Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Нәсел тамырлары киң һәм ныклы

Кәрәкәшле авылында яшәүче Гәүһәр Галимовага исемне Финляндиядә яшәүче Гәүһәр Туганай хөрмәтенә кушканнар.

Без кулаклар түгел

Гәүһәр Галимованың нәсел тамырлары бай һәм данлыклы шәҗәрәгә барып тоташа. Сугыш елларында — 1944 елда туган кыз мәктәптә бик теләп укый. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, аңа ике ел колхозда, сарыкчылыкта эшләргә туры килә. Чөнки заманасы шундый була: авыл яшьләрен югары уку йортларына җибәрергә бик атлыгып тормыйлар. Терлекчелектә эшләгәндә, ул ветеринария табибы булырга дигән ныклы карар кабул итә. Шулай итеп, иптәш кызы белән Казанга юл тота. Алар балачактан дус булып, бергә уйнап үсә, икесе дә күп балалы гаиләдән, Каран Чишмәдә күрше булып яшиләр... Сүз уңаеннан, Ютазы районының торак пунктлар реестрында Каран Чишмә бүген Кәрәкәшле авылы урамнарының берсе булып санала. Гәүһәр Хикмәтулла кызы әйтүенчә, элек ул аерым авыл булган, биредә 30дан артык хуҗалык исәпләнгән.

— Узган гасырның 30нчы елларында Каран Чишмәдә яшәүче Нигъмәтулла бабай Батыршинны, байлар рәтенә кертеп, кулак дип гаепләгәннәр, — дип сөйли Гәүһәр апа. — Татар шагыйре Сирин Батыршин — минем бабайның бертуган абыйсы. Аның ике сыеры, йөз умартасы, ике йорты булган, шуларның берсен большевиклар, үзләренә алып, сатып җибәргәннәр. Умарталарын да алганнар. Авыл кешеләре әбине балтүтәй дип йөртә иде. Ә бабайны исә Пермь краена сөргәннәр. Әмма иң мөһиме — ул гаиләсенең ялланган эшчеләр кулланмавын, хуҗалык эшен үз көчләре — өч кызы һәм өч улы белән башкарганын исбатлый алган. Һәм ике елдан соң, ниһаять, туган нигезенә әйләнеп кайткан. Өстәгеләр тарафыннан эзәрлекләүне туктатыр өчен, әти үз әтисенең исемен фамилия итеп алган. Шулай итеп, Нигъмәтуллин булган. Ә әтинең кече абыйсы, бабасының әтисе исемен алып, Габдуллинга әйләнгән. Чөнки заманалар шундый булган... Димәк, Нигъмәтуллиннар да, Габдуллиннар да Батыршиннар нәселенә карый.

Гәүһәр Галимованың әтисе тормыш юлдашын Октябрь-Бүләктән алып кайткан. Сүз уңаеннан, 50нче елларга кадәр Каран Чишмәдә кибет, клуб, мәктәп эшләгән, анда Гәүһәр дә ике ел белем алган. Революциядән соңгы авыр вакытлар әкренләп тынычланган, кешеләр коллективлаштыру белән дә килешкән, ләкин авыз-борыннарыннан кан китеп, шактый гаиләләрнең гомере өзелгән. Мондый очраклар Кәрәкәшледә дә, Каран Чишмәдә дә җитәрлек булган. Ул чордагы мондый бәла-каза турында без гәзит битләре аша укучыларыбызны таныштырган идек инде. Авыруның сәбәбе — көздән кырда калган ашлык башаклары. Кар эрү белән, колхозчылар аны җыеп, юып, киптереп, көлчәләр пешергән. Сугыштан соң гына әлеге чиргә вирус яки бактерия сәбәпче түгеллеге, ә аны кышлаган бөртекләрдә барлыкка килгән күгәрекле гөмбә инфекциясе китереп чыгаруын ачыклаганнар.

Гәүһәр Туганай — нәсел горурлыгы

Нигъмәтулланың 1906 елда туган Гәүһәр исемле кызын ни өчен Выборгка, үзенең Рәйхана сеңлесе янына җибәрергә карар иткәне болгавыр, каршылыклы заманда яшәүчеләр өчен бик аңлашылып та җитмәгәндер бәлки. Сүз уңаеннан, нәкъ менә шул Гәүһәр хөрмәтенә Хикмәтулла үз кызына да Гәүһәр исемен кушкан. Выборг шәһәрендә яшәүче Гәүһәр 17 яшендә Хәким Туганаевка кияүгә чыккан. Аннары ул ире белән Финляндиягә күченгән. Ирле-хатынлы Туганаевлар өч бала — Хәтфә, Гүзәл һәм Зирәкне тәрбияләп үстергән. 

— Рәйхана апа һәрвакыт зирәк, акыллы булуы белән аерылып торды, — дип сөйли Гәүһәр Хикмәтулла кызы, — ул Иж-Буби гимназиясен һәм мәдрәсәсен «бишле» билгесенә генә тәмамлады, Хельсинкида татар балалары өчен мәктәптә татар теле укытты. Ә Гәүһәр Туганай берничә шигырьләр җыентыгы авторы, шулай ук татар балаларына татар теленнән белем бирде.

Димәк, фин җирендә татар мәдәниятен үстерүдә, ата-бабаларының телен, аларның гореф-гадәтләрен саклауда һәм торгызуда Ютазы төбәгеннән чыгучы якташларыбыз да зур өлеш керткән, дигән сүз. Заманында, Финляндиядәге туганнары чакыруы буенча, Гәүһәр Галимованың әнисе үзенең олы кызы белән шунда кунакка да барып кайткан. Туганнарының яхшы яшәүләренә, тормышларына шатланып кайткан алар. Өйләренә кайткач, аларның Ленинград һәм Хельсинкиның матурлыгы турында сокланып сөйләгәннәрен әле дә хәтерли Гәүһәр апа. Ә Гәүһәр Туганай гаиләсе фин җирендә гомер буе тире эшкәртү эше белән шөгыльләнгән.

— Безнең балтүтәйнең «Зингер» тегү машинасы бар иде. Гаиләдәге бөтен кешегә киемнәрне ул тегә иде, — ди Гәүһәр Галимова. — Финляндиядәге туганнар исә тире эшкәртү, кайры тун тегү белән шөгыльләнде. Гәүһәр Туганай, әнигә бүләк итеп, каракүл тун да бүләк иткән иде. Ул заманда бик кыйммәт кием санала иде андый тун. Әни сөйләвенчә, Финляндия чигенә кадәр алар ике ир-ат күзәтүе астында барган. Кире әйләнеп кайтканда да нәкъ шул ук кешеләр озата кайткан.

Күргәнебезчә, әлеге данлыклы нәселнең тамырлары бик киң һәм әмма ныклы.

Хикмәтулла Нигъмәтуллин моңны тоя белгән

Гәүһәр Галимованың әтисе, музыкаль белеме булмаса да, гармуннар ясаган, ремонтлаган, көйләгән. Аның сүзләренчә, әтисе 10-15ләп гармун ясаган.

— Минем 1940 елда туган энем Шамил Бөгелмә музыка училищесын тәмамлады, — дип, истәлекләре белән уртаклашуын дәвам итә Гәүһәр апа. — Ул гармунда дүрт яшеннән уйный башлады һәм гомер буена танылган гармунчы булды. 1932 елда туган икенче абыем Дамир җиде яшеннән уйный башлады. Сабантуй вакытларында һәрвакыт гармун уйныйлар, авылдашларны да армиягә безнең йорт яныннан озаталар иде. 1934 елгы Гамил исемле абыем, гармуннан тыш, скрипкада да уйный белә иде. Сәрвәр апа да гармунчы булды...

