Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Шөкерана кылып яши

"Тормышта шундый затлар була - мөлаем елмаюлары, файдалы киңәшләре, башкаларга һәрчак ярдәм кулы сузулары белән үзләренә һәрчак тартып торалар. Шундый кешеләрнең берсе - Иске Каразирек авылында яшәүче ветеран-укытучы Камал Гали кызы Гыйззәтуллина", - дип яза Каразирек мәктәбе укытучысы Фәйрүзә Гарәфиева редакциягә җибәргән хатында.

Күңеле белән ул һаман яшь - күзләрендә яшәү чаткысы балкый. Ә маңгаендагы сырлары, җыерчыклы куллары, чал чәчләре Камал апаның авылда өлкән кешеләрнең берсе икәнен күрсәтеп тора. Күптән түгел ул гомер юлының 85 елын тутырды: түгәрәк юбилеен уздырды. Сиксән биш ел эчендә кеше башыннан ниләр генә узмаган?!
Аның әти-әниләре бер ае да тулмаган кызлары белән Шөгер якларыннан Ютазы районына күченеп килә. Кечкенә кызның балачагы калын урманнарга, саф сулы чишмәләргә бай Акъюл авылында үтә. Илгә кара кайгы килә. Бөек Ватан сугышы башлана. Камал белән энесен ятим калдырып, әтиләре яу кырында ятып кала. Яшьтәшләре белән бергә кыз басудагы бодай башакларын уып ашый, дәресләрдән соң черек бәрәңге җыярга бара. Ничек тә булса ачтан үлмәскә, яшәргә кирәк! Сугыш чоры балалары өчен Җиңү көне - күңелләрендә сакланган иң зур бәйрәмдер, мөгаен. Камал апа да җиңү хакында хәбәр иткән көнне әле дә хәтерли. Сугыштан соңгы еллар да бик авыр чор була. Ютазы мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаган тырыш кыз Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. "Ашарга да юк, кием дә юк, торырга урын да юк. Сентябрь ае буена көндез укыйбыз, ә төнлә йокларга вокзалга китәбез. Эскәмьяләр астына кереп ята идек һәм шунда әзрәк йоклап ала идек тә, тагын укырга китә идек", - дип, искә ала студент еллары турында ветеран-укытучы. Училище директоры кызларның хәленә кереп, фатир табып бирә. Белемгә булган омтылыш барлык авырлыкларны да җиңәр-гә ярдәм итә.
1949 елны Камал апа Каразирек мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Утыз биш ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлый.
Камал Гали кызы - минем беренче укытучым. Без аның соңгы чыгарылышы булдык. Аннан соң ул урта сыйныфларда рәсем, җыр, хезмәт дәресләре алып барды да, лаеклы ялга чыкты. Ул чорда аз комплектлы мәктәптә берьюлы ике сыйныф белән эшләде укытучыбыз. Аның һәр дәресе мавыктыргыч узды, "башка белемне ярып сала", диләр андый мөгаллимәләр турында. Беренче укытучыбыз безне кешеләргә игътибарлы булырга, туган төбәгебезне яратырга өйрәтте. Камал апаның укучылары күбесе бәхетләрен туган авылында тапты.
Камал апа бик бәхетле кеше. Бер очрашу вакытында ул: "Тырыш булыгыз, җиңел юл эзләмәгез. Үз бәхетегезне үзегез эзләп табарга тырышыгыз. Җиңел килгән бәхет - бәхет түгел, эзләп тапкан бәхет кадерле", - дип, укучыларга киңәш биргән иде. Бәхет аның үзенә дә күкләрдән яумаган, ул аны яулап алган.
Мәктәп коллективы, укучылар өлкән педагогны хөрмәт итә. Очрашуларга Камал апа бик теләп килә. Музейны экспонатлар белән баета, авыл тарихы, аның кешеләре турында яшь буынга җиткерә. Үзе язган шигырьләрен яттан сөйли, кирәк икән, җырлап-биеп тә күрсәтә.
Күп еллар буе аның мәкаләләре районның "Ютазы таңы" газетасында басылып килде. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" - аның тормыш шигаре, дисәң дә була. Өлкән яшьтә булуына карамастан, гел кешеләр арасында. Күршеләренең, бер чорда эшләгән хезмәттәшләренең хәлләрен белешеп тора.
Тормыш юлдашы - сугыш ветераны Заһид абый Вәлиев белән бер коллективта эшләделәр. Заһид абый рәсем, технология, физкультура дәресләрен алып барды. Өч бала тәрбияләп үстерделәр. Юбилее уңаеннан котларга килгәнгә дә, ул ифрат шатланды. "Туган көнемдә өем тулы кеше иде. Түбән Камадан алып Уфа шәһәренә кадәр таралган бит минем туганнарым, балаларым, оныкларым. Авылдашларым, укучыларым хәлемне белештеләр, тәбрикләделәр", - диде ул.
Камал апада башкалардан аерылып тора торган, күпләргә үрнәк булырдай тагын бер сыйфат бар. Ул - рәхмәтле булу, шөкерана кылып яшәү. Тырыш хезмәтләре өчен алган пенсия-ләренә дә, сугыш ветераннарына бирелгән фатирга да рәхмәтле ул. Күптән түгел Заһид абый белән бергә Ютазыда урнашкан сәламәтләндерү үзәгендә ял итеп кайтканнар. Район җитәкчеләре өлкәннәр турында кайгырталар, ди ул.
"Аллага шөкер, улым белән киленем тәрбиясендә якты фатирларда яшибез. Сезгә дә шундый бәхетле тормышта яшәргә язсын", - дип, изге теләкләрен юллап озатып калды безне ветеран укытучы".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев