Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Президент медале аерым горурлык өсти

Дежур часть хезмәткәрләренең эше куркыныч та, авыр да һәм билгеле җырда җырланганча, күзгә дә ташланып тормый. һич югында, бу читтән караганда гына шулай. Бүген без сезне район кизү частенең иң яхшы хезмәткәре Мөхәммәт Гәрәев белән таныштырабыз.

Агымдагы елның ноябрендә Гәрәевның эчке эшләр органына хезмәт итәргә килүенә егерме ел тула. Бүгенге көндә полиция майоры званиесендәге хезмәткәр хезмәт эшчәнлеген "Стройтрест-2" 10 санлы төзелеш-монтаж идарәсендә балта остасы булып башлый. Казан химия-технология институтын 1985 елда тәмамлаганнан соң, Чиләбедәге "Сигнал" җитештерү берләшмәсендә өлкән мастер булып хезмәт куя. Тагын ярты ел шул ук вазифада Урыссу бемит заводында эшли. Шуның белән аның завод карьерасы тәмамлана һәм милициядә хезмәте башлана. Ютазы районы эчке эшләр бүлегенә участок милиционеры вазифасына ул 1992 елда килә. Аннары участок инспекторлары белән җитәкчелек итә, штаб начальнигы, кадрлар белән эшләү һәм тәрбия эше начальнигы урынбасары итеп билгеләнә, 2001 елда бүлек начальнигы ярдәмчесе - оператив дежурный вазифасына күчерелә. Менә инде 11 ел ул районда тәртипне дежурный посты аша саклый һәм шул вакыттан бирле хезмәттәшләрен дә, җитәкчелекне дә кыен хәлдә калдырганы юк.
2002 елның гыйнварыннан мартына кадәр Мөхәммәт Миңнезаһит улы кадрлар төркеме инспекторы вазифасында вакытлыча эчке эшләр бүлеге составында Чечен республикасы территориясенә хезмәт командировкасына җибәрелә. Гәрәев бандформированиеләрне корылсызландыру буенча контртеррорчылык операцияләрен тормышка ашыруда турыдан-туры катнаша. Шәхсән аның тарафыннан дошманның ике автоматы, пистолеты һәм РПГ-18 гранатометы табылып, алына.
Шәхси вакыты белән исәпләшеп тормыйча, ул җәмәгать тәртибен саклау буенча рейдларда актив катнаша. 2003 елда Россия Президенты указы белән ул "За отличие в охране общественного порядка" медаленә лаек була. Эчке эшләр органнарында хезмәт итү чорында Мөхәммәт Гәрәев 57 бүләк алган, әмма Президент медале белән ул барыннан да артыграк горурлана.
2006 елда мәкаләбез герое Минзәлә районы эчке эшләр бүлегендә стажировка үтә, анда аның хезмәт эшчәнлеге "бик яхшы" дип бәяләнә. Югары нәтиҗәне бүлек җитәкчелеге тагын бер тапкыр бүләкләп раслый. Күп бүләкләргә лаек булудан тыш, Мөхәммәт Миңнезаһит улы спортчы да. Ул ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының спорт ярышларында, шулай ук районда үткәрелгән чаңгы ярышларында актив катнаша.
Гәрәев чын күңелдән бирелеп, хезмәт вазифасын башкаручы, һөнәрманлык үрнәге булып торучы зат. Сигналлар һәм операцияләр булганда, ул оператив-тикшерү төркемнәренең вакыйга урыннарына, кичектергесез чараларга баруын оештыра. Ул үзен дисциплиналы, башкаручан, намуслы хезмәткәр итеп күрсәтә. Беркайчан да хезмәт дисциплинасын бозуга юл куймый, программа комплекслары мәгълүматлар базасын яхшы белә һәм көндәлек гамәли хезмәтендә ышанычлы файдалана. Коллективта лаеклы абруй һәм ихтирам казанган, үзенең белемен һәм тәҗрибәсен кече штаб подразделениесе хезмәттәшләренә теләп тапшыра.
Ахырда, Гәрәевнең һө-нәрендә генә түгел, гаилә тормышында да уңуын өстәп әйтәсе килә. Ул үрнәк гаилә башлыгы һәм ике кызының сөекле әтисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев