Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тирән ихтирамга лаек кеше

Укытучы заман таләпләренә туры килерлек итеп, барлык көчен һәм тырышлыгын куеп эшләргә тиеш. Язмабыз герое 33 ел эш стажы булган, югары категориягә ия математика укытучысы Рәисә Гатауллина.

Педагог үзенең хезмәт юлын Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамлагач, туган районындагы Иске Урыссу мәктәбендә башлап җибәрә, ә 1995 елдан Рәисә ханымның тормышы һәм хезмәте Урыссу гимназиясе белән бәйләнә. Ул елларда районда бердәнбер татар гиназиясе оештырып, ачып җибәрүгә күп көч куючы кеше дә Рәисә ханым була. Чөнки гимназия ачылганда ул директор вазифасын башкара. Әмма математика фәнен яратканга һәм тирән белгәнгә, укучыларда бу фәнгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, математика укытуны өстенрәк күрә, һәм гади укытучы булып хезмәт итүен дәвам итә.
Бүгенге заман укытучысы даими үз белемен күтәрү өстендә эшләргә тиеш. Рәисә Гатауллина да һәрдаим югары нәтиҗәләргә ирешә. Ике ел рәттән район башлыгы грантына, мактау кәгазьләренә, дипломнарга лаек була. Алар арасында иң дәрәҗәлесе - Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы.
Шуңа да укучылары өлкәара, республика, федерация күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәре алалар, югары уку йортларында белемнәрен дәвам итәләр. Рәисә ханым үз балаларына да яхшы тәрбия һәм белем биргән ана. Ике улы һәм кызы югары техник белем алып, җаваплы урыннарда эшлиләр. Укытучы оныкларын карашырга да, олы яшьтәге анасының һәм бианасының хәлен белергә, ярдәм итәргә дә вакыт таба.
Коллективта Рәисә Гатауллина зур хөрмәткә лаек. Төпле киңәше, акыллы фикерләре белән ул безгә һәрчак кирәк.
Шушы көннәрдә аның матур юбилее. Без коллегабызга ныклы тазалык, гаилә иминлеге, күтәренке кәеф, хезмәтендә яңа үрләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X