Ильич васыятьләре аша — хезмәткә 

Гәүһәр Галимова институтны 1963 елда тәмамлаган. Яшь белгечне эшкә Ярославль өлкәсенә юллаганнар. Ярославль өлкәсенең Ростов районы Мосейцево авылында ул елларда «Ильич васыятьләре» совхозы эшләгән. Авыл хуҗалыгы министрлыгында кыз үзен дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга җибәрмәүләрен сораган. Яшь белгечнең теләген исәпкә алганнар. «Ильич васыятьләре» совхозында атлар һәм эре мөгезле терлек асраганнар. Сүз уңаеннан, бу өлкәдә Гәүһәр апа практика да үткән. Ул чакта район Мышкин районы дип йөртелгән. Җаваплы, эш сөючән белгечнең хезмәтен җитәкчелек тиз күреп алган һәм аны «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләгән. Өстәвенә, кызны комсомол оешмасы секретаре итеп тә билгеләп куйганнар. Ә хезмәт еллары бары тик яхшы яктан гына истә калган. Авырлыкларны җиңел кичергән, югары уку йортында алган белемнәрен кыю кулланган яшь белгеч. Озакламый аның тормышында җитди ниятләре булган егет тә пәйда булган. Гәүһәр генә үз язмышын чит җирләрдә бәйләргә теләмәгән. Һәм 1971 елда ул туган якларына кайткан, тиздән Фәнис исемле егеткә кияүгә чыккан. Һөнәре буенча электромеханик булган Фәнисне авылдашлары техника профессоры дип йөрткән. Чөнки ул теләсә нинди техниканың төзексезлеген табып, аны рәтләп куйган. Өстәвенә, искиткеч матур итеп җырлаганы, спектакльләрдә оста уйнаганы өчен аны артист дип тә йөрткәннәр.

— Ул елларда «Кәрәкәшле» колхозында 250 баш ат, 3 мең сыер, 12 мең сарык, 3 мең дуңгыз асрала иде. Моннан тыш, 20 меңләп тавык исәпләнгән кош фермасы да эшләде, шуларның биш меңен кышка калдыралар иде. Әтәчне 20 тавыкка бер исәбеннән калдыра идек. Кәрәкәшледә ул заманда үлән оны җитештерүче тегермән эшләде. Шуңа күрә кош-кортка ашлык кына түгел, ә үлән оныннан һәм яшел массадан торган азык та бирә идек.

Ветеринария табибы, баш ветеринария табибы... Гәүһәр Галимова авыл хуҗалыгы коллективының гына түгел, авылдашларының да лаеклы ихтирамын яулаган хөрмәтле шәхес. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен аңа Татарстан Республикасы Президенты карары белән «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем бирелгән. Гәүһәр апа үзе билгеләп үткәнчә, ипине алар 1959 елларда гына туйганчы ашый башлаган. 

— Мин әнинең кайчан йокларга ятканын да, йокыдан кайчан торганын да күрмәдем, — ди ул. — Сигез баланы ашату һәм киендерү өчен ул көнне төнгә ялгап эшләде. Киндер кием безгә җиңел бирелмәде. Әни җитенне җыя, җәя, талкый, чистарта, эрли, аннары тукыма тукый иде. Без, балалар, барыбыз да, шул исәптән абыйлар да, җеп эрләдек.

Гәүһәр Галимова өч кыз һәм бер ул анасы. Бүген аларның һәрберсенең үз гаиләсе, үз тормышы. Әлеге язмада исемнәре аталган күпләр инде фани дөньяда юк. Шул ук вакытта алар мәкаләбез каһарманының да, төбәгебезнең дә бер өлеше. Бакыйлыкка күчкән якташларыбыз элекке белән хәзерге заманны бәйләүче җеп булып тора. Димәк, безнең районның горурланырлык истәлекләре, хатирәләре бар. Бәлки шуңа күрә дә аның яшәеше тотрыклыдыр.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев