Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

«Пучты Венера» эшли күрсен әле

Элемтǝ бʏлегендǝ эшлǝп, тʏгǝрǝк даталы гомер бǝйрǝмен каршы алучы Венера Хатыйп кызы бʏген дǝ сафта.

                                                           

-Фǝʏзия апа, кая ашыгасың?

-Бʏген бит почта кɵне, гǝҗитлǝрне алып, «Ютазы таңы» аша район яңалыклары белǝн танышасы килǝ тизрǝк.

    Җомга намазын тǝмамлап, ил-кɵнгǝ тынычлык, ǝрвахлар рухы хɵрмǝтенǝ догалар кылып, мǝчеттǝн, ʏзǝк урамда урнашкан элемтǝ бʏлегенǝ таба атлаучы апайларга мин дǝ иярдем. Җылы, якты бʏлмǝдǝ кɵлǝч йɵзле, утыз  биш ел гомерен  элемтǝ бʏлеге җитǝкчесе  хезмǝтенǝ багышлаган Венера Хатыйп кызы Газизуллина каршы алды безне. Бʏгенге кɵндǝге  элемтǝ бʏлеген кибет белǝн чагыштырырга була, нилǝр генǝ юк сатуда: азык –тɵлек, дарулар, гигиена ǝсбаплары, орлык, эреле-ваклы уенчык, китаплар, мǝтбʏгат ʏрнǝклǝре h.б.

Шунда ук телефонга акча салырга мɵмкин, ǝ инде элемтǝ бʏлегенең тɵп вазыйфа –бурычлары  булган– газета-журналлар яздырып тарату, посылка-бандерольллǝр кабул итʏ, пенсия-субсидия акчаларын  тиешле вакытта хуҗаларына тапшыру, кыскасы, санап бетергесез йɵклǝмǝлǝр исемлеген  ǝле бик озак дǝвам итеп булыр иде, ǝмма алар белǝн hǝрбер  авылдаш таныш, шуңа кʏрǝ бу эшне туктатып, мǝкалǝ героинябыз турында бǝян итик ǝле.

    Иске Урыссу авылында дɵньяга килеп, мǝктǝп елларын йɵгертеп узган  яшь кызыкай хисапчылар курсын  тǝмамлап, хезмǝт юлын башлый. Иптǝш кызының туена шаhидǝ булып килгǝн Венераны, Кече Урыссу авылының гаяр егете Фǝнил кʏреп ала hǝм баш-аягы белǝн гашыйк булган  «кайнар җан»  тимерне кызуында суга, авылда туй гɵрли. Бу вакыйгага да инде 40 ел вакыт узып киткǝн. Кызганычка каршы тормыш иптǝше   якты дɵньяны иртǝрǝк ташлап китте. Əмма Фǝнилнең тɵсе булып, буй җиткергǝн улы Рамил, кызы Əлфия, оныклар ǝнкǝй-ǝбекǝй Венерага кɵенергǝ вакыт калдырмыйлар. Ял кɵннǝрендǝ ихата эче шау-гɵр килгǝн тавышлардан тынып тормый.Чɵнки кʏпереп пешкǝн икмǝк, кабартмалар, ʏтǝ кʏренмǝле беленнǝр белǝн сыйлаучы хуҗабикǝнең самавыры hǝрдаим җырлап утыра.

Элемтǝ бʏлегендǝ эшлǝп, тʏгǝрǝк даталы гомер бǝйрǝмен каршы алучы Венера Хатыйп кызы  бʏген дǝ сафта. «Бер ʏк эшли генǝ кʏрсен инде, акчасыз–пенсиясез утырып калырбыз алайсаң», -дип хафаланучы авыл апайларын аңларга була. Кɵйлǝп–чɵйлǝп, хǝл-ǝхвǝллǝрен белешеп, гǝҗитлǝрен таратып, исǝнлек-саулык телǝп  йɵрʏче «пучты Венерага»  без дǝ уңышлы кɵннǝр телǝп калыйк.

  Илсɵяр Валеева, Кече Урыссу авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев