Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сәламәт булу өчен йөгерегез

Җиңел атлет Рузил Фәйсхановның "Олимп" спорт-сәламәтләндерү комплексында үзенең тренерлык эшен башлавына бер ел тулды.

"Олимп" спорт комплексының җиңел атлетика манежы республикада иң яхшылар исәбендә һәм аңардан файдаланмау гафу ителмәслек хата булыр иде. Район үз казанышлары белән чаңгычылар, самбочылар, герчеләр, көрәш-челәр әзерләүдә танылды, ә менә җиңел атлетикада, 2006 елдан бик яхшы манеж булуга карамастан, уңышлар күзәтелмәде. Моның сәбәбе булып әлеге спорт төреннән тренер булмавы торды. Спорт комплексына Рузил Фәйсхановның килүе манежны билгеләнеше буенча файдаланырга мөмкинлек бирде.
Рузил Ринат улы тумышы белән Ютазы авылыннан. Спорт белән җитди шөгыльләнүне (дөрес, җиңел атлетика белән түгел, ә чаңгыда узышу белән) ул инде дүртенче сыйныфта башлый. Аның спортка карата кызыксынуы алдан билгеләнгән була - чаңгыда йөрү белән аның әтисе һәм олы абыйсы мавыга. Рузил Фәйсхановның беренче тренеры Таһир Гыйздетдинов була (бу өлкәдә ул бүген дә әле шәп спортчыларны әзерли). Чаңгы узышлары буенча үсмер аңарда икенче өлкәннәр разрядын үти. Тренер-укытучылар Шәм-гуллиннарның авылга килүе яшүсмернең алдагы язмышын билгели - тугызынчы сыйныфта Рузил йөгерү белән мавыга башлый. Чынында исә Арсен Зирәк улы (үсмер аңарда җиңел атлетика белән шөгыльләнә) биеклеккә сикерү буенча тренер була, сикерү һәм йөгерүнең төрле үзенчәлекләргә ия булуларына карамастан, аның тәрбияләнүчеләренә биеклеккә сикерүләр зыянлы түгел дип исәпли. Рузил Ринат улының сикерү белән шөгыльләнүе аркасында, стипль-чез аның иң яраткан спорт төренә әверелә. Әлеге спорт төре кыш көне 2000 метр һәм җәй көне 3000 метр ераклыктагы дистанциядән тыш, тагын дүрт киртә һәм сулы чокыр үтүне үз эченә ала, бу исә монотон йөгерүгә төрлелек һәм тамашалык кертә. Төрле ярышларга баргач, үз тәрбияләнүчеләрен күргәзмәләргә, андагы истәлекле урыннарга алып барып, аларның мәдәниятлелек дәрәҗәләрен, белемнәрен тирәнәйтүе өчен дә безнең спортчы үз тренерына рәхмәтле.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рузиль Ринат улы Кама дәүләт физкультура һәм спорт академиясенә укырга керә. Җиңел атлетикага соң килү сәбәпле, бары тик академиядә генә ул әлеге спорт төре буенча өлкәннәр өчен икенче разрядны үти. Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Рузил Ринат улы армиягә чакырыла. Спорт белән бәйле үткәне, мөгаен, аның үзе юнәлтелгән гаскәр төрен дә билгеләгәндер - егет десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Кораллы көчләрдән демобилизацияләнгәннән соң, Рузил Ринат улы кыска вакыт эчендә Сочида яши, ә узган елның гыйнварында туган ягына кайта һәм "Олимп"ка тренер булып эшкә урнаша.
Хәзерге вакытта Рузил Ринат улының ике төркеме бар. Аның кечесендә кече яшьтәге, ә өлкән төркемендә исә урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балалары шөгыльләнә. Кече төркем балалары өчен атнага өч тапкыр шөгыльләнү дә җитә, дип аңлата тренер, әмма теләкләрен белдерүчеләр тренировкаларга ешрак та йөри алалар. Максатчан шөгыльләнүләр урамда гади йөгерүләрдән барыбер файдалырак, дип исәпли ул. Өлкән төркем балаларының йөкләнешләре күбрәк, шуңа күрә алар көн саен шөгыльләнәләр. Үз төркемнәренә ул барлык теләүчеләрне дә кабул итә (аларның спорт күрсәткечләренә карамастан), әмма йөкләнеш баланың физик хәле һәм сәламәтлеге белән бәйле индивидуаль рәвештә билгеләнә. Мондый якын килү хәтта йөрәк-кан тамырлары авырулы, баш мие селкенгән кешеләргә дә җиңел атлетика белән шөгылләнергә мөмкинлек бирә. Спорт белән кешеләр хәтта йөрәккә операция ясатканнан соң дә шөгыльләнә ала, әмма монда сак булырга кирәк. Рузил Ринат улының төркемендә, мәсәлән, сколиоз белән авыручы балалар бар. Аларга аркаларын төзәйтүгә күнегүләр тәкъдим ителә. Спортка җитди карашлы һәм сәламәтлекләре мөмкинлек биргән кешеләр көчәйтелгән программа буенча шөгыльләнәләр. Рузил Ринат улы сүзләренчә, Ирина Бибенина, Нәфис Шәфигуллин, Полина Сухоносова, Лина Галәүтдинова, Альбина Нургалиева һәм кайбер башка тәрбияләнүчеләрнең перспективалары яхшы. Бер сүз белән әйткәндә, Рузил Фәйсхановның тренировкалары үзләренең киләчәкләрен спортта күрүчеләр өчен генә түгел, ә шулай ук сәламәтлекләренә булышлык итәргә теләүчеләр өчен дә файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев