Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Рәссам күңелле штукатур-буяучы ул

Иске Каразирек авылының бизәүче остасы Рәмзия Вәлиева турында

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан  гаҗәеп ханым янына кунакка юлландык, аның хезмәте сиздерми генә, әмма ләкин тыелгысыз рәвештә яшәешебезне  уңайлырак һәм матуррак итә. Таныш булыгыз, Рәмзия Раил кызы Вәлиева – алтын куллы, үз эшенә карата сөю белән тулы күңелле штукатур-буяучы.

"Беренче карашка гади генә тоелган штукатурлаучы эшенең артында осталык, түземлелек һәм тизлек таләп иткән җентекле, мәшәкатьле хезмәт ята. Бу стенага измә сылау гына түгел, тип-тигез, шома өслек булдыру өчен төгәллек һәм үз эшеңнең остасы булу кирәк". Читтән карап торганда  акшарчы-буяучы хезмәте – әллә ни катлаулы да кебек түгел. Әмма шпательны кулга алу һәм үзең эшләп карау белән бу һөнәрнең барлык катлаулылыгын аңлыйсың һәм үз иңеңдә тоясың.  Гадәттә биектә эшләргә туры килә, анда исә үтәли җил – даими юлдаш. Физик йөкләнеш турында да онытырга ярамый: измә белән тулы чиләкне күтәреп мендерә алырсың да ул, авырлыгы 50 килограммга җиткән коры катнашмалы капчыкларны ташу чып-чын сынауга әверелә. Акшарчы-буяучыларның гадәттә ярдәмчеләре булмый, шуңа күрә бөтен авырлык бер кеше иңенә йөкләнә. Барлык авырлыкларга карамастан, Рәмзия Раил кызы өчен бу хезмәт – гади эш, күнегелгән тормыш тәртибе.

Тумышы белән Рәмзия Раил кызы Башкортостанның гүзәл табигатьле Шаран районыннан. Гади колхозчылар гаиләсендә ул иң мөһиме – хезмәткә мәхәббәт һәм башкарылган һәр эш өчен җаваплылык хисенә ия була. Гаиләдәге өч кыз  хезмәттә чыныгып  үсә, өй мәшәкатьләрендә бер-берсенә ярдәмләшә. Мәктәпне тәмамлагач, Рәмзия ике уйлап та тормый, Серафимдагы 32нче авыл хуҗалыгы-һөнәрчелек училищесына штукатур-буяучылыкка укырга керә. Һәм бу һөнәр аның төп тормыш мәгънәсенә әверелә.
Училищедан соң Рәмзия  хезмәт юлын "Ролстрой" төзелеш оешмасында башлый, нәкъ шунда  характерын чыныктыра һәм күпкатлы йортлар төзүдә осталыгын камилләштерә. Арытаба язмыш аны "ТАТ-РДС" оешмасына алып килә, анда ул ире Шамил Заһит улы белән янәшә эшли. Ханым үз сәләтен күрсәтә алган беренче зур проект –  Урыссуның Чкалов урамындагы чиркәү диварларын тигезләү. Бу эш аның йөрәгендә үзенчәлекле тойгы – ниндидер аеруча якты һәм әһәмиятле хезмәттә катнашу хисе уянуга сәбәпче була.
"Яшермим, эшемне алыштырырга теләгән чакларым булды, – ди Рәмзия Раил кызы, - тик булдыра алмадым, яраткан хезмәтемә кире кайттым. Сөйгән эшемнән башка яшәвемне күз алдына да китерә алмыйм!"
2019 елдан Рәмзия Вәлиева Ютазы районының идарәче компаниясендә эшли, район башлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Сезон башлану белән алар хезмәттәше Зимфира белән күпфатирлы йорт  подъездларын яңартуга керешәчәкләр. Осталар стеналарны буяп кына калмый, ә бәлки җылылык һәм уңайлылык мохите тудыра, биредә яшәүче һәрбер кешенең теләгенә колак сала, күз карашын иркәли торган төсмерләр сайлый.
 Рәмзия Раил кызы үз эшенең остасы гына түгел, сөекле хатын, кайгыртучан ана һәм изге күңелле дәү әни дә. Хәзерге вакытта аның йөрәге махсус хәрби операциядә катнашучы Марсель улы өчен борчылып өзгәләнә. Ана улының сәламәтлеге һәм тизрәк өйгә кайтуы өчен көн саен дога кыла...
Уңган хуҗабикәнең йорт-җире – чын мәгънәсендә матурлык һәм уңайлылык утравы. Һәр почмак саен чәчәкләр, чисталык һәм тәртип – барысы да биредә нечкә зәвыклы һәм яхшы күңелле ханым яшәвен күрсәтә.
Торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көнендә  Рәмзия Раил кызына авыр, әмма ифрат мөһим хезмәте өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсебез килә. Көн саен якташларга бүләк иткән гүзәллек, пөхтәлек өчен рәхмәт Сезгә!  Ныклы сәламәтлек, илһам һәм яңа иҗади казанышлар телибез! Сезнең осталык, уңганлык нәтиҗәсендә тирә-юнебез киләчәктә дә яктылык һәм шатлыкка тулсын, яңарсын, матурлансын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев