулар белән киләчәген алдан язып куйган булгандыр. Ныклык, сабырлык өлгесе булган әниләре, һичшиксез, зур хөрмәт сүзләренә лаек. Ул кечкенә генә, өч тәрәзәле булса да йорт сатып алу өчен акчасын да туплаган, балаларын да аякка бастырган. Бүген абыйлы-энеле Хәйбуллиннар исән-сау гына гомер кичерә. Кызганычка каршы, калган бертуганнары инде күптән бакыйлыкка күчкән.

-1965 елда мин Көрәшбүләктән шушы йортка килен булып төштем, — дип сөйли Миңнегалим аганың энесенең хатыны. — Әни гомер буе искиткеч кунакчыл кеше булды. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ат итеннән тәмле казылык ясый һәм, гомумән, оста куллы хуҗабикә иде. Унҗиде ел бинанай белән яшәп, мин аның зирәклегенә һәм ныклыгына һич гаҗәпләнүемнән туктатмыйм.

Миңнегалим көчле, нык егет булып үсеп җитә, нинди генә эшкә тотынса да, башкарып чыга. Пермь якларында урман әзерләү эшләрендә дә катнаша ул. Урман эшенә12 егет бергә китеп, шунда дүрт ел эшләдек, дип искә ала Миңнегалим ага. Аның хезмәт юлында Урта Азиядә эшләве дә теркәлгән: мул кояшлы җылы якта 12 ел хезмәт куйган. 1960 елда егет Каклыкул авылы кызына өйләнгән. Ирле-хатынлы Хәйбуллиннар ике ул тәрбияләп үстергән. Язмабыз каһарманын тулысынча совет кешесе дип атарга мөмкин. Үзегез уйлап карагыз, чүлнең кызу кояшына ияләшкән эшче, язмыш ихтыяры белән, Советлар Союзының төп төзелешләренең берсендә — Байкал-Амур магистрален төзүдә дә катнашкан. Сүз уңаеннан, БАМны Советлар Союзының соңгы зур проекты дип атыйлар. Ә 2021 елда БАМ-2 проектын гамәлгә ашыру башланды. Илебезнең зур төзелешенә багышланган, дан-шөһрәт казанган җырлар өлкән буын вәкилләре хәтерендә әле бүген дә яңгырыйдыр, дип уйлыйм.

Шулай итеп, якташыбыз Миңнегалим Хәйбуллин үзенең яшьлек елларын Байкал-Амур магистрале төзелешендә уздыра. Аның яшьлеге Көнчыгыш Себердә үтә. Бүгенге көндә аның бер улы Усть-Кут шәһәрендә гомер кичерә. Сүз уңаеннан, Таһир әтисенең юбилеена кайткан иде. Икенче уллары Марсель Мәскәүдә яши һәм эшли. Миңнегалим Миңнеәхмәт улының дүрт оныгы бар. Аның бертуган энесе гомер буе туган авылында гомер иткән, колхозда эшләгән. Ә икенче Хәйбуллинның, язмабыз героеның, хезмәт юлы туган яклардан еракта узган. Һәрхәлдә, аларның икесе дә үз һөнәрләрен тапкан, гомумән, тормышта уңган-булган кешеләр. Бәлки әле юбилярның уллары да, әтиләре кебек, көннәрдән бер көнне туган якларына кайтып төпләнер. Чөнки безнең республика илебездә яхшы үсеш алган төбәкләрнең берсе булып санала.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